Гөлназ Галимуллина

Гөлназ Галимуллина, Якупова Гөлназ Марсель кызы (1988 елның 7 июле, СССР, РСФСР, ТАССР, Балтач районы, Балтач) — драма актрисасы, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты (2009 елдан), Татарстан театр әһелләре берлеге әгъзасы.[1] Татарстанның атказанган артисты (2023).

Гөлназ Галимуллина
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Якупова Гөлназ Марсель кызы

Туу датасы:

7 июль 1988(1988-07-07) (35 яшь)

Туу җире:

СССР, РСФСР, ТАССР, Балтач районы, Балтач

Һөнәре:

драма актрисасы

Гражданлыгы:

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

2009 — х. в.

Бүләк һәм премияләр:

ТР атказанган артисты - 2023
"Мәдәнияттәге казанышлары өчен" Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының күкрәк билгесе

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Гөлназ Галимуллина әнисе белән
 
Гөлназ Галимуллина
 
Гөлназ Галимуллина Айсылу фильмында

1988 елның 7 июлендә Татарстанның Балтач районы Балтач авылында туа. Әтисе - Марсель исемле (07.06.1957). Кече сеңлесе Илсинә бар (23.02.1991). 1995 елда Балтач гимназиясенә укырга керә. V сыйныфтан театр түгәрәгенә, биюгә, музыкага йөри башлый.

«Бер генә укучым булса да театр училищесына керсен иде», – Гөлназ йөргән театр түгәрәге җитәкчесе Римма Әхтәмова.[2]

2006 елда мәктәпне тәмамлый һәм Казан театр укуханәсенә укырга керә. Укытучылары Ренат Әюпов, Рушания Кәлимуллина, Раушан Шәриф, Ришат Хуҗиәхмәтов була. Укуханәне 2009 елда тәмамлый һәм Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында эшли башлый. 2011-2015 елларда Казан дәүләт мәдәният институты театраль факультетының режиссура һәм актерлык осталыгы кафедрасында актер белгечлеге буенча белем ала.[2][1]

2015 елда ул “Айсылу” дип исемләнгән кыска метражлы телевизион фильмда авыру җырчы кыз Айсылу роле буенча тамашачы күңеленә кереп кала. Шулай ук аны танылган язучы Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романы буенча төшерелгән телевизион фильмда Диләфрүз ролендә күреп була. Моннан тыш “Корыч” һәм “Тапшырылмаган хатлар” фильмнарында да үзенчәлекле рольләр тудыра.[3]

Гөлназ республика күләмендә уза торган һәртөрле конкурсларда концерт номерлары белән чыгышлар ясый, Җиңү көне, Сабантуй, Республика көне уңаеннан үткәрелгән чараларда актив катнаша.[3]

2017 елның 26 июнендә "Җырлыйк әле" тапшыруында кунак буларак катнаша.[4]

Театр үзгәртү

2009 елның августында Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры коллективына кушыла. Әмма театрдагы эшчәнлеген күпкә иртәрәк, укуханәдә укыганда ук күмәк күренешләрдәге чыгышлары белән башлап җибәрә. Тамашачыга күбрәк Аманулланың “Super светофор” спектаклендәге Алена роле буенча таныш.

27 сезон (2013-2014) нәтиҗәләре буенча "Иң яхшы хатын-кыз роле" номинациясендә җиңү яулый.[2]

32 сезон нәтиҗәләре буенча "Иң яхшы эпизодик роль" һәм "Иң күп уйналагн спектакль" номинацияселәре буенча бүләкләнә.[2]

Репертуар үзгәртү

Репертуарында 45кә якын роле бар.

  • Наян – "Светофорда кунакта" (Аманулла, 2002);
  • Сак – «Сак-Сок" (Р.Батулла, 2003);
  • Яшь бия, яшь тай – "Алмачуар" (Ф.Галиев, 2004);
  • Кызчык –"Бичаракай" (Р.Батулла, 2004);
  • Герда – "Кар иле патшабикәсе" (Ф.Галиев, 2003);
  • Авыл кызы – "Сержант" (И.Сираҗи, 2005);
  • Муйнак –"Гашыйк буласым килә" (Т.Миңнуллин, 2005);
  • Зәйтүнә, Ф.Сәмитова – «Печән базары» (Р.Әюпов, 2006);
  • Илүзә – «Амазонка һәм Айдар» (И.Зәйниев, 2006);
  • Хезмәтче – «Король Лир» (У.Шекспир, 2006);
  • Фатыйма, Бәрән, Чүл кызы, Чегән, Җил – «Алхимик» (П.Коэльо, 2007);
  • Динә – «Йосыф-Зөләйха» (К.Гали, 2007);
  • 1, 2, 3, 4 нче Бәти –«Бүре һәм Кәҗә» (Р.Корбан, 2008);
  • Тиен – "Кышкы әкият" (Ш.Фәрхетдинов, 2008);
  • Руфинә – «Ничек миллионер булырга?» (М.Гыйләҗев, 2009);
  • Галиябану, Нәгыймә – «Галиябану» (М.Фәйзи, 2009);
  • 3 нче кыз – «Җырларым» (Ф.Галиев, 2010);
  • Нәзнинә – "Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз" (И.Юзеев, 2010);
  • Кәҗә, Илдус, Су анасы – «Илдус Windovs» (Р.Харис, 2010);
  • Сәрвәр, Нәсимә – "Башмагым" (Т.Гыйззәт, 2010);
  • Флорид – "Нигез ташлары" (Т.Миңнуллин, 2012);
  • Ак Барс – "Ак Барс маҗаралары" (Х.Ибраһим. 2012);
  • Ак Барс, Енот, Куян – «Ак барс маҗаралары» (Х.Ибраһим, 2011);
  • Тиен, Көрән – "Керпе малае дуслар эзли" (Р.Корбан, 2011);
  • Фатыйма, Зәйтүнә – "Зәйтүнәкәй" (Р.Батулла, 2011);
  • Зәйтүнә – "Умырзая" (Р.Харис, 2011);
  • Тимербулат – "Җиде кыз" (Н.Исәнбәт, 2011);
  • Зөһрә, Таңсылу – "Әйдә барыйк, кызлар карыйк" (Р.Вәлиев, 2013);
  • Алена – «Super светофор» (Аманулла, 2013);
  • Күбәләк, Апуш – «Әй т әле, күбәләк" (Т.Миңнуллин, 2014);
  • Ләйсән –«Гашыйклар утравы» (Р.Сагди, 2016);
  • Гайшә – "Артист" (Р.Зәйдулла, 2016);
  • Дуңгыз – "Убыр-шоу" (З.Хөснуллина, 2017);
  • Рузалия – "Супер кияү" (Т.Миңнуллин, 2017)
  • Курчак Пупс, Сукбай, Шәһәр биючесе – «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте" (Кейт диКамилло, тәрҗ. һәм инс. Н.Кәримова);
  • Люция – "Мәхәббәт күгәрченнәре" (В.Гуркин, тәрҗ.Х.Ибраһим);
  • Мәче – "Саранлыктан дару" (В.Илюхов, трҗ.Х.Уразова);
  • Тарантулла – "Ут чәчәге" (Зиннур Хөснияр)
  • Шәкерт – "Кәҗүл читек" (Гаяз Исхакый, инсценировка Н.Кәримова);
  • Зөһрә – "Зөһрә" (Й.Миңнуллина);
  • Галия, Искәндәр - "Тапшырыл...ган хатлар" (Г. Кутуй, И. Зәйниев инсц.);
  • Кыз -"Йомрыбаш" (Мари-Од Мюрай, Р. Гобәева тәрҗ.);
  • Робот Нэн - "Питер Пэн" (Дж. М. Барри, Р. Нәҗмиев инсц.);
  • Колын - "Мио, минем Мио!" (А.Линдгрен, Н.Кәримова тәрҗ., 2020);
  • Гөлчәчәк - "Камыр батыр" ( М.Горвиц 2021);
  • Кыз - "Алтынч[ае]ч" ( Р.Гарипова, Л.Янсуар 2022) һ.б.[1]

Фильмография үзгәртү

  • Зәйтүнә – "Күк капусы ачылганда" (2012);[5]
  • Диләфрүз – "Ак чәчәкләр" (Г.Әпсәләмов, реж. Ренат Әюпов, 2015);[6]
  • Айсылу – "Айсылу" (2015);[7]
  • Айсылу – "Корыч" (2014);[5]
  • Эпизод – "Тапшырылмаган хатлар" (2016).[5]
  • Яшь Миләүшә – "Байгал" (2018).

Гаилә хәле үзгәртү

Ире - Рафил Галимуллин (1.07.1988) - "Balmay" студиясенең режиссеры, продюссер, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты. Рафил Гөлназ белән укуханәдә бергә укый, студент вакытында ук йөри башлыйлар. Ике бала тәрбияләп үстерәләр.[5]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры сайты
  • СӘХНӘ журналы 27.10.2017 Г.Кариев театры артисты Галимуллина Гөлназ Марсель кызы
  • Instagram социаль челтәре
  • Матбугат.ру 19.10.2015 Мәдәният

Моны да карагыз үзгәртү