Әминә Галиева

драма актрисасы, Кариев театры артисты, Татарстан Республикасының атказанган артисты

Әминә Галиева, Галиева Әминә Дилфас кызы (1978 елның 5 сентябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Актаныш) — драма актрисасы, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты (1997 елдан), Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган артисты (2019).[1]

Әминә Галиева
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Галиева Әминә Дилфас кызы

Туу датасы:

5 сентябрь 1978(1978-09-05) (45 яшь)

Туу җире:

СССР, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Актаныш

Һөнәре:

драма актрисасы

Гражданлыгы:

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

1997 — х. в.

Бүләк һәм премияләр:

Татарстан Республикасының атказанган артисты

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Әминә Галиева (сулда)

1978 елның 5 сентябрендә Татарстанның Актаныш районы Актаныш авылында туа. Әтисе - Дилфас исемле. 1993 елда 8-еллык мәктәпне тәмамлый һәм Казан театр укуханәсенә укырга керә. Аны 1997 елда тәмамлый һәм Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында эшли башлый. 2010-елларда читтән торып Казан (Идел буе) Федераль университетына укырга керә, аны 2018 елда тәмамлый.[1]

Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге әгъзасы булып тора.

Театр үзгәртү

 
“Кичер мине, әнкәй” спектаклендә Әминә Галиева һәм Илнур Илмәмәтов, 1997 ел.

1997 елда Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры коллективына кушыла. Әмма театрдагы эшчәнлеген иртәрәк, интситутта укыганда ук күмәк күренешләрдәге чыгышлары белән башлап җибәрә. Беренче ролен 1995 елда уйный. Ул Р.Корбанның "Керпе малае дуслар эзли" спектаклендәге Энәбикә һәм Куян образлары була. Тамашачыга күбрәк Рабит Батулланың “Кичер мине, әнкәй” моңсу комедиясендә Дилфүзә роле буенча таныш.[2]

Репертуар үзгәртү

Репертуарында 45 тирәсе роль бар.

  • Сәнифә – "Хуш, Хәйбүш" (Илдар Юзеев, 1998);
  • Хатын – "Бер күрешү үзе бер гомер" (Фәнис Яруллин, 1997);
  • Дилфүзә – "Кичер мине, әнкәй" (Рабит Батулла, 1997);
  • Энәбикә, Куян – «Керпе малае дуслар эзли» (Р.Корбан, 1995);
  • Макарова – «Кызлар-йолдызлар» (Ш.Рәкыйпов, Ф.Хәбибуллин инс., 1998);
  • Света – "Түбә" (А.Галин, Ф.Галиев тәрҗ, 1998);
  • Укытучы – "Дөреслекме бу?" (Н.Бикбулатова, 1999);
  • Сөмбелә – "Мәхәббәт өчпочмагы" (Ф.Галиев, 1999);
  • Кыек үкчә – "Борын-борын заманда" (Аманулла, 1999);
  • Пәрдия – «Гүзәл Аппаксылу» (Р.Сәгъди, 2001);
  • Римма – "Узма яшьлек заяга" (Ф.Галиев, 2003);
  • Куян – "Светофорда кунакта" (Аманулла, 2002);
  • Земфира – "32 нче март" (Р.Садриев, 2002);
  • Наркодилер, сугышчы – "Алхимик" (П.Коэльо, 2002);
  • Хатын – "Көзебезнең язы" (Р.Шәриф, 2003);
  • Каз – "Килмешәк" (Х.Ибраһим, 2003);
  • Ана бүре – "Алмачуар" (Ф.Галиев, 2004);
  • Сафура – «Кыю кызлар» (Таҗи Гыйззәт, 2004);
  • Хатын – "Бичаракай" (Рабит Батулла, 2004);
  • Кар иле патшабикәсе – "Кар иле патшабикәсе" (Е.Шварц, 2004);
  • Кыз – "Сержант» (И.Сираҗи, 2005);
  • Актүш – "Гашыйк буласым килә" (Туфан Миңнуллин, 2005);
  • Ана, халык массасы – «Печән базары» (Ренат Әюпов, 2006);
  • Хезмәтче – «Король Лир» (Уильям Шекспир, 2006);
  • Фәридә – "Амазонка һәм Айдар" (Илгиз Зәйниев, 2006);
  • 4 нче кыз, Ана – "Җырларым" (Ф.Галиев, 2006);
  • Анжела – "Ничек миллионер булырга?" (Мансур Гыйләҗев, 2009);
  • Укытучы, масса – "Умырзая" (Ренат Харис, 2008);
  • 3 нче бәти – " Бүре һәм Кәҗә" (Р.Корбан, 2008);
  • Актырнак – "Кышкы әкият" (Шамил Фәрхетдинов, 2008);
  • Илһамия – "Җиде кыз" (Нәкый Исәнбәт, 2011);
  • Сафура, Мишәр кызы – "Зәйтүнәкәй" (Рабит Батулла, 2011);
  • Катарина – "Тискәрегә авызлык" (Уильям Шекспир, 2011);
  • Фәрдия – «Нигез ташлары» (Туфан Миңнуллин, 2012);
  • Арыслан – "Ак Барс маҗаралары" (Х.Ибраһим, 2012);
  • Эт – "Супер Светофор" (Аманулла, 2013);
  • Каракош – "Эйт әле, күбәләк" (Туфан Миңнуллин, 2014);
  • Сөт анасы – "Айрыз батыр" (Р.Әюпов. Ркаил Зәйдулла, 2015);
  • Марго – "Артист" (Ркаил Зәйдулла, 2016);
  • Гөлсирин – "Гашыйклар утравы" (Р.Сәгъди, 2016);
  • Ак Барс – "Убыр шоу" (З.Хөснуллина, 2016);
  • Су анасы – "Асылкош җыры" (Рүзәл Мөхәммәтшин);
  • Абилинның әнисе, Бакчачы, Сукбай, Шәһәр биючесе – «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте" (Кейт диКамилло, тәрҗ. һәм инс. Н.Кәримова);
  • Миләүшә - "Шәй-бу! Шай-бу!" (К. Кәримов, 2019);
  • Индеец - "Питер Пэн" (Дж. М. Барри, Р. Нәҗмиев инсц.);
  • Остазбикә - "Сөннәтче бабай" (Ренат Әюпов ) һ.б.[1]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры сайты
  • Тат Медиа
  • Instagram социаль челтәре

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү