Ләйсән Большова
Ләйсән Большова, Закирова Ләйсән Илдар кызы (1998 елның 9 апреле, Россия Федерациясе, Татарстан, Биектау районы, Биектау) — драма актрисасы, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты (2018 елдан),[1] «Тантана» премиясе лауреаты (2019).[2]
Ләйсән Большова | |
Туганда бирелгән исеме: |
Закирова Ләйсән Илдар кызы |
---|---|
Туу датасы: | |
Туу җире: | |
Һөнәре: |
драма актрисасы |
Гражданлыгы: | |
Активлык еллары: |
2018 — х. в. |
Театр: |
Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры |
Бүләк һәм премияләр: |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1998 елның 9 апрелендә Татарстанның Биектау районы Биектау авылында туа. Әтисе - Илдар исемле. 2014 елда мәктәпнең 9нчы сыйныфын тәмамлый һәм Казан театр укуханәсенә укырга керә. Аны 2018 елда тәмамлый һәм Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында эшли башлый. Шул ук елны читтән торып Казан дәүләт мәдәният институты театраль факультетының режиссура һәм актерлык осталыгы кафедрасына актер белгечлегенә укырга керә.[1]
2019 елның 12 маенда "Җырлыйк әле" тапшыруында кунак буларак катнаша.[3]
Театр
үзгәртү2018 елның сентябрендә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының коллективына кушыла. Әмма театрдагы эшчәнлеген иртәрәк, укханәдә укыганда ук башлап җибәрә. Башта күмәк күренешләрдә чыгыш ясый. Беренче ролен 2018 елда уйный. Ул да булса Нәзифә Кәримова тәрҗемәсендә Кейт диКамиллоның "Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте" спектаклендәге Лолли һәм Шәһәр биючесе образлары була. Тамашачыга күбрәк Низами Гәнҗәвинең "Ләйлә вә Мәҗнүн"дәге Ләйлә роле буенча таныш.
Гаяз Исхакиның "Кәҗүл читек" спектаклендәге Әхмәдулла роле өчен 2019 елда «Тантана» театр премиясенең "Дебют" номинациясендә җиңү яулый.[4]
Репертуар
үзгәртүРепертуарында 10га якын роле бар.
- Лолли, Шәһәр биючесе – "Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте" (Кейт диКамилло, Н. Кәримова тәрҗ., 2018);
- Әхмәдулла – "Кәҗүл читек" (Гаяз Исхаки, Н. Кәримова инсценировкасы, 2018);
- Амина - "Йомрыбаш" (Мари-Од Мюрай, Р. Гобәева тәрҗ.);
- Джейн - "Питер Пэн" (Дж. М. Барри, Р. Нәҗмиев инсц.);
- Ләйлә - "Ләйлә вә Мәҗнүн" (Низами Гәнҗәви, Юлия Тупикина инсц., Луиза Янсуар тәрҗ.);
- Нәсимә - "Башмагым" (Таҗи Гыйззәтнең либреттосы, муз. Дж. Фәйзи, 2010 ел);
- Су анасы - "Асылкош җыры" (Рузәл Мөхәммәтшин);
- Бүре баласы – "Алмачуар" (Ф. Галиев) һ.б.[1]
Гаилә хәле
үзгәртүИре - Рөстәм Большов (18.09). 2018 елның 24 августында алар никах укыталар, шул ук елның 24 ноябрендә Рөстәм белән Ләйсән өйләнешәләр. 2020 елның 10 августында иртәнге 03:03тә яшьләрнең Мәрьям исемле кызлары дөньяга килә.[5]
Шулай ук карагыз
үзгәртүСылтамалар
үзгәртүЧыганаклар
үзгәртү- Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры сайты
- Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы сайты
- Матбугат.ру 10.08.2019
- ТАТМЕДИА
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1,2 http://karievteatr.ru/collective/zakirova_lyaysan_ild
- ↑ VII «Тантана» – 2019 театраль премиясе җиңүчеләре билгеле булды - Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы(үле сылтама)
- ↑ https://instagram.com/leysanka_090?utm_medium=copy_link
- ↑ Победители премии «Тантана» («Триумф») – 2019 — Союз театральных деятелей Республики Татарстан
- ↑ Кариев театры артисты Ләйсән Большова әни булды | Матбугат.ру