Альбина Гашигуллина

драма актрисасы, Тинчурин театры артисты

Альбина Гашигуллина, Гашигуллина Альбина Рәфис кызы (1998 елның 1 июле, Россия Федерациясе, Татарстан, Казан) — драма актрисасы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты (2020 елдан).[1]

Альбина Гашигуллина
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Гашигуллина Альбина Рәфис кызы

Туу датасы:

1 июль 1998(1998-07-01) (25 яшь)

Туу җире:

Россия Федерациясе, Татарстан, Казан шәһәре

Һөнәре:

драма актрисасы

Гражданлыгы:

Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

2020 — х. в.

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Альбина Гашигуллина

1998 елның 1 июлендә Татарстанның Казан шәһәрендә туа. Әтисе - Рәфис исемле. Мәктәпне тәмамлагач, 2016 елда Казан театр укуханәсенә укырга керә. 2020 елда аны тәмамлый һәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшли башлый.[1]

Театр үзгәртү

2020 елда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының коллективына кушыла. Әмма театрдагы эшчәнлеген иртәрәк, интситутта укыганда ук күмәк күренешләрдәге чыгышлары белән башлап җибәрә. Тамашачыга күбрәк Туфан Миңнуллинның "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр"дәге Алинә һәм Хәй Вахитның "Кияүләр"дәге Банат рольләре буенча таныш.[1]

Репертуар үзгәртү

Репертуарында 15 тирәсе роль бар.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрын сайты
  • Идел журналы
  • YouTube социаль челтәре

Искәрмәләр үзгәртү