Гүзәл Гайнуллина

драма актрисасы, Тинчурин театры артисты

Гүзәл Гайнуллина, Гүзәл Хөсәен кызы Гайнуллина (1976 елның 21 сентябрендә, СССР, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Сарман) — драма актрисасы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты (1998 елдан).[3] Татарстан Республикасының атказанган артисты (2018).[4]

Гүзәл Гайнуллина
Туган телдә исем Гүзәл Хөсәен кызы Гайнуллина
Туган 21 сентябрь 1976(1976-09-21) (48 яшь)
СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Сарман районы, Сарман авылы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Казан дәүләт мәдәният институты[1]
Һөнәре драма актрисасы
Эш бирүче Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры[2]
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган артисты

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү
 
Гүзәл Гайнуллина яшь чагында

1976 елның 21 сентябрендә Татарстанның Сарман районы Сарман авылында туа. Инде кечкенә яшьтән үк актирса булырга, үзенең гомерен театрга багышларга хыяллана. Мәктәптә укыган вакытта озынайтылган көн вакытында башкалар өй эше эшләсә, Гүзәл татар пьесаларын укыган.

Гүзәлгә 7 яшь тирәсе булганда аның әти-әнисе аерылалар, ул апасы белән әни тәрбиясендә кала. Әмма 1985 елда аның әнисе фаҗигале рәвештә юл хәләкәтендә һәлак була. Гаиләдә ялгыз калган балаларны кемнең тәрбиясе астына бирергә дигән сорау баса. Әтисе балаларын үзенә алырга тели, ләкин Гүзәл белән апасы әнисе ягыннан Заһит бабасы белән калырга карар кылалар. Заһит бабай - фронтовик, 40 ел укытучы булып эшләгән. Ул Гүзәлне һәм апасын тиешенчә үстерә, аларга кешелекле, намуслы булырга, бу тормышда үз урыныңны табырга өйрәтә.

1993 елны 16 яшендә Гүзәл урта мәктәпне тәмамлый һәм Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенә (хәзер институт) укырга керегә ниятли. Имтиханнарын тиешенчә тапшыра алмый, әмма бер кызны укырга әнисе җибәрмәү сәбәпле, шул кыз урынына Гүзәлне укырга алалар. Укырга кердем дигәндә генә, өч көннән соң, Гүзәлнең таянычы - Заһит бабасы - бу тормштан китеп бара. Әмма Гүзәл үз эшен ташламый, үз юлын дәвам итә.

Гүзәл Гайнуллина К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры өчен тупланган иң беренче студиядә белем ала. 1997 елда Ф.Г. Лорканың "Канлы туй" спектакле белән "Подиум-1997" театр мәктәпләре Халыкара фестивалендә катнаша (Мәскәү). Аның укытучысы - Тәслимә Хәләф кызы - Гүзәлне үз канаты астына ала, аны туган кызы кебек үстерә. 1998 елда Гүзәл Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенн кызыл диплом белән тәмамлый һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына эшкә чакырыла.[5]

2022 елның 20 февралендә "Эй, язмыш, язмыш..." тапашыруында кунак буларак катнаша.

 
Гүзәл Гайнуллина сәхнәдә

Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясендә укыган чакта ук, ул театрда барган спектакльләрдә актив катнаша. 1996 елда үзенең беренче рольләрен уйный башлый. 1997 (1998) елда Федерико Гарсиа Лорканың әсәре буенча куелган "Канлы туй" спектакелендә Үпкәләш ролен уйный, шулай ук "Мамаша Кураж"та искиткеч итеп телсез Катрин ролен башкара. Шуңа өстәп, 15 ел буе гөрләп барган Исламия Мәхмүтованың "Мәхәббәт чишмәсе". Гомумән, театр коллективына кушылу белән, Гүзәл әйдәп баручы, төп рольләрне генә башкара. Әмма бервакыт аңа бу эшчәнлек кызык кебек күренми башлый, ул үз-үзен югалта. Гүзәлне татар драма сәхнәсендә булган бер төрле спектакльләр һәм театр дәрәҗәсе канәгатьләндерми, аның тамашачыга "әйтер сүзе бетә", кытлык чорлары җитә.

Әмма соңгы елларда бу чор бетә, яңарыш башлана, яңа режиссерлар килә, К.Тинчурин театры яңа сулыш алып җибәрә. Гүзәл үзен яңа амплуада ачып җибәрә, театр тормышына гөрләп кайтып керә һәм күбрәк характеристик рольләр башкаруга тартыла. Мәсәлән, "Полиционер", Нәбирә Гыйматдинованың "Утка очкан күбәләктәй..."[6] һәм “Ядәч! Исемдә!” кебек куелышларда актив катнаша һәм тамашачылар да аны бу образда бик яратып каршы алалар.

Киләчәккә килгәндә, Гүзәл үзен актриса буларак кына күрә һәм Чехов, Достоевский, Островский кебек драматурглар язган әсәрләр буенча куелган спектакльләрдә катнашырга, яңа дәрәҗәгә чыгарга хыяллана.[5]

Репертуар

үзгәртү
  • Мөнәвәрә - "Утка очкан күбәләктәй…"
  • Фәния - "Полиционер"
  • Ләлә - "Әллә язмыш, әллә ялгыш…"
  • Мәрҗән сылу - "Али баба һәм өч карак"
  • Әдилә - "Туй алдыннан"
  • Хәмидә - "Күрәсем килгән иде…"
  • Ләйсән - "Мәхәббәт чишмәсе"
  • Сания - "Ничек кияүгә чыгарга?"
  • Мөршидә - "Сакла, шартламасын!"
  • Сөембикә - "Соңгы риваять"
  • Үпкәләш - "Канлы туй"
  • Телсез Катрин - "Мамаша Кураж"
  • Ирина - “Ядәч! Исемдә!” һ.б.

Гаилә хәле

үзгәртү

Ире - музыкант, гитарист, саунд-продюссер, электә "Заман егетләре" ансамбле вәкиле Әнәс Бакиров (1960). Очрашкан вакытта аңа 41 яшь, Гүзәлгә 25 кенә яшь була әле. Әмма 16 ел аермага карамастан, 2001 елда алар йөри, 2003 елда бергә яши башлыйлар. 2007 елда Әнәс белән Гүзәлнең Ясмин исемле кызлары туа. Ул гимнастика, рәсем ясау белән мавыга, пианинода, гитарада уйный.[5]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү
  1. Кәрим Тинчурин театры сайты
  2. Гүзәл Гайнуллина | Эй, язмыш, язмыш 20/02/2022
  3. Шәһри Казан 30.05.2018
  4. Г. Камал театры артистлары: Библиографик белешмәлек. Ильтани Илалова - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2005.

Сылтамалар

үзгәртү

Шулай ук карагыз

үзгәртү