Камилә Шакирова
Камилә Шакирова, Галеева Камилә Руслан кызы (1993 елның 19 мае, Россия Федерациясе, Татарстан, Казан) — драма актрисасы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты (2015 елдан).[1]
Камилә Шакирова | |
Туганда бирелгән исеме: |
Галеева Камилә Руслан кызы |
---|---|
Туу датасы: | |
Туу җире: | |
Һөнәре: |
драма актрисасы |
Гражданлыгы: | |
Активлык еллары: |
2013 — х. в. |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1993 елның 19 маенда Татарстанның Казан шәһәрендә туа. Әтисе - Руслан исемле. 2000 елда Казан шәһәренең 42нче санлы мәктәбенә укырга керә, 2008 елны 5нче санлы лицейга күченә. 2011 елда аны тәмамлый һәм Казан дәүләт мәдәният институты театраль факультетының режиссура һәм актерлык осталыгы кафедрасына актер белгечлегенә укырга керә. 2015 елда институтны кызыл диплом белән тәмамлый һәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшли башлый.[1][2]
Театр
үзгәртү2015 елда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының коллективына кушыла. Әмма театрдагы эшчәнлеген иртәрәк, интситутта икенче курсында укыганда ук, 2013 елда башлап җибәрә. Башта күмәк күренешләрдә чыгыш ясый. Тамашачыга күбрәк Славомир Мрожекның "Кароль"дәге Кыз һәм Туфан Миңнуллинның "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр"дәге Гөлназ рольләре буенча таныш.
Репертуар
үзгәртү- «Чулпан» Шәриф Хөсәенов — Фәридә;
- «Эх, алмагачлары!» Шамил Фәрхетдинов — Зифа Мөдәррисовна;
- «Өзелгән яфраклар» Рәмзия Габделхакова — Фәридә;
- «Кароль» Славомир Мрожек — Кыз;
- «Бәйрәм белән, кызлар!» Шамил Фәрхетдинов — Луиза;
- «Соңгы әсәр» Кәрим Тинчурин (Илһам Гали инсценировкасы) — Газета сатучы малай;
- «Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр» Туфан Миңнуллин — Гөлназ;
- «Чиполлино маҗаралары» Джанни Родари (Шамил Фәрхетдинов инсценировкасы һәм тәрҗемәсе) — Редиска, Кече Чиябикә;
- «Гашыйклар тавы» Илдар Юзеев — Өченче кыз;
- «Назлы кияү» Кәрим Тинчурин — Биби;
- «Шаян Гөлшаян» Мирсәй Әмир — Миләүшә;
- «Кияүләр» Хәй Вахит — Кунак;
- «Сүнгән йолдызлар» Кәрим Тинчурин — Авыл яшьләре;
- «Әллә язмыш, әллә ялгыш…» Наталья Нестерова (Р.Гарипова инсценировкасы) — Айназһ.б.[1]
Гаилә хәле
үзгәртүИре - Илдар Шакиров, тумышы белән Казаннан (08.08.1995)[2][3]
Шулай ук карагыз
үзгәртүСылтамалар
үзгәртүЧыганаклар
үзгәртү- Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрын сайты
- Тат Медиа
- ВКонтакте социаль челтәре