Ландыш Ибәтуллина

Ландыш Ибәтуллина, Ибәтуллина Ландыш Илдар кызы (1993 елның 8 августы, Россия Федерациясе, Татарстан, Биектау районы, Усад) — драма актрисасы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты (2016 елдан).[1]

Ландыш Ибәтуллина
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Ибәтуллина Ландыш Илдар кызы

Туу датасы:

8 август 1993(1993-08-08) (30 яшь)

Туу җире:

Россия Федерациясе, Татарстан, Биектау районы, Усад (Биектау районы)

Һөнәре:

драма актрисасы

Гражданлыгы:

Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

2016 — х. в.

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Ландыш Ибәтуллина
 
Ландыш Ибәтуллина сәхнә түрендә
 
Ландыш Ибәтуллина сәхнә түрендә
 
Ландыш Ибәтуллина сәхнә түрендә

1993 елның 8 августында Татарстанның Биектау районы Усад авылында туа. Иҗади гаиләдә үсә. Әтисе - Илдар исемле, оста биюче. Кече Кавал авылында биш балалы гаиләдә туып үскән, соңрак Усад авылына күченгән, үзе дә биш бала атасы. Әнисе шигырьләр язарга ярата, Олы Кавал шулай ук күп балалы гаиләдә авылында туып үскән. Ландышның энесе бар - Ислам (1997).

Ландыш кечкенәдән бирле сәнгатькә тартылган: еш кына өйдә импровизацияләнгән сәхнәдә чыгыш ясаган, уенчык микрофон алып җырлаган, телевизор алдында биегән. Балалар бакчасында да, мәктәптә дә барлык мәдәни чараларда катнашырга тырышкан. Шулай ук “Балкыш” балалар иҗаты йортына “Әдәби уку” түгәрәгенә йөргән. Бишенче сыйныфта аның сыйныф җитәкчесе Наилә Гыйльфан кызы Ибраһимова була. Ул балаларда туган телгә мәхәббәт тәрбияли һәм нәкъ шул вакытта кечкенә Ландышның күңелендә театр белән кызыксыну уяна. Мәктәп сәхнәсендә беренче роле Г. Камалның «Беренче театр» спектаклендәге Биби була. Картны бүгенге көндә Әтнә театрында эшләүче Рәмис Галиев уйный.

2009 елда мәктәпнең 9нчы сыйныфын тәмамлагач, сәнгать укуханәсенә документларны бирергә җитешмәү сәбәпле, Дербышкида урнашкан Казан төзелеш көллиятенә укырга керә. Анда өч ел укый, бухгалтер белгечлеге ала. 2012 елда Казан дәүләт мәдәният институты театраль факультетының режиссура һәм актерлык осталыгы кафедрасына актер белгечлегенә укырга керә. 2016 елда институтны тәмамлый һәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшли башлый.[1][2]

Институтны тәмамлагач Казанда яшәргә калырга карар кыла, әмма туган ягына мәхәббәте көчлерәк булып чыга: хәзерге вакытка кадәр туган авылында яши, Казанга барып йөри.

«Дөресен генә әйткәндә, мин авылдан беркая да китмәдем. Бервакыт Казанда фатир ялладым, шәһәрдә яшисе килде. Шулай да көн саен туган авылыма кайттым. Хәзер машина алдым һәм көн саен Казанга эшкә барам», — Ландыш .[2]

Театр үзгәртү

2016 елда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының коллективына кушыла. Әмма театрдагы эшчәнлеген иртәрәк, интситутның беренче курсында укыганда, 2012 елда ук башлап җибәрә. Күбесенчә уңай рольләр уйный, әмма шулай ук үзен тискәре рольләрдә сынап карый.

«Һәр артист үз гомерендә үзен тискәре рольдә сынап карарга тели. Миңа шундый персонаж уйнарга туры килде. Бу да зур тырышлык һәм талант таләп итә», — Ландыш .[2]

Тамашачыга күбрәк Кәрим Тинчурин "Соңгы әсәр"дәге Сәлимә һәм Хәй Вахитның "Яшерен эзләр"дәге Мәрьям Булатова рольләре буенча таныш.

Репертуар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрын сайты
  • ТАТ МЕДИА
  • Высокогорские вести 12.11.2021

Искәрмәләр үзгәртү