Гүзәл Гафарова (1992)
Гүзәл Гафарова, Гүзәл Әнвәр кызы Галиуллина (1992 елның 20 августы, Россия Федерациясе, Татарстан, Буа шәһәре) — драма актрисасы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты (2013 елдан).[1]
Гүзәл Гафарова | |
Туганда бирелгән исеме: |
Галиуллина Гүзәл Әнвәр кызы |
---|---|
Туу датасы: | |
Туу җире: | |
Һөнәре: |
драма актрисасы |
Гражданлыгы: | |
Активлык еллары: |
2013 — х. в. |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1992 елның 20 августында Татарстанның Буа шәһәрендә туа. Әтисе - Әнвәр исемле. 2010 елда мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт мәдәният институты театраль факультетының режиссура һәм актерлык осталыгы кафедрасына актер белгечлегенә укырга керә. Шул ук вакытта читтән торып Казан милли тикшеренү технология университетында дәүләт хезмәткәренә укый. 2014 елда институтны тәмамлый һәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшли башлый.[2][1]
2018 елның 21 августында "Таяну ноктасы" тапшыруында кунак була.[2]
Театр
үзгәртү2014 елда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының коллективына кушыла. Әмма театрдагы эшчәнлеген иртәрәк, интситутның соңгы курсында укыганда, 2013 елда ук башлап җибәрә. Тамашачыга күбрәк Исламия Мәхмүтованың "Син бит минем бергенәм"дәге Чулпан, Туфан Миңнуллинның "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр"дәге Алинә һәм Хәй Вахитның "Кияүләр"дәге Банат рольләре буенча таныш.
Репертуар
үзгәртү- «Син бит минем бергенәм» Исламия Мәхмүтова — Чулпан
- «Без — кырык беренче ел балалары» Мөхәммәт Мәһдиев (Резедә Сәләхова инсценировкасы)
- «Сөй гомерне!» Габдулла Тукай
- «Чиполлино маҗаралары» Джанни Родари (Шамил Фәрхетдинов инсценировкасы һәм тәрҗемәсе) — Өлкән Чиябикә, Сукыр тычкан
- «Карурман» Луиза Янсуар һәм Резеда Гарипова — Җәйран
- «Өч аршын җир» Аяз Гыйләҗев — Яшь Шәмсегаян
- «Хыялый» Салават Әбүзәров — Йолдыз
- «Соңгы әсәр» Кәрим Тинчурин (Илһам Гали инсценировкасы) — Татьяна Тарасовна
- «Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр» Туфан Миңнуллин — Алинә
- «Эх, алмагачлары!» Шамил Фәрхетдинов — Зөһрә
- «Гашыйклар тавы» Илдар Юзеев — Мөнирә
- «Назлы кияү» Кәрим Тинчурин — Зөһрә
- «Туй алдыннан» Хәй Вахит — Эльвира
- «Кияүләр» Хәй Вахит — Банат
- «Сүнгән йолдызлар» Кәрим Тинчурин — Фатыйма
- «Мәхәббәт баскычы» Шамил Фәрхетдинов — Гүзәл
- «Әллә язмыш, әллә ялгыш…» Наталья Нестерова (Р.Гарипова инсценировкасы) — Оленька
- «Башмагым JAZZ» Таҗи Гыйззәт — Сәрвәрнең дус кызы
- «Яшерен эзләр» Хәй Вахит — Айсылу
- «Язмышым юллары» Разил Вәлиев (Резедә Сәләхова инсценировкасы) — Көрәшче кыз
- «Өченче бүлмәдә эт яши» Рөстәм Мингалим — Луара
- «Без барыбыз да кешеләр» Эрих Мария Ремарк — Рут Голланд һ.б.[1]
Гаилә хәле
үзгәртүИре — Ильяс Гафаров, продюссер, музыкант. 2019 елның 19 июлендә аларның никахлары узып китә. Шул ук елның 1 августында туй уйныйлар. 2021 елның 18 августында яшьләрнең кызлары туа.[2][3]
Шулай ук карагыз
үзгәртүСылтамалар
үзгәртүЧыганаклар
үзгәртү- Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрын сайты
- INTERTAT
- Instagram социаль челтәре
- "Сәхнә" журналы: сентябрь 2016
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1,2 https://tinchurinteatr.ru/ru/team/галиуллина-гузель-анверовна/ ГАЛИУЛЛИНА ГУЗЕЛЬ АНВЕРОВНА — Татарский государственный театр драмы и комедии имени Карима Тинчурина
- ↑ 2,0 2,1 2,2 Guzel Gafarova Галиуллина (@guzelgali) • Фото и видео в Instagram
- ↑ Тинчурин театры артисты Гүзәл Галиуллина үз туган көнендә әни булган | Матбугат.ру