Диләрә Фәттахова

Диләрә Фәттахова, Фәттахова Диләрә Ришад кызы (1994 елның 9 декабре, Россия Федерациясе, Татарстан, Кайбыч районы, Мөрәле) — драма актрисасы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты (2015 елдан).[1]

Диләрә Фәттахова
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Фәттахова Диләрә Ришад кызы

Туу датасы:

9 декабрь 1994(1994-12-09) (29 яшь)

Туу җире:

Россия Федерациясе, Татарстан, Кайбыч районы, Мөрәле

Һөнәре:

драма актрисасы

Гражданлыгы:

Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

2015 — х. в.

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Диләрә Фәттахова кызыл диплом белән
 
Диләрә Фәттахова
 
Диләрә Фәттахова Кәмит Җәвит тапшыруында

1994 елның 9 декабрендә Татарстанның Кайбыч районы Мөрәле авылында туа. Әтисе - Рашид исемле. Сәхнә белән кечкенәдән кызыксына, мәктәптә эшләгән театр түгәрәгенә йөри.

Диләрә 10 сыйныфта укыганда, ягъни 2011 елда, аларның мәктәбен ябалар, ягъни 9 еллык итеп калдыралар. Аның 11нче сыйныфны укып бетереп китү нияте була, әмма Диләрә моны тиешле итеп кабул итә, укуын дәвам итәргә исәпли.[2]

«11нче сыйныфны укып бетереп китү иде исәбем. Шуннан сайлау алдында калдым. 10 сыйныфтан китү сәеррәк тә, бер елың әрәм булган кебек. Ләкин моны вакыт узгач ниндидер очраклы хәл түгел, синең бәхетеңә туры килгән язмыш икәнен аңлыйсың», — Диләрә.[2]

Эзләнә башлагач, Казандагы театр укуханәсенә укырга керергә карар кыла. Әзерлек курслары башлану белән, Казанга китә. Имтиханнар август азагына билгеләнгән була һәм ул аларны уңышлы итеп биреп, Илдар абый Хәйруллин курсына укырга керә. 2015 елда Казан театр укуханәсен тәмамлый һәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшли башлый.[1]

«Дүртенче курска җиткәндә шундый уйлар килә башлый: ә эшкә кая барам? Дөресен генә әйткәндә, һич кенә дә Г.Камал театрында уйнау теләгем, андый хыялым булмады», — Диләрә.[2]

Укуханәне тәмамлагач, югары белем алырга карар кыла һәм Казан (Идел буе) федераль университетының журналистика белгечлегенә укырга керә. 2020 елны университетны кызыл диплом белән тәмамлый. Шул ук елны икенче югары белем алу исәбе белән тагын укырга керә.[3]

2018 елның 23 августында "Манзара" тапшыруында, 2020 елның 16 декабрендә "Таяну ноктасы" тапшыруында кунак буларак катнаша.[4][5]

Театр үзгәртү

2015 елда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының коллективына кушыла. Әмма театрдагы эшчәнлеген иртәрәк, интситутта укыганда ук башлап җибәрә. Башта күмәк күренешләрдә чыгыш ясый.

«Спектакль башында сәхнәдә басып торабыз һәм пәрдә ачыла... Бу җаваплылык та, горулану да. Тормышымда бәхетле мизгелләр кайчан булды дип сорасалар, шул минутлар да бу исемлектә тора, дияр идем», — Диләрә.[2]

Тамашачыга күбрәк Зөлфәт Хәким "Акча бездә бер букча"дагы Резедә һәм Шамил Фәрхетдиновның "Әкият китабы"ндагы Карчык рольләре буенча таныш.

Репертуар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрын сайты
  • Шәһри Казан, 12 октябрь 2020
  • Тат Медиа
  • YouTube социаль челтәре

Искәрмәләр үзгәртү