Салават Әбүзәров
Салават Әбузәров, Салават Нәзир улы Әбүзәров (баш. Салауат Нәзир улы Әбүзәров, 1967 елның 29 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, БАССР, Гафури районы, Ташасты) — журналист, шагыйрь, драматург. РФ һәм БР язучылар берлекләре әгъзасы (1995 елдан). БР атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре (2017), БР Салават Юлаев исемендәге премиясе лауреаты (2018). «Башҡортостан» гәҗитенең әдәбият һәм мәдәният бүлеге мөдире.
Салават Әбүзәров | |
---|---|
![]() | |
Тугач бирелгән исеме: | баш. Салауат Нәзир улы Әбүзәров |
Псевдонимнар: | Салауат Әбүзәр |
Туу датасы: | 29 гыйнвар 1967 (57 яшь) |
Туу урыны: | ССРБ, РСФСР, БАССР, Гафури районы, Ташасты |
Милләт: | башкорт |
Ватандашлык: | ![]() ![]() |
Эшчәнлек төре: | шагыйрь, драматург, журналист |
Иҗат итү еллары: | 1984 – х. в. |
Юнәлеш: | поэзия, драматургия |
Жанр: | шигырь, поэма, пьеса |
Иҗат итү теле: | башкорт теле |
Дебют: | «Җиремә җыр» (1984) |
Бүләкләр: | ![]() |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1967 елның 29 гыйнварында БАССР Гафури районы Ташасты авылында туган. Имәндәш урта мәктәбен тәмамлагач, Ерак Көнчыгышта чик буе гаскәрләрендә хәрби хезмәт үткән.
Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлагач, авылда укытучы булып, аннары Уфага килеп, вакытлы матбугатта эшли.
Иҗаты
үзгәртүӘдәбиятка 1990-елларда килә. Шигърият һәм драматургия жанрларында иҗат итә. Берничә шигырьләр җыентыгы авторы. Беренче сәхнә әсәре («Хыялый») Уфада Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында, Сибайда Арыслан Мөбәрәков исемендәге Сибай дәүләт башкорт драма театрында, Ырынбурда Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Ырынбур дәүләт татар драма театрында, Яр Чаллыда татар драма театрында куела.
«Хыялый» һәм «Әсир» пьесалары драма әсәрләренең республика конкурсында беренче урын ала.
2012 елда Зианчура районының «Үсәргән» халык театры язучының «Байрак астында…», 2013 елда Җилем-Каран мәдәният йортының «Каран» халык театры «Әсир» әсәрләрен сәхнәләштерә[1].
Режиссёр Дамир Галимов куйган «Гомерлек газап» спектакле белән Сибай драма театры РФ төбәкләрендә гастрольләрдә йөри.
Китаплары
үзгәртүБүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ М. Мәмәткулова. Күңелләрне әсир итәрлек тамаша булды. 2016 елның 6 март көнендә архивланган. «Табын», 30.03.2013 (башк.)
- ↑ Ләйлә Аралбаева. Башкирскому поэту и журналисту Салавату Абузарову присвоено звание «Заслуженный работник печати и массовой информации республики». «Башинформ» МА, 07.11.2017
- ↑ Башкортстанда Салават Юлаев исемендәге дәүләт бүләген алучылар билгеле. Азатлык радиосы, 10.10.2018
- ↑ Ләйлә Аралбаева. Писатели Башкортостана на ярмарке «Китап-байрам» получили награды. Башинформ, 27.05.2024
Сылтамалар
үзгәртү- Салават Абузаров. Биография 2014 елның 13 апрель көнендә архивланган.
- Салават Әбүзәров. Башкорт мәдәниятенең бердәм порталы(үле сылтама)(рус.)
- Вконтактедагы сәхифәсе
- Роберт Миңнуллин. Шигырь тәме. Салават Әбүзәровның «Гамәл дәфтәре» китабын укыгач туган уйлар. «Шәһри Казан», 21.04.2017
- Марат Кәбиров. Шигырь тәме. Язучының рәсми сәхифәсе
- С. Әбүзәров. Корылтайга көйле хитап 2018 елның 3 сентябрь көнендә архивланган. (башк.)