Дамир Галимов
Дамир Галимов (Дамир Мәҗит улы Галимов, баш. Дамир Мәжит улы Ғәлимов ) – режиссёр, Сибай драма театры сәнгать җитәкчесе. БАССР (1981) һәм РФ (1994) атказанган мәдәният хезмәткәре. БР атказанган сәнгать эшлеклесе (2004). ССРБ театр әһелләре берлеге әгъзасы (1970). Рамазан Өметбаев премиясе лауреаты.
Дамир Галимов | |
---|---|
Туган телдә исем | Дамир Мәҗит улы Галимов |
Туган | 24 апрель 1944 (80 яшь) Башкортстан, Баймак районы Түбә бистәсе |
Милләт | башкорт |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Россия |
Һөнәре | режиссёр |
Бүләк һәм премияләре | Рамазан Өметбаев премиясе |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1944 елның 24 апрелендә БАССР Баймак районы Түбә бистәсендә туган. Ленинградта һөнәри берлекләрнең югары мәдәният мәктәбен (1966), Мәскәүдә Россия мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләрен яңадан укыту институтын (1994) тәмамлаган.
Хезмәт юлы
үзгәртү- 1966-1968 Сибай бакыр-күкерт комбинаты мәдәният йорты директоры, 1972-1981 мәдәният йорты каршындагы халык театры режиссёры, директоры.
- 1968-1969 Салават драма театры артисты.
- 1969-1972 Сибай драма театры кую бүлеге мөдире, 1987 елдан директор, режиссёр һәм сәнгать җитәкчесе.
- 1981-1987 Сибай шәһәр шурасы башкарма комитеты мәдәният бүлеге мөдире.
- 2000-2004 Уфа сәнгать училищесы Сибай филиалында укыта.
Иҗаты
үзгәртүУйнаган спектакльләре
үзгәртү- «Шоңкар» Ә. Атнабаев — Кылысбай
- «Җыр булып кайтырмын» И. Абдуллин — Вәсил
- «Балакайларым» Ә. Атнабаев — Альфред
- «Кызыл йолдыз» М. Гафури — Хәким
- «Башкорт туе» М. Бурангулов — Түләкәй
- «Семәрле тәхет» И. Юмагулов — Ишбулат, Бәдерхан
- «Кодача» Б. Бикбай — Җаббар
- «Башмагым» Х. Ибраһимов — Вафа
Куйган спектаклҗләре
үзгәртүИҗади уңышлары А. Мөбәрәков исемендәге Сибай дәүләт драма театры белән бәйле. Сәнгать җитәкчесе буларак куллана торган алымы халык иҗаты белән тыгыз бәйләнештә булуы белән аерылып тора. Сәхнәгә куйган спектакльләрендә халык бәйрәмнәре, йолалары элементларын мул куллана. Классикларның һәм замандаш драматургларының йөзләп әсәрен сәхнәгә куйды: «Сөяркәңне шкафка яшер», «Төн яки Һәдия белән Рәми», «Чоңгыл ярында» (барысы да Н. Гаетбай әсәре), «Куркыныч сер» (Р. Кинҗәбаев), «Тылсымлы курай» (З. Биишева), «Казан сөлгесе» (К. Тинчурин), «Тамарис» (Т. Ганиева), «Сөясеңме-сөймисеңме?» (Ф. Бүләков), «Карлыгач» (Б. Бикбай), «Алтынчәч» (Н. Воронов), «Гомерлек газап» (С. Әбүзәр), «Әллә өйләнергә инде» (Э. Яһүдин).[1] (рус.)
«Сөяркә» спектакле белән Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллинның 75 яшьлек юбилеена багышланган театр фестивалендә (Казан, 2010) катнаша.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртүЧыганаклар
үзгәртүСибай драма театры рәсми сайты 2016 елның 26 март көнендә архивланган.
Сылтамалар
үзгәртүСибай театры турында «Ватандаш» сайтында 2016 елның 4 март көнендә архивланган.