Рамазан Өметбаев премиясе

Рамазан Өметбаев премиясе (Рамазан Өметбаев исемендәге премия) – БР Сибай шәһәре хакимиятенең әдәбият, сәнгать, мәгариф һәм публицистика өлкәсендәге (дәүләт) бүләге. 2000 елда булдырылган.

Җәмәгать-дәүләт эшлеклесе, язучы Рамазан Өметбаев (1924-1997) исемен йөртә.

Тарих үзгәртү

2000 елда «Атайсал» газетасы Рамазан Өметбаев исемендәге премия булдырган. 2005 елдан Сибай хакимияте тапшыра башлаган. Җәмәгать-дәүләт эшлеклесе, язучы һәм публицист Рамазан Өметбаев исемен мәңгеләштерү һәм язучылар, сәнгать, фән әһелләре, журналистларның игътибарын Рамазан Өметбаевның тормыш юлына һәм иҗатына юнәлтү максатында, БР Сибай шәһәр округы Советы карары[1] белән премия турында нигезләмә расланган.

Статут үзгәртү

  • Премия һәр елны 11 октябрьдә тапшырыла.
  • Лауреатларның яше чикләнми.
  • Авторлар коллективы намзәт була алмый.
  • Лауреатларга таныклык, акчалата бүләк, күкрәк тамгасы тапшырыла.
  • Акчалата бүләк 1,5 МРОТ итеп билгеләнгән.

Р. Өметбаев премиясе лауреатлары үзгәртү

Тәртип саны Бүләкләнүче Вазыйфасы, мактаулы исемее Бүләкләүнең сәбәбе
1 Сәлимә Өметбаева БР атказанган укытучысы «актив җәмәгать эшчәнлеге һәм туган телне үстерүгә керткән хезмәте өчен»
2 Рамазан Үтәгулов БР атказанган укытучысы «фәнни-тикшеренү эшчәнлеге һәм туган як тарихын өйрәнүгә керткән хезмәте өчен»
3 Мөкәрәмә Әбҗәлилова сугыш һәм хезмәт ветераны Сибай шәһәренең 50 еллыгына чыгарган «Сибай: годы и люди» китабы өчен
4 Зөһрә Фәйзуллина «Сулпан» театры әдәби бүлек мөдире, БР атказанган укытучысы «Күркәм Сибай-яшьлек каласы» җырлар җыентыгы өчен
5 Хәйдәр Гарипов сынчы, БР атказанган мәдәният хезмәткәре С. Юлаев, З. Вәлиди, Ш. Бабич, Фёдор Белов сыннары өчен
6 Лира Яхшыбаева язучы, БР атказанган укытучысы «Мөҗәвир хәзрәт» китабы өчен
7 Дамир Галимов Сибай театры сәнгать җитәкчесе «БР язучыларының иҗатын пропагандалаган өчен»
8 Хәйдәр Тапаков «Атайсал» газетасы мөхәррире «Әниемнең ак күлмәге» китабы өчен
9 Зиннур Ярмөхәммәтов БДУ Сибай институты директоры «шәһәр мәдәнияте һәм сәнгате үсешенә керткән хезмәте өчен»
10 Таңсылу Гайнуллина журналист, хезмәт ветераны «Язмышларда җәйгорның җиде төсе» китабы өчен

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Шәһәр округы Советы карары № 321 26.11.2009.