Төп менюны ачу

Рамазан Өметбаев (Рамазан Гыймран улы Өметбаев, баш. Рамаҙан Ғимран улы Өмөтбаев) - җәмәгать-дәүләт эшлеклесе, язучы, публицист. Икътисад фәннәре кандидаты (1967). РСФСР халык мәгарифе отличнигы (1958). РФ атказанган мәдәният хезмәткәре (1995). БР язучылар берлеге әгъзасы (1989). Ким Әхмәтҗанов премиясе лауреаты (1993).

Рамазан Өметбаев
Р.Өметбаев.jpg
Рамазан Өметбаев
Тугач бирелгән исеме: Рамазан Гыймран улы Өметбаев
Туу датасы: 7 апрель 1924(1924-04-07)
Туу урыны: Башкортстан Әбҗәлил районы Әлмөхәммәт авылы
Үлем датасы: 24 август 1997(1997-08-24) (73 яшь)
Үлем урыны: Уфа
Ватандашлык: ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Эшчәнлек төре: язучы, җәмәгать-дәүләт эшлеклесе
Иҗат итү еллары: 1984-1997
Юнәлеш: документалистика
Жанр: повесть, хикәя
Иҗат итү теле: башкорт теле
Дебют: «Чирәмнең тәүге язы» (1984)
Премияләр: Ким Әхмәтҗанов премиясе (1993)
Бүләкләр: Ленин ордены II дәрәҗә Ватан сугышы ордены I дәрәҗә Ватан сугышы ордены «Хөрмәт Билгесе» ордены

Эчтәлек

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

1924 елның 7 апрелендә БАССР Җылаер кантоны (хәзерге БР Әбҗәлил районы) Әлмөхәммәт авылында туган. Уфада икееллык фирка мәктәбен (1953), Магниттауда педагогия институтын (1954), Мәскәүдә фирка үзәк комитеты каршындагы иҗтимагый фәннәр академиясен (1967) тәмамлаган.

Бөек Ватан сугышындаҮзгәртү

1942 ел башында үзе теләп фронтка китә. 1943 елның җәендә Kуpcк сугышында була, Opёл шәһәре янында авыр контузия ала. Дәваланып, кире сафка баса һәм 11- Аpмия составында Бaлтика җирләрендә яуларда катнаша.

Хезмәт юлыҮзгәртү

 
Р. Өметбаев китабы. 2014
  • 1937 МТСта эш кәгазьләрен күчереп язучы.
  • 1941 Баймак бакыр эретү заводында торф кисүче.[1]
  • 1947-1960 Баймак фирка райкомында: инструктор, бүлек мөдире, сәркатип, 1954 2-сәркатип, 1956 1- сәркатип.
  • 1953 «Сталин байрагы» («Стерлитмакский рабочий») газетасында.
  • 1960-1965 фирка өлкә комитетында бүлек мөдире.
  • 1967 БАССР министрлар шурасы рәисе урынбасары.
  • 1975-1981 БАССР кинофикация дәүләт комитеты рәисе.
  • 1966-1975 БАССР тарих, мәдәният ядкәрләрен саклау республика шурасы президиумы рәисе.
  • 1963-1967 БАССР Югары шурасы президиумы әгъзасы,V-IX чакырылыш Югары шура депутаты.

ИҗатыҮзгәртү

Р. Өметбаевның иҗаты документларга нигеләнгән булуы белән аерылып тора. Халыкның тормышын һәм көнкүрешен чагу сурәтли. «Генерал Күсимов» (1990; 1995 (рус.)) документаль повесте Советлар берлеге Каһарманы Т.Т. Күсимовка багышланган. Ике китапны эченә алган дилогияда Октябрь инкыйлабыннан соңгы авыл язмышы сурәтләнгән: «Чыктан иелә кылган» (1993), «Сыну» (1999). «Сарыколак» хикәясе буенча «Башкортстан» ДТРК 2 серияле нәфис фильм төшергән (1990, 1995, режиссёр Ә. Нурмөхәммәтов).

Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү

ХәтерҮзгәртү

ЧыганакларҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү