Тамара Ганиева

Тамара Ганиева (псевдоним, чын исеме Тимербикә Әхмәтшәриф кызы Ганиева, баш. Тамара Ғәниева, Тимербикә Әхмәтшәриф ҡыҙы Ғәниева) — язучы. БР атказанган мәдәният хезмәткәре (1993). Рәми Гарипов (1998) һәм Фатих Кәрим (2004) исемендәге премияләр лауреаты.

Тамара Ганиева
Тимербикә Ғәниева
Т.Ганиева.jpg
Тамара Ганиева
Тугач бирелгән исеме: Тимербикә Әхмәтшәриф кызы Ганиева
Туу датасы: 23 гыйнвар 1951(1951-01-23) (72 яшь)
Туу урыны: Куергазы районы, Кинҗәбай авылы
Ватандашлык: ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 1980-хәзергәчә
Юнәлеш: поэзия, драматургия
Жанр: шигырь, трагедия
Иҗат итү теле: башкорт теле
Дебют: «Очрашырбыз әле» (1980)
Премияләр: Рәми Гарипов премиясе (1998)
Фатих Кәрим премиясе (2004)
БР атказанган мәдәният хезмәткәре (1993)

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

1951 елның 23 гыйнварында БАССР Күмертау (хәзерге Куергазы) районы Кинҗәбай авылында туган. Сигезьеллык мәктәпне, Салават педагогия укуханәсен (1972), Стәрлетамак педагогия институтын (1976) тәмамлый. Стәрлетамакта интернат-мәктәптә (1970 елдан), мәдәни-агарту укуханәсендә укыта. Аннан журналистика эшенә («Ленинсы», 1980) күчә. Радиотелекомитетта (1981 елдан) мөхәррир. «Агыйдел», «Панорама Башкортстана» журналында (1988 елдан) эшли (бүлек мөдире, баш мөхәррир).[1]

ИҗатыҮзгәртү

Беренче китабы — «Очрашырбыз әле» (1980). «Киек казлар» (1984), «Күңел тавышы» (1986), «Көмеш тамчы» (1988), «Мәхәббәткә ышынам» (2006), «Бер ялгызым» (2012) исемле шигырь җыентыклары дөнья күрде. Алардагы әсәрләргә лирик җылылык, драматик үткерлек сыйфатлары хас. «Кыпчаклар» (1994), «Аркайым» (1997), «Ахак гөмбәзләр» (2001) китапларында туган халкының тарихын чагылдыра. Н. Гумилев, Лопе де Вега, А. Камю, Ф. Шиллер, Н. Грахов һ.б. әсәрләрен тәрҗемә итә. «Тамарис» трагедиясен («Туганлык» театр фестивале лауреаты) Сибай драма театры сәхнәгә куйды.[2]

Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү

ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1986)

ЧыганакларҮзгәртү

  • Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988 (башк.)

СылтамаларҮзгәртү

Башкортостан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенең электрон бүлегендә
башка чыганаклар

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. БР әдәби картасы
  2. Китап-Уфа сайты, archived from the original on 2014-04-20, retrieved 2014-12-12