Уфа фән һәм технологияләр университетының Стәрлетамак филиалы

югары уку йорты (Стәрлетамак, Башкортстан, Россия)

Уфа фән һәм технологияләр университетының Стәрлетамак филиалы (рус. Стерлитамакский филиал Уфимского университета науки и технологий), 2021 елга кадәр ― Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалы, 2012 елга кадәр ― Зәйнәп Биишева исемендәге Стәрлетамак дәүләт педагогия академиясеБашкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә урнашкан педагогика юнәлешле югары уку йорты. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының 2012 елның 9 октябрендәге 95 номерлы боерыгы нигезендә, 2000 елда нигезләнгән Башкорт дәүләт университетыныж Стәрлетамак филиалы белән 1940 елда Стәрлетамак укытучылар институты буларак оештырылган Зәйнәп Биишева исемендәге Стәрлетамак дәүләт педагогия академиясе Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалы булып берләшә.

Уфа фән һәм технологияләр университетының
Стәрлетамак филиалы
Эшләү еллары 1940
Ректор Алексей Ковальский
(филиал директоры)
Адрес 453103, Стәрлетамак, Ленин проспекты, 49 (“Ашказар” кунакханәсе тукталышы)
Сайт sspa.edu.ru

Тарихи белешмә

үзгәртү

1940 елда Стәрлетамак башкорт педагогия училище базасында Стәрлетамак укытучылар институты эшли башлый һәм ул чактагы ике факультетка (тел һәм әдәбият факультеты, физика-математика факультеты) 60 студент укырга алына. Институтның архив материалларына караганда, РСФСР Мәгариф министрлыгының 1946 ел 14 июнендә кул куелган 591нче боерыгы нигезендә тел һәм әдәбият факультетында өч бүлек булдырыла; шул ук елда рус теле һәм әдәбияте бүлегенә 16 студент, башкорт теле һәм әдәбияте бүлегенә 21 студент, тарих бүлегенә 21 студент кабул ителә.

2012 елдан – Башкорт дәүләт университеты филиалы.

Бүген Стәрлетамак педагогия академиясе – Башкортстанда бердән-бер астрофизика лабораториясе һәм галәм физикасы махсуслашуы булган уку йорты.

Стәрлетамак академиясендә татар бүлеге 1993 елдан бирле эшләп килә. 1998 елда ул татар кафедрасы итеп үзгәртелде (хәзер татар һәм чуаш филологиясе кафедрасы, мөдире – Илшат Нәсипов). 14 ел эчендә татар бүлеген җәмгысе 260 талип тәмамлаган. Шуларның 75 проценты бүгенге көндә дә үз һөнәре буенча эшли.

Бүлекләр

үзгәртү

Көндезге уку:

  • Математика, информатика һәм санак техникасы
  • Физика һәм математика
  • Гамәли математика һәм информатика
  • Педагогика һәм психология белеме бирү (кафедра мөдире Р. М. Сәлимова)
  • Тарих
  • Технология һәм эшмәкәрлек
  • Оешма менеджменты
  • Рус теле һәм әдәбияты
  • Рус теле һәм әдәбияты, чит теле
  • Чит теле
  • Рус теле һәм әдәбияты, мәдәният белеме
  • Рус теле һәм әдәбияты, чуаш теле һәм әдәбияты (уку вакытының 15% – чуаш телендә)
  • Татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты (уку вакытының 15% – татар телендә)
  • Башкорт теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты (уку вакытының 15% – башкорт телендә)
  • Башкорт теле һәм әдәбияты, чит теле (уку вакытының 10% – башкорт телендә)
  • Башкорт теле һәм әдәбияты, тарих (уку вакытының 10% – башкорт телендә)
  • Педагогика һәм башлангыч мәктәп методикасы
  • Биология һәм химия

Читтән торып уку:

  • Математика
  • Тарих
  • Технология һәм эшмәкәрлек
  • Оешма менеджменты
  • Рус теле һәм әдәбияты
  • Рус теле һәм әдәбияты, мәдәният белеме
  • Башкорт теле һәм әдәбияты (уку вакытының 15% – башкорт телендә)
  • Татарский язык и литература (уку вакытының 15% – татар телендә)
  • Чувашский язык и литература (уку вакытының 15% – чуаш телендә)
  • Педагогика һәм башлангыч белем методикасы
  • Музыкаль белем
  • Биология

Шулай ук карагыз

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү