Роза Сәлимова

педагогика фәннәре кандидаты, доцент

Роза Сәлимова, Роза Мирхәт кызы Сәлимова (Җәлилова, 1964 елның 9 феврале, СССР, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Аеш) ― педагогика фәннәре кандидаты (2000), доцент, Уфа фән һәм технологияләр университетының Стәрлетамак филиалы психологик-педагогик белем бирү кафедрасы мөдире (2007 елдан), Башкортстанның мәгариф отличнигы, Россия Федерациясенең югары һөнәри белем бирүнең мактаулы хезмәткәре.[1]

Роза Сәлимова
Туган телдә исем Роза Мирхәт кызы Сәлимова
Туган 9 февраль 1964(1964-02-09) (60 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Аеш
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре педагог
Җефет Мәгафүр Сәлимов
Балалар ике кызы
Ата-ана
  • Мирхәт Җәлилов (әти)
  • Сәйлән Бикмөхәммәтова (әни)
Бүләк һәм премияләре Башкортстанның мәгариф отличнигы Россия Федерациясенең югары һөнәри белем бирүнең мактаулы хезмәткәре
Сайт Роза Салимова

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1964 елның 9 февралендә Татарстан АССР Актаныш районы Аеш авылында туган. Әтисе Мирхәт Җәлилов ― амбар мөдире, әнисе Сәйлән Бикмөхәммәтова укытучы булып эшләгән.[2] Роза Мирхәт кызы Аеш сигезьеллык мәктәбен бик яхшыга, Минзәлә педагогика училищесын (1995 елдан көллият) кызыл дипломга (1982) тәмамлаган. Юллама буенча В. И. Ленин исемендәге Мәскәү дәүләт педагогика институтына[d] укырга керә һәм аны 1987 елда тәмамлый. Дипломлы белгечне Башкортстан АССРга эшкә җибәрәләр.[2]1987 елдан Стәрлетамак дәүләт педагогия институтында (2004 елдан академия, 2012 елдан БДУ филиалы, 2021 елдан УФҺТУ филиалы) укыта. Педагогика һәм психология факультеты деканы урынбасары, Психологик-педагогик белем бирү кафедрасы мөдире (2007 елдан), Педагогика һәм психология институты директорының уку һәм методика буенча урынбасары вазыйфаларын башкара.[3]

2000 елда «Һөнәри әзерлек процессында педвуз студентларының рухи үсеше» (рус. Духовное развитие студентов педвуза в процессе профессиональной подготовки) темасына педагогика фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган.[4]

Гыйльми кызыксынулар өлкәсе үзгәртү

Шәхес психологиясе, үсеш психологиясе, шәхеснең индивидуаль-психологик үзенчәлекләрен диагностикалау, сәламәтлекне саклау һәм сәламәтлек саклау белеме, педагог-психологларны һөнәри әзерләү.[1]

Педагогик һәм психологик белем бирүнең хәзерге заман проблемаларын яктыртучы монографияләр һәм фәнни мәкаләләр авторы. [5] [6]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы
  • Россия Федерациясенең югары һөнәри белем бирүнең мактаулы хезмәткәре
  • БР Стәрлетамак шәһәре шәһәр округы советының Мактау грамотасы[1]

Гаиләсе үзгәртү

Ире Мәгафүр Сәлимов, иминлек хезмәткәре. Ике кызы.[2]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Салимова Роза Мирхатовна. 2023 елның 10 август көнендә архивланган. Официальный сайт Стерлитамакского филиала Университета науки и технологий(рус.)
  2. 2,0 2,1 2,2 Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш – туган җирем. Икенче басма. К.: 2010, 26нчы бит
  3. История факультета педагогики и психологии. 2023 елның 10 август көнендә архивланган. Официальный сайт Стерлитамакского филиала Университета науки и технологий(рус.)
  4. Диссертация на тему «Духовное развитие студентов педвуза в процессе профессиональной подготовки». dissercat.com
  5. Салимова Роза Мирхатовна. cyberleninka.ru
  6. Салимова Роза Мирхатовна. Публикации, archived from the original on 2023-08-10, retrieved 2023-08-08 

Әдәбият үзгәртү

  • Сәлимова Роза Мирхәт кызы / Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш – туган җирем. Икенче басма. К.: 2010, 26нчы бит.

Сылтамалар үзгәртү