АешТатарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл. Район үзәгеннән 11 км көньяктарак, Сөн елгасының сул кушылдыгы Биҗады суы буенда урнашкан[1].

Аеш
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Актаныш районы
Координатлар 55°37'52"тн, 54°7'51"кнч
Нигезләнгән 1745
Климат dfb — дымлы континенталь
Рәсми тел татарча
Халык саны 455 кеше
Милли состав татарлар
Дини состав мөселманнар
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 423761
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Аишево

Тарих үзгәртү

Кыргыз волостенең Байсар түбәсе, аннан Актаныш волостенә (1866) буйсынган авыл[2].

1745 елда нигезләнгән. Авыл халкы төрле катламнарга бүленгән. 2 ревизия (1762 ел) материаллары буенча, авылда Ишкин Уразаев җитәкчелегендә 12 җан ир-заты исәпләнгән[3]. Алар 1773-1775 елгы Крестьяннар сугышында катнашалар. 4 ревизия (1782 ел) материаллары тулаем сакланмаган, әлеге документлар буенча авылда 2 җан ир-заты исәпкә алынган[4].

Халыкның төп шөгыле - кырчылык, мөгезле эре терлек, сарык асрау була.

Аеш авылында мәчет беренче тапкыр 1831 елда телгә алына, 1882 елда аның яңа бинасы ачыла. Мәчет каршында ир балалар өчен мәктәп эшли. 19 йөзнең 2 нче яртысында авылда дәүләт ихтыяҗы өчен печән кабул итү пункты була. 19 йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 4477 дис.тәшкил итә. Күмәкләштерү елларында авылда - Ленин исем.колхоз, 1991 елдан "Аеш" колхозы оештырыла[5]. Аеш баба нигез сала, аның Илеш дигән туганы Сөн аръягында урнаша. Безнең якта ике авылга бер зират була. Актаныштан 11 чакрым көньяктарак Биҗады елгасы буенда, Башкортстан чигендә урнашкан. 1745 елгы рәсми кәгазьләрдә барлыгы искә алына. Типтәрләр һәм биләмәләре булган башкорт катламындагыларның XIX йөз ахырына 4477 дисәтинә имана җирләре була. Мәчет беренче мәртәбә 1831 елда телгә алына, 1882 елда яңа бинасы төзелә, аның каршында малайлар мәдрәсәсе эшли. XIX гасырның II яртысында дәүләт ихтыяҗлары өчен биредә печән кабул итү пункты ачыла. Ленин исемендәге күмәк хуҗалыкка берләшәләр, эреләндерү чорында Тыңламас һәм Кәзкәй белән кушылсалар да, юлбашчы исеме сакланып кала. 1991 елда кабат мөстәкыйльлек ала. Хәзер «Нигез» ҖЧҖ буларак, бик яхшы көн күрәләр, игенчелек һәм терлекчелек тармаклары отышлы. Рәисләре Д.Ә. Җәлилов авылның социаль үсеше өчен күп көч, акча сарыф итте. Бөтен кирәкле корылмалар яңартылды, җәмәгать үзәге төзелде, урам асфальтланды, мәчет төзелде, шәхси йортлар күпләп салына һ.б.

Авылда барлык социаль нокталар, шул исәптән төп гомуми белем бирү мәктәбе бар.

Бөек Ватан сугышына киткән 314 яугирнең 101 е генә әйләнеп кайта ала. Күмәкләшү чорында 33 хуҗалык кулакларapныкы дип табыла, шуларның 8 е - муллалар хуҗалыклары. 5 хуҗалык башлыгы төрмәгә утыртыла.

Административ-территориаль королышы үзгәртү

Аеш авылы 1866 елга кадәр Уфа губернасы Минзәлә өязе Кыргыз волостенең Байсар түбәсенә карый. Соңнан 1920 елга кадәр шул ук губернаның шул уҡ өйәзенең Актаныш волостенә керә. Совет власте урнашкач, 1920 елдан алып ТАССРның Минзәлә волосте составында була. Арытаба төрлt вакытларда Актаныш (1930 елның 10 августыннан), Минзәлә (1963 елның 1 февралленнән), Актаныш (1965 елның 12 гыйнварыннан) районнары составына керә. Хәзерге вакытта Аеш авыл җирлеге үзәге[6].

Демография үзгәртү

Халык саны
1795 1884 1897 1906 1913 1921 1926 1938 1949 1958 1970 1979 1989 2002 2010
216 1006 1029 1084 1450 1644 1265 1268 830 728 844 723 524 468 455

Халык саны: 1795 елда 23 хуҗалыкта асаба башкортлар - 73 ир-ат һәм 69 хатын-кыз, 14 йортта башка катлаудагы (кердәшләр һәм типтәрләр) 46 ир-ат һәм 28 хатын-кыз яши, 1816 елда 48 йортта 244 башкорт исәпләнә, алардан өч гаиләлә ике хатын белән яшәүче теркәлә. 1834 елда 6 йортта 24 мишәр, 64 йортта 352 башкорт исәпкә алына, аларның җидесе - ике, берсе дүрт хатын белән яши. 1840 елда 373 башкорт теркәлә. 1842 елда типтәрләр 56 кеше була. 1884-тә - 1006, 1897-дә - 1029, 1906 да - 1084, 1912 елда 294 хуҗалыкта 1450 асаба башкорт исәпкә алына[2]. 1913 тә - 1450, 1921 дә - 1644, 1926 да - 1265, 1938 дә - 1268, 1949 да - 830, 1958 елда - 728, 1965 елда 209 хуҗалыкта - 838, 1989 елда 178 йортта - 540, 1993 тә 173 гаиләдә - 535, 2010 елда 186 йортта 452 кеше гомер кичерә. 1989 елгы җанисәп буенча төп милләтләр: татарлар.

Климат үзгәртү

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.5 °C -11.2 °C -6 °C 3.9 °C 13.1 °C 18.7 °C 20.4 °C 17.6 °C 11.9 °C 4 °C -5.3 °C -10.8 °C 3.7 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[7]. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.[8]

Шәхесләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Татар энциклопедия сүзлеге /Баш мөхәррир М.Х.Хәсәнов; җаваплы мөхәррир Г.С.Сабирҗанов. Казан: ТР ФА Татар энциклопедиясе институты, 2002. б.16. ISBN 5-902375-01-0
  2. 2,0 2,1 Ә. З. Әсфәндиәров. Аулы мензелинских башкир. — Уфа: Китап, 2009. — С. 241-246. — 600 с. — ISBN 978-5-295-04952-1.
  3. Татары Уфимского уезда (материалы переписей населения 1722–1782 гг.) / Р.Р.Исхаков. — Казань: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ, 2020. — С. 87. — 192 с. — ISBN ISBN 978-5-94981-351-5.
  4. Там же. С.175
  5. Татар энциклопедиясе: 6 томда /Баш мөхәррир М.Х.Хәсәнов, җав.мөхәррир Г.С.Сабирҗанов. Казан: "ТР ФАнең Татар энциклопедиясе институты" дәүләт учреждениясе, 2008. 1 т.: А-В. б.58. ISBN978-5-902375-04-5
  6. Аишево
  7. World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
  8. NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International

Чыганаклар үзгәртү

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
  • Фәнүс Муратов, Йосыф Хуҗин. Актаныш - туган җирем. ― Казан, 2010, 21нче бит.