Җилем-КаранБашкортстанның Гафури районындагы татар авылы. 10 авылны берләштергән Җилем-Каран авыл советы үзәге.

Җилем-Каран
Сурәт
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Зилимкарановский сельсовет[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Зилимкарановский сельсовет[d][1], Стәрлетамак өязе, Стәрлетамак кантуны, Красноусол районы[d] һәм Гафури районы
Халык саны 494 (2002)[2],
524 (2009)[2],
431 (2010)[3]
Почта индексы 453061
Карта
 Җилем-Каран Викиҗыентыкта

Җилем-Каран Уфадан көньяк-көнчыгышка таба житмеш-сиксән чакрымнар ераклыкта урнашкан. Агыйдел, Җилем сулары, Урал таулары, болынлыклар арасында утыра. 2009 елның 1 гыйнварына 173 йортта 524 кеше яши.[4] Милли составы – 1979 һәм 1989 елларда – татарлар; 2002 елда тулысынча диярлек башкортлар (84%).

Җилем-Каран авылы 18 гасыр ахырында нигезләнә. Халкы хәзерге Кызыл Җилем дигән җирдән күченеп килә. Яшәүчеләре типтәр катлавында торалар. Инкыйлабка кадәр авылда Кәлчер-Табын вулысы идарәсе урнашкан. 1920-1922 елларда — БАССРның Табын кантоны үзәге.

Танылган шәхесләр

үзгәртү
 
 

1880 елда Башкортстанның Җилем-Каран авылында укытучы-хәлфә гаиләсендә Габделмәҗит Гафури туа. Мәҗит Гафури нәселе авылның төп халкы булмый. Аның Габделмән ерак бабасы Бажык исемле авылдан килеп төпләнә. Авылда алар нәселен «Бажык татарлары» дип атыйлар. Килүчеләр белән җирбиләүчеләр мөнәсәбәтләр киеренке була. Шагыйрьнең туганнары авылдан китеп, Яңа Бурлы, Абдулла авылларын да нигезли.[5]

Җилем-Каран авылында халык шагыйренең музее һәм аның исемендәге парк бар.

  • Фәхрәзи Таһиров (1928), Социалистик Хезмәт Каһарманы.

Мәгариф

үзгәртү

Урта мәктәптә 1990 елларга кадәр татарча укытканнар. Хәзер укыту рус телендә алып барыла, туган тел урынына башкорт теле керә.

Искәрмәләр

үзгәртү