Рөстәм Мингалим

Рөстәм Гали улы Мингалим (1937-2014) — татар шагыйре, драматург, Татарстанның халык шагыйре[2], Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2005).

Рөстәм Мингалим
Rustem Mingalim.jpg
Туган телдә исем Рөстәм Гали улы Мингалим
Туган 15 август 1937(1937-08-15)
Йолдыз авылы, Самар өлкәсе
Үлгән 2 июнь 2014(2014-06-02) (76 яшь)
Казан, Татарстан
Яшәү җире Лейтенант Шмидт урамы, Казан[1]
Милләт татар
Альма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре шагыйрь, драматург
Бүләк һәм мөкәфәтләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе 2005 ел; Абдулла Алиш ис. бүләк, 1977 ел

Эчтәлек

Тормыш юлыҮзгәртү

Әдип 1937 елның 15 августында Самар өлкәсенең Камышлы районындагы (хәзерге Келәүле районы) Йолдыз авылында игенче гаиләсендә дөньяга килә. Җидееллык мәктәпне Йолдыз һәм Дәүләткол авылларында тәмамлаганнан соң, Татарстанның Бөгелмә шәһәрендә авыл хуҗалыгы училищесында белем ала. 1955-1956 елларда ул Казакъстанның Күкчәтау өлкәсендә тракторчы һәм комбайнчы, 1956-1958 елларда Ташкент заводларында слесарь һәм станоклар көйләүче, соңыннан Бөгелмә шәһәрендә йөк ташучы булып эшли. 1962-1967 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Укуын тәмамлагач, сигез ел дәвамында “Яшь ленинчы” газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр һәм җаваплы сәркатип вазыйфаларын башкара. 1975-1977 һәм 1989-1997 елларда Татарстан Язучылар берлеге аппаратында әдәби консультант булып эшли. 1977-1980 елларда Рөстәм Мингалим Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы Югары әдәби курсларны һәм Дәүләт театр сәнгате институты (ГИТИС) каршындагы берьеллык театр курсларын тәмамлый.

Аның “Эй, кояшым”, “Күз карасы”, “Юл өстендә тургай”, “Шигырьләр һәм поэмалар” исемле шигъри; “Тау астында илле бүре” исемле пьеса җыентыклары һәм башка китаплары дөнья күргән. Рөстәм Мингалимнең шулай ук балалар өчен язган әсәрләре “Ә сәгать келт-келт итә” (1968), “Уйланырга кирәк” (1971), “Төнге әкият” (1973), “Бәхетле исем” (1977), “Галстуклы кәҗә” (1992), “Их, Самара яклары” (1998) һ.б. җыентыкларында чагылыш тапты.

Әдип драматургия өлкәсендә дә актив эшли. Заманның проблемаларына багышлаган, идеянең сәнгатьчә бирелеше, психологизмы, кызыклы образлар системасы белән аерылып торган әсәрләрдән “Кунак кызы гел килмәс” (1984) лирик комедиясен, “Тау астында – бүре” (1979) сатирик комедиясен, “Кайда сез, ирләр?” (1975) моңсу комедиясен, “Кире уйларга соң инде” (1978) драмасын, “Өченче бүлмәдә эт яши” (1980), “Әгәр булса борчуларың” (1986) драматик хикәясен, “Сабый туды” (1988) драмасын һ.б. санарга мөмкин. Рабит Батулла белән берлектә иҗат ителгән “Сандугач сары түгел” (1989) драмасы да теманың актуальлеге белән укучыны җәлеп итә.

Курчак театры өчен язылган әсәрләрендә бала күңелен яхшы аңлау нәтиҗәсендә нәниләр өчен кызыклы образлар урын алды. Мәсәлән, “Урман улы Зурмөгез”, “Сихерләнгән урман”, “Шүрәлеләр үч алмый”, “Сәер кешеләр, батыр малай һәм артист попугай” һ.б. пьеса-әкиятләре яшь укучының күңелен яулый.

Рөстәм Миңгалим киносценарийлар авторы буларак та билгеле. Ризван Хәмид белән берлектә әдип “Идегәй” исемле тарихи киносценариен иҗат итте. Яшь автор Эсфир Яһудин белән берлектә язылган “Ак метеор” киносценариесе матбугата нәшер ителә.

Рөстәм Мингалим 2014 елның 1 июнендә Казанда вафат була[3][4].

Бүләкләр һәм исемнәрҮзгәртү

Шулай ук карагызҮзгәртү

Викиөзек эчендә Рөстәм Мингалимов темасы буенча бит бар

ИскәрмәләрҮзгәртү