Тәслимә Фәйзуллина

Тәслимә Фәйзуллина, Тәслимә Хәләф кызы Фәйзуллина (кыз фамилиясе Мөхетдинова, 1953 елның 17 июле, ССРБ, РСФСР, БАССР, Бишбүләк районы, Дүсән2018 елның 13 октябре, РФ, ТР, Казан) — драма актрисасы, педагог, Татарстанның халык артисты (2008), Салават драма (1972-1977 елларда), Республика күчмә (1977-1988 елларда), Кәрим Тинчурин исемендәге (1988-2018 елларда) театрларда уйнаган актриса, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты һәм Казан театр училищесы укытучысы.

Тәслимә Фәйзуллина
рәсем
Т. Фәйзуллина — Флюра
И. Грекова «Тол хатыннар көймәсе»
Туганда бирелгән исеме:

Тәслимә Хәләф кызы Мөхетдинова

Туу датасы:

17 июль 1953(1953-07-17)

Туу җире:

ССРБ, РСФСР, БАССР, Бишбүләк районы, Дүсән

Үлем датасы:

13 октябрь 2018(2018-10-13) (65 яшь)

Үлем җире:

РФ, ТР, Казан

Һөнәре:

драма актрисасы, педагог

Гражданлыгы:

ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

1972 — 2018

Амплуа:

психологик рольләр

Бүләк һәм премияләр:

Татарстанның халык артисты

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

1953 елның 17 июлендә Башкортстан АССР Бишбүләк районы Дүсән авылында туган. Туган авылында сигезьеллык мәктәпне, Уфа сәнгать училищесын (1972), Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын (хәзер институт, 1997) тәмамлаган. 1972 елда Салават драма театрына кабул ителә, анда 5 ел эшли. 1975 елда Кришна Чандра әсәре буенча куелган «Бер кыз һәм мең гашыйк» спектаклендә башкарган роле «республикада иң яхшы хатын-кыз роле» дип табыла, актриса Алманиягә бушлай путевка белән бүләкләнә [1]. 1977 елда Казанга күчеп килә һәм 2018 елга кадәр Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында (1988 елга кадәр Республика күчмә театры) хезмәт итә. Театрда эшләве белән беррәттән, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында (Рәшит Заһидуллин белән берлектә), Казан театр училищесындә (Илдар Хәйруллин белән бергә) татар драма курсы студентларын актерлык осталыгы фәненнән укыта[2][3].

ИҗатыҮзгәртү

Театрда 46 елдан артык иҗат итү дәверендә уйнаган 70 тән артык ролен зур осталык белән тамашачыга җиткерә белде. Аның уенына табигыйлек, тормышчанлык, образны нечкә тоемлау хас иде.

РепертуарыҮзгәртү

Тинчурин театрындаҮзгәртү

Әдәби иҗатҮзгәртү

Артистлык хезмәтеннән тыш, әдәби иҗат белән дә шөгыльләнә: җырларга сүзләр яза, пьесалар тәрҗемә итә — «Канлы туй» (рус. Кровавая свадьба), «Тормышка ашмаган хыяллар» (рус. Дом Бернарды Альбы, Ф. Г. Лорка)[4], «Гильдерландта күренеш» (рус. Вид в Гильдерланде) Ю. Волков, романнарның инсценировкаларын яза — «Сихерче», «Бер тамчы ярату», «Күбәләк» (Нәбирә Гыйматдинова).

Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү

2018 елның 13 октябрендә 66 нчы яшендә Казанда вафат. Казанның Самосырово бистәсендәге Мәрҗани мәчете карамагындагы мөселман зиратына җирләнә[5]. 2020 елның 17 июлендә каберенә таш куелды [6].

Гаилә хәлеҮзгәртү

Ире (? елга кадәр) — шагыйрь Рөстәм Фәйзуллин (Рөстәм Акъегет, 1951—2020). Уллары Булат, компьютер белгече, программист[7].

Шулай ук карагызҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү