Алсу Шакирова

драма актрисасы, Кариев театры артисты, Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге әгъзасы

Алсу Шакирова, Кашапова Алсу Ринат кызы (1986 елның 23 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) — драма актрисасы, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты (2007 елдан), Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге әгъзасы.[1] Татарстанның атказанган артисты (2023).

Алсу Шакирова
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Кашапова Алсу Ринат кызы

Туу датасы:

23 гыйнвар 1986(1986-01-23) (38 яшь)

Туу җире:

СССР, РСФСР, ТАССР, Казан

Һөнәре:

драма актрисасы

Гражданлыгы:

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

2003 — х. в.

Бүләк һәм премияләр:

ТР атказанган артисты - 2023
"Мәдәнияттәге казанышлары өчен" Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының күкрәк билгесе

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Алсу Шакирова кечкенә чагында гаиләсе белән
 
Алсу Шакирова сәхнәдә
 
Алсу Шакирова уллары белән

1986 елның 23 гыйнварында Татарстанның Казан шәһәрендә туа. Әтисе - Ринат исемле, 2016 елның 21 сентябрендә вафат. Әнисе - Мәрзия. Кече сеңлесе Лилия бар (04.12). 1993 елда мәктәпкә укырга керә. 2003 елда Казан шәһәренең 18нче санлы гимназиясен тәмамлый һәм Казан дәүләт мәдәният институты театраль факультетының режиссура һәм актерлык осталыгы кафедрасына актер белгечлегенә укырга керә. Аны 2007 елда тәмамлый һәм Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында эшли башлый.[1][2][3]

Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге әгъзасы булып тора.

Театр үзгәртү

2007 елның августында Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры коллективына кушыла. Әмма театрдагы эшчәнлеген күпкә иртәрәк, институтта укыганда ук күмәк күренешләрдәге чыгышлары белән башлап җибәрә. Беренче роле Аманулланың "Светофорда кунакта" спектаклендәге Наян һәм Убырлы образлары була. Тамашачыга күбрәк К. Кәримовның “Шәй-бу! Шай-бу!” спектаклендәге Гөлчәчәк роле буенча таныш.

Репертуар үзгәртү

Репертуарында 40ка якын роле бар.

Гаилә хәле үзгәртү

Ире - Рөстәм Шакиров (29.12.1981), тумышы белән Казаннан. Алар 2007 елның 27 октябрендә өйләнешәләр. 2010 елның 8 июлендә яшьләрнең Әмир исемле малайлары туа. 2013 елның 5 августында алар икенче мәртәбә ата-ана булалар: Рөстәм белән Алсуның Айдар исемле малайлары туа.[2][3]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү