Алсу Фәйзуллина

драма актрисасы, Кариев театры артисты, Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге әгъзасы

Алсу Фәйзуллина, Шәмсутдинова Алсу Фәнис кызы (1987 елның 29 апреле, СССР, РСФСР, ТАССР, Яшел Үзән) — драма актрисасы, оста җырчы, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты (2008 елдан), Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге әгъзасы.[1] Татарстанның атказанган артисты (2023).

Алсу Фәйзуллина
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Шәмсутдинова Алсу Фәнис кызы

Туу датасы:

29 апрель 1987(1987-04-29) (36 яшь)

Туу җире:

СССР, РСФСР, ТАССР, Яшел Үзән

Һөнәре:

драма актрисасы

Гражданлыгы:

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

2008 — х. в.

Бүләк һәм премияләр:

ТР атказанган артисты - 2023
"Мәдәнияттәге казанышлары өчен" Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының күкрәк билгесе

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Алсу Фәйзуллина кечкенә чагында
 
Алсу Фәйзуллина кечкенә чагында
 
Алсу Фәйзуллина сәхнәдә
 
Алсу Фәйзуллина гаиләсе белән

1987 елның 29 апрелендә Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендә туа. Әтисе - Фәнис исемле, төзүче. Сеңлесе бар. 1994 елда мәктәпкә укырга керә. 2005 елда аны тәмамлый, шул ук елда «Сандугач керде күңелгә» фестивалендә лауреат була һәм имтиханнарсыз И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенә укырга керә. Аны 2008 елда тәмамлый һәм ел азагында Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында эшли башлый.

Көллиятне тәмамлау белән Н.Җиһанов исемендәге Казан Дәүләт консерваториясенә укырга керә, аны 2013 елда тәмамлый. Шуның белән бер рәттән читтән торып Туполев исемендәге Казан дәүләт технология университетында белем ала.[1][2]

Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге әгъзасы булып тора.

Театр үзгәртү

2008 елның азагында, 2009 ел башында Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры коллективына кушыла.

«Училищены тәмамлаганнан соң, консерваториягә кердем. Беренче курста укыганда, Ренат Мирзәхәсән улы укытучыма шалтыраткан. «Галиябану» спектаклен куярга җыенабыз, җырчы актрисаларым юк, дигән. Укытучыбыз берничә кешене җыйды һәм безнең арада кастинг оештырды. Кастингка режиссер үзе дә килгән иде, телефон номерларын алып калды. Бу 2008 елның 29 декабре иде. Күпмедер вакыттан Габдулла Кариев театрына чакырдылар. Баштарак бөтен кеше миңа сәер итеп карый төсле иде», – Алсу үзенең беренче роле турында.[3]

Шулай итеп, беренче роле Мирхәйдәр Фәйзинең "Галиябану" спектаклендәге Галиябану образы була. Тамашачыга күбрәк нәкъ шул роле, Таҗи Гыйззәтнең “Башмагым” спектаклендәге Сәрвәр һәм Рабит Батулланың "Зәйтүнәкәй"дәге Зәйтүнә рольләре буенча таныш.

«Образларны тудырганда, бер нәрсә дә җиңел генә килми. Режиссер, менә сиңа роль, ничек телисең, шулай куй, дип беркайчан да әйтми. Шул чорга багышланган әдәбиятны бирә, ниндидер журналлардан кульязмалар укырга тәкъдим итә. Тукайга бәйле спектакльне чыгарганда, Тукайның шигырьләрен, аңа багышлап язылган әсәрләрне укыдым. «Галиябану»ны чыгарганда, Мирхәйдәр Фәйзинең тормыш юлы белән таныштым. Бу спектакльне кем беренче куйган, кайда, ничек куйганнар - бар да кызык иде. Рольләрне эшләгәндә, үз тормышыңдагы кичерешләр дә өстәлә. Минем белән дә шундый әйбер булган иде бит, дип уйлап куясың. Роль тудыру - дөньяга бала тудыру белән бер ул», – Алсу театрдагы эшчәнлеге турында.[3]

Репертуар үзгәртү

Репертуарында 30ка якын роле бар.

  • Галиябану – "Галиябану" (М.Фәйзи, 2009);
  • Сәрвәр – "Башмагым" (Т.Гыйззәт. 2010);
  • Зәйтүнә – "Зәйтүнәкәй" (Р.Батулла, 2011);
  • Җырбикә – "Җиде кыз" (Н.Исәнбәт, 2011);
  • Зәйтүнә – "Печән базары" (Р.Әюпов. 2010);
  • Бьянка – "Тискәрегә авызлык" (У.Шекспир, 2011);
  • Куян – "Керпе малае дуслар эзли" (Р.Корбан, 2011);
  • Енот – "Ак Барс маҗаралары" (Х.Ибраһим, 2012);
  • Бәрән, Чүл кызы, Чегән кызы – "Алмачуар" (Ф.Галиев, 2011);
  • Халык – "Умырзая" (Р.Харис, 2009);
  • Халык - "Йосыф- Зөләйха" (Кол Гали, 2007);
  • Куян - Кышкы әкият ( Ш.Фәрхетдинов, 2008);
  • Сандугач – "Әйт әле, күбәләк" (Т.Миңнуллин, 2014);
  • Алена – "Супер Светофор" (Аманулла, 2015);
  • Шаян – "Светофорда кунакта" (Аманулла, 2016);
  • Мәүлүдә – "Артист" (Р.Зәйдулла, 2016);
  • Бәти – "Бүре һәм Кәҗә" (Р.Корбан, 2017);
  • Зөһрә – "Әйдә барыйк, кызлар карыйк" (Р.Вәлиев, 2017);
  • Асылкош – "Асылкош җыры" (Рүзәл Мөхәммәтшин);
  • Нелли, Сукбай, Шәһәр биючесе – «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте" (Кейт Ди Камилло, тәрҗ. һәм инс. Н.Кәримова);
  • Шәкерт – "Кәҗүл читек" (Гаяз Исхакый, Н.Кәримова инсц.);
  • Галия, Искәндәр - "Тапшырыл...ган хатлар" (Г. Кутуй, И. Зәйниев инсц.);
  • Ләйлә - "Ләйлә вә Мәҗнүн" (Н.Ганҗәви, Ю.Тупикина, Л.Янсуар);
  • Ваемсызлык Патшабикәсе - "Хикмәт әкиятләре" (Н.Хикмәт);
  • Ерак ил хатын-кызы, сихерләнгән кош - "Мио, минем Мио" ( А.Линдрген);
  • Керәшен кызы - "Микулай" (Н.Гыйләҗев);
  • Лилия - "Ак чәчәкләр кебек..." (Р. Аюпов 2021);
  • Сәгыйдә - "Сөннәтче бабай" (Р.Әюпов). һ.б.[1]

Гаилә хәле үзгәртү

Ире - Фәнил Фәйзуллин (26.08.1989, тумышы белән Тәтеш районыннан), "Казан егетләре" группасы солисты, җырчы. Беренче тапкыр алар 2006 елда «Сандугач керде күңелгә» фестивалендә танышалар: Алсу инде анда бер җиңеп, сеңлесен алып килгән була, ә Фәнил узган елны бу бәйгедә дипломант булган.[3]

«Фәнил җырлагач, аның тавышына таң калдым һәм әнигә кайтып сөйләгәнемне дә хәтерлим. Иң беренче тавышына гашыйк булганмындыр», – Алсу ире Фәнил турында.[3]

Көллияттә укыганда очраша башлыйлар. 2012 елның 7 июлендә өйләнешәләр. 2013 елның 19 августында яшьләрнең Әмирхан исемле малайлары туа. 2020 елның 6 февралендә алар икенче мәртәбә ата-ана булалар: Фәнил белән Алсуның Гомәр исемле малайлары туа.[2]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры сайты
  • Интертат
  • Instagram социаль челтәре
  • ТАТМЕДИА Шәһри Казан: театр, 7 май 2016

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү