Рәфис Корбан

татар драматургы, балалар шагыйре, сәнгать эшлеклесе

Рәфис Корбан, чын исеме Рәфис Харис улы Корбановтатар драматургы, балалар шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Шәйхи Маннур, Абдулла Алиш һәм Фатих Хөсни (2023)[1] исемендәге әдәби премияләр иясе, Татарстан Язучылар берлеге рәисе (20122016).

Рәфис Харис улы Корбанов

Рәфис Корбан, 2023 ел
Псевдонимнар: Рәфис Корбан
Туу датасы: 1 гыйнвар 1957(1957-01-01) (67 яшь)
Туу урыны: Кече Битаман, Биектау районы, ТАССР, РСФСР, ССРБ
Ватандашлык: ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: шагыйрь, драматург
Иҗат итү еллары: 1977 - х. в.
Юнәлеш: балалар әдәбияты, драматургия, публицистика
Иҗат итү теле: татар
Премияләр: Шәйхи Маннур премиясе
Абдулла Алиш премиясе
Фатих Хөсни премиясе
Бүләкләр: Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

Ул 1957 елның 1 гыйнварында Татарстанның Биектау (элекке Дөбъяз) районы Кече Битаман авылында дөньяга килә. Башлангыч белемне туган авылында ала. Күршедәге Зур Битаман авылында урта мәктәпне тәмамлагач, 1974 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә.

1977 елда университетның өч курсын тәмамлап, «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясенә эшкә урнаша, икенче елны Буага китеп, ике елга якын «Байрак» исемле төбәк газетасында эшләп ала. 1980 елдан ул янәдән Казанда: шәһәрнең автозаправкалар идарәсендә рәссам, 1982 елдан 1989 елга кадәр Татарстан радиосында башта музыкаль тапшырулар, аннан балалар өчен тапшырулар һәм әдәби тапшырулар редакцияләрендә эшли. 1989 елдан соң төрле газета-журнал редакцияләрендә — «Салават күпере»ндә, «Идел»дә, «Әдәби җомга» газетасында, Татарстан язучыларының әдәби фонды идарәсендә, «Заман» төрек-татар газетасында, «Шәһри Казан»да төрле җаваплы вазифаларны башкара, Казан дәүләт курчак театрының әдәби бүлек мөдире, «Мәгариф» милли нәшрияты мөхәррире, Татарстан китап нәшриятының китап тарату бүлеге мөдире хезмәтендә була.

Аннан соң Рәфис Корбан Татарстан китап нәшриятында матур әдәбият һәм балалар әдәбияты редакцияләренә җитәкчелек итә.

2007 елның 6 февралендә Салих Сәйдәшев исемендәге ТР ДЗКЗда шагыйрьнең 50 еллык юбилеена багышлаган әдәби-музыка кич үтә.

2012 елның 18 маенда узган Татарстан Язучылар берлегенең җыенында ул рәис булып сайлана.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү