Олы Битаман

(Зур Битаман битеннән юнәлтелде)

Олы Битаман (Зур Битаман)Татарстан Республикасының Биектау районындагы авыл.

Олы Битаман
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Большебитаманское сельское поселение[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Большебитаманское сельское поселение[d][1]
Почта индексы 422725
Карта

Халык саны — 612 тирәсендә. Почта индексы — 422725.

Зур Битаман һәм Кече Битаман авыллары тарихы

үзгәртү

Алат юлы (элекке Казан ханлыгы җирләрендә Нугай юлы, Гәреч юлы, Җөри юлы, Алат юлы дигән административ-территориаль бүленеш булган) өстендәге Битаман авылы Казан ханлыгы чорында ук булган. Битаман авылы Казан өязенең теркәү кенәгәсендә телгә алына. Алат юлы өстенә утырган Битаман авылының 1622 елда булуы турында бер тарихи җыентыкта искә алына.

Д. А. Корсаков (XVIII йөз) хезмәтендә Битаман авыллары турында мәгълүмат бар. Зур Битаман авылында 60 ясаклы һәм 9 керәшен татары, ә Кече Битаманда 30 йомышлы татар яшәгән. 17661861 елларда үткәрелгән Генераль ызанлау документларында авыл Пошалым һәм Ашыт сулары ярына урнашкан Олы Битаман, Битаман Пошалым дип искә алына. А. Артемьев китабындагы мәгълүматларга караганда, Ашыт суы янындагы Зур Битаман авылында 63 хуҗалык булып, анда 256 ир-ат һәм 263 хатын-кыз гомер кичергән. Битаман, ягъни Кече Битамандагы 33 хуҗалыкта 110 ир-ат һәм 99 хатын-кыз көн күргән. Н. Н. Вечеслав белешмәсендә Битаман авыллары телгә алына. Зур Битаман авылында 51 йорт булып, анда 283 ир-ат һәм 272 хатын-кыз көн иткән, мәчет, мәдрәсә, җил тегермәне эшләгән. Халык Зур Битаман җәмгыятенә кергән. Пошалым суы янына утырган Битаман авылы халкы Зур Битаман авылы җәмгыятенә кергән һәм анда 53 хуҗалык булган. И. А. Износков Зур Битаманны болай сурәтли: «Сумка суы янына, Гәреч сәүдә юлының уң ягына урнашкан авыл ике аерым бистәдән оешкан: Зур Битаман һәм Битаман Пошалым (Пошалым пүчинкәсе). Авылда борынгы язулы кабер ташы сакланган. Авылдагы 112 хуҗалыкта ислам динендәге 340 ир-ат һәм 357 хатын-кыз көн итә. Шул ук вакытта яңа чукындырылган, ләкин кире ислам диненә кайткан 11 ир-ат һәм 3 хатын-кыз да яшәгән. Халыкның тормыш-көнкүреше бай».

Зур Битаман авылыннан чакрым ярым ераклыкта гына урнашкан Ювас авылының да Зур Битаман белән бәйләнеше бар. Ювас авылы И. А. Износков тарафыннан болай телгә алына: «Ювас суы янындагы Битаман, Ювас авылы Гәреч сәүдә юлының уң ягына утырган. Авылдагы 83 хуҗалыкта ислам динендәге 218 ир-ат һәм 242 хатын-кыз булган». 1898 елгы хезмәттә Зур Битаман һәм Пошалым суы янын-дагы Битаманда татарлар яшәгәнлеге искәртелә. К. П. Берстель белешмәсендә күрсәтелгәнчә, Зур Битаман авылында барлыгы 375 татар кешесе гомер иткән.

Тел галимәсе Н. Б. Борһанова мәгълүматларына караганда, Зур Битаман һәм Кече Битаман авыллары халкы июнь ахырында, күршедәге Ювас, Әсән, Бикнарат, Кодаш, Зур Көек, Олы Рәс, Кече Рәстәгеләр белән бергәләшеп, Кушкапка җыены бәйрәм иткән. Аны икенче төрле Кушнарат җыены дип тә атаганнар.

Авыл атамасының килеп чыгышы турында риваять

үзгәртү

Зур Битаман халкы авыл атамасының килеп чыгышы турында берничә риваять сөйли.

Күп еллар элек Ашыт елгасының бер борылышына Битаман исемле кеше тегермән салган. Тора-бара бу тирәгә кешеләр күчеп килгәннәр һәм авылга Битаман исеме биргәннәр.

Икенче риваять изгеләр белән бәйле. Күрше авылда ике изге кеше яшәгән. Бу кешеләр үлгәч, алар күмелгән җирдән ике чишмә агып чыккан. Шулар хөрмәтенә бер авылны Бәк-сәр, ә икенчесен Битаман дип атаганнар.

Зур Битаман авылы урынында элек чирмешләр, ягъни мари халкы вәкилләре дә яшәгән булырга мөмкин. Иске мәктәп урынында казу эшләре башкарганда, кеше сөякләре чыккан. Олы буын сөйләвенә караганда, бу урында чирмеш зираты булган.

Демография

үзгәртү
Халык саны
1859 1897 1908 1920 1926 1938 1949 1958 1970 1989 2002 2010
521 965 1086 1105 1304 1308 1117 912 879 655 684 612

Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.

Күренекле кешеләр

үзгәртү

  • Алмаз Гыймадиев (1972), язучы, журналист, Шәйхи Маннур (2001), Абдулла Алиш (2007), Шәүкәт Галиев (2022) премияләре лауреаты.

Табигать һәм тирә-юнь

үзгәртү

Зур Битаман авылы тирәсендә күренекле елга — Ашыт суы. Шарлавык дип, Ашытның шарлап аккан урыны аталган. Ашытта тагын Ат казаны исемен йөрткән урын билгеле. Авылдан арырак Ашытта су коена торган урын Бору атамасы алган. Ашыт тирәсендәге Киленнәр, Мәтәүкә, Кече Битаман чишмәләре Ашыт елгасының суын тулыландырып торалар.

Ашыт суының борылып аккан урыннарына Сапый боруы, Пәттери боруы дигән исемнәр биргәннәр. Күлләрдән Аккош күле, Сәйфи күле, Нәркис күле, Гали күле, Әхәт күле, Шәйхел күлен атарга мөмкин.

Киленнәр чишмәсе

үзгәртү

Киленнәр чишмәсе атамасының килеп чыгышын халык болай аңлата. Явыз Иван Казанны яулап алганнан соң, татар халкын көчләп чукындыру башлана. Чукындыручылар килгәнне ишеткән хатын-кызлар бала-чагалары белән шушы чишмә буенда яшәгәннәр. Шул сәбәпле кизләү Киленнәр чишмәсе исеме алып калган. Авылның барлык халкы да качып өлгерә алмаган. Авыл башында яшәгән кайбер гаиләләрне көчләп чукындырганнар.

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.8 °C -10.8 °C -5.7 °C 4.6 °C 13.5 °C 18.4 °C 20.4 °C 17.8 °C 12.2 °C 4.5 °C -4.6 °C -10 °C 4.1 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 4.1 °C.[3]

Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү
  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
  • Рухи башкалабыз: Мәшһүр татар авыллары / Ф.Г. Гарипова. – Казан: Мәгариф, 2005, - 247 б.