Илиодор Износков

Илиодор Износков (Илиодор Александр улы Износков, 15 август 1835(1835-08-15), Кукмара, Мамадыш өязе, Казан губернасы, Россия империясе1917, Санкт-Петербург, Россия империясе) — тарихчы, математикачы, хакыйкый дәүләт киңәшчесе (1883). Казан губернасы халык укуханәләре инспекторы (1871-1874), директоры (1874-1879), Казан реаль училищесы директоры (1889-1896), Изге Синод обер-прокуроры каршындагы махсус йөкләмәләр буенча түрә (1896-1907). Идел буе халыкларын христианлаштыру, Казан төбәге тарихы буенча фәнни хезмәтләр авторы.

  1. http://istmat.info/files/uploads/55542/1881_adres-kalendar_kazanskoy_gubernii.pdf
Илиодор Износков
Туган 15 август 1835(1835-08-15)
Кукмара, Мамадыш өязе, Казан губернасы, Россия империясе
Үлгән 1917
Санкт-Петербург, Россия империясе
Яшәгән урын Щапов урамы, Казан[1]
Ватандашлыгы Россия империясе
Әлма-матер Казан Император университеты
Һөнәре этнолог