«Салават күпере» (журнал)

(«Салават күпере» журналы битеннән юнәлтелде)

«Салават күпере» журналы — балалар өчен татар телендә чыга торган журнал, «Бәллүр каләм» (1999, 2011, 2021) бәйгесе, Татарстан Язучылар берлегенең А. Алиш исемендәге махсус премиясе (2005) лауреаты. 1990 елдан бирле нәшер ителә.

Салават күпере
Формат

балалар өчен рәсемле айлык журнал


Нәшер итүче

Татмедиа АҖ

Нигезләнгән

1990

Тел

татар

Төп офис

420012, Казан ш., Мөштәри ур., 14

Тиражы

2022 (7) ― 10 700

ISSN

0868-4545


Веб-сайт: http://salavatkupere.ru/

Тарих үзгәртү

Журналны 1989 елда язучы Зиннур Хөснияр уйлап таба. Аның беренче саны 1990 елның март аенда чыга. Соңгы 20 ел эчендә Зиннур Хөснияр аның баш мөхәррире, филиал җитәкчесе вазифаларын башкара. 2022 елда баш мөхәррир ― Зилә Фәйзуллина.

Эчтәлек үзгәртү

Журнал битләрендә күренекле татар балалар язучылары әсәрләре (Зиннур Хөснияр, Ләбиб Лерон, Рөстәм Мингалим, Равил Фәйзуллин, Вакыйф Нуриев, Роберт Миңнуллин һ. б.), халык әкиятләре, әйләнә-тирә дөнья хәлләре, мәшһүр шәхесләрнең тормышы һәм эшчәнлеге турында материаллар даими басылып килә. Аерым татар балалар язучысы яки шагыйренә багышланган махсус саннар нәни укучылар тарафыннан зур шатлык белән каршы алынды. Алар кызыклы, мавыктыргыч матур кечкенә китапчыклар рәвешендә дөнья күрде. Мәсәлән, күренекле татар әдипләре Шәүкәт Галиев, Роберт Миңнуллин, Равил Фәйзуллин, Разил Вәлиев, Рөстәм Мингалим, Рабит Батулла китапчыклары шундыйлардан санала.

Журналда аның беренче саннарыннан алып талантлы рәссамнар белән уңышлы һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек оештырылды. Алар арасында И. Әхмәдиев, Н. Әлмиев, Ф. Якупов, Ф. Муллахмәт, Ю. Денисов, И. Воробьев, А. Айсена, С. Привина, Ф. Хасьянова, Л. Золондинова, З. Мөхәммәтҗанова, С. Ибраһимова, А. Үтәгәнов, Р. Шәмсетдинов, Ә. Йосыпова һ.б.

Сылтамалар үзгәртү