Зиннур Хөснетдинов, Зиннур Зыятдин улы Хөснетдинов, әдәби псевдонимы Зиннур Хөснияр (1961 елның 18 июле, ССРБ, РСФСР, Биектау районы, Бикнарат) — язучы, «Сәхнә» журналының баш мөхәррире, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2001), Ш. Маннур, Ф. Хөсни (2001), Г. Исхакый (2008) исемендәге әдәби, М. Сәлимҗанов исемендәге театр (2019), М. Җәлил исемендәге Республика яшьләр (2009) премияләре лауреаты[1]. Татарстанның Язучылар (1990 елдан) һәм Театр әһелләре (2017 елдан)[2] берлекләре әгъзасы.

Зиннур Хөснияр

Тугач бирелгән исеме: Зиннур Зыятдин улы Хөснетдинов
Псевдонимнар: Зиннур Хөснияр
Туу датасы: 18 июль 1961(1961-07-18) (62 яшь)
Туу урыны: ССБР байрагы СССР, РСФСР, ТАССР, Биектау районы, Бикнарат
Ватандашлык: ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: язучы, мөхәррир
Иҗат итү еллары: 1989—х. в.
Юнәлеш: проза
Иҗат итү теле: татар теле
Дебют: «Таң ата да кич була» (1989, ТКН)
Премияләр:
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
Муса Җәлил премиясе
Марсель Сәлимҗанов премиясе
Шәйхи Маннур премиясе
Гаяз Исхакый премиясе

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1961 елның 18 июлендә Татарстан АССР Биектау районы Бикнарат авылында туган. Әтисе Зыятдин — балта остасы, тимерче; әнисе Һәдия күмәк хуҗалыкта эшләгән. Зур Битаман урта мәктәбен (1978), Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаган. Дүртенче курста укыганда «Ялкын» балалар журналы редакциясендә бүлек мөхәррире булып эшли башлый. 19851987 елларда армиядә хезмәт итә, Брест шәһәрендә офицерлар мәктәбен тәмамлый. Армиядән соң 1989 елга кадәр «Татарстан» радиосында әдәби-драматик тапшырулар редакциясе мөхәррире, аннары Татарстан китап нәшриятында мөхәррир булып эшли.

1989 елның октябрендә З. Хөснияр инициативасы буенча Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә һәм «ПОИНТ» совет-фин уртак предприятиесе (җитәкчесе – эшмәкәр-журналист Солтан Сәлимҗанов) ярдәмендә балалар өчен төсле-бизәкле «Салават күпере» журналы оештырыла, 1990 елның 1 мартында нәшер ителә башлый[3][4]. 1997 елда ул зур тиражлы «Таһир-Зөһрә» гаилә газетасын, бер елдан соң «Җүләр чак» яшьләр газетасын, «Әбүгалисина» медицина газетасын, «Яучы» социаль – көнкүреш газеталарын оештыра[5]. 2001 елда «Сәхнә» исемле театр һәм эстрада журналына нигез салына.

2001 елда ««Ак Барс» нәшрият йорты» исемендә коммерцияле нәшрият (ҖЧҖ) оештыра һәм З. Хөснияр тарафыннан гамәлгә куелган барлык басмалар үзе директор булган әлеге нәшриятта басыла. Әлеге нәшрият йорты татар һәм рус телләрендә нәфис әдәбият һәм дини китаплар да бастыра.

Иҗаты үзгәртү

Студент елларында институтның «Илһам» әдәби-иҗат түгәрәгендә актив катнаша, түгәрәкнең җитәкчесе була. Хикәяләр, повестьлар яза, аларның егермеләбе ТКНда 1989 елда чыккан «Таң ата да кич була» беренче җыентыгына кертелгән. Беренче хикәяләрендә автор авыл җиренә, гади эшче халыкка дан җырлый.

«Тәгәри китте язмышлар» (1991) исемле проза җыентыгы, «Терсәк сугышы» (2001) һәм «Эттән туган» (2003) романнары авторы. «Два билета на трагедию» (2007), «Хуш, авылым!» (2011), «Гарасат» (2014) кебек романнарында әхлак нигезләре таркала-җимерелә барган хәзерге чынбарлыктагы гыйбрәтле вакыйгаларның, кешеләр арасындагы каршылыклы мөнәсәбәтләрнең фәлсәфи асылын ачарга омтыла[6]. Балалар әдәбиятында да актив эшли, алар өчен хикәяләр, әкиятләр, пьесалар яза. 19962004 еллар арасында кече яшьтәге балалар өчен биш китабы басылып чыккан.

2018 елда «Кичү: хикәяләр, повестьлар, роман-дилогия» (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2012), «Гарасат: роман-дилогия» (Казан, «Хозур» нәшрияты 2014) һәм «Көмеш чыбыркы: повестьлар һәм романнар» (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2016) китаплары өчен Тукай премиясенә тәкъдим ителгән булган[7].

Китаплары үзгәртү

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Гаилә хәле үзгәртү

Өйләнгән. Хатыны Нурия: 1986 елның августында өйләнешкәннәр. Кызы Зилә (Зилә Яз), «Салават күпере», «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире[9]; улы Булат.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү