Сәхнә (журнал)
«Сәхнә» («Сәхнә» журналы) — Казанда татар телендә нәшер ителүче, татар сәнгатен һәм төрки дөньяның мәдәни тормышын яктыртучы театр һәм эстрада журналы, айлык басма. Дамир Сираҗиев премиясе лауреаты (2022) [2].
Басманың директоры - баш мөхәррире – Зиннур Хөснияр (Зиннур Хөснетдинов).
Сәхнә | |
Tөр |
татар сәнгатен яктыртучы журнал |
---|---|
Формат |
A4 (60 х 84 1/8, 210 х 295). |
| |
Гамәлгә куючы |
«Татмедиа» ААҖ |
Нигезләнде |
2002 |
Тел | |
Төп офис |
Казан, Декабристлар ур.,2 |
Тиражы | |
ISSN | |
| |
язылу индексы |
16852 |
Веб-сайт: http://sahne.ru/ |
Тарих
үзгәртү2002 елдан чыга. Беренче елында төсле тышлы аклы-каралы, төсле вкладышлы газета буларак нәшер ителгән. Басманы башлангыч чорында Туфан Миңнуллин җитәкли.
Бүлекләре
үзгәртүТатар композиторлары | Сәхнәләрдә ниләр бар |
Бу - тарих | Алкышлар |
Интервью | Премьера |
Афәрин | Вакыйга |
Кадерле кадр | Бәйрәм |
Респект | Сәяхәт |
Киңәш казаны | Мә, мәзәк[3] |
Тематика
үзгәртүТатарстанның, төрки дөньяның театр һәм мәдәни тормышын яктыртучы айлык төсле журнал.
Аудитория
үзгәртүЖурнал киң катлам укучыга юнәлдерелгән. Һөнәри театр һәм эстрада сәнгате вәкилләре, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар арасында аеруча популяр. Андагы язмалар өлкән, урта буын вәкилләре өчен дә, яшьләр өчен дә кызыклы[4].
Таратылу
үзгәртүТатарстанда һәм татарлар яшәгән Россия төбәкләрендә.
Таратылу чаралары
үзгәртү- Язылу, ирекле сату.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Гөлназ Әхтәмҗанова. Зиннур Хөснияр «Сәхнә» журналының төркемнәренә 40 мең кеше язылганын әйтте. Татар-информ, 24.01.2024
- ↑ Премия им.Д.Сиразиева. 2022 елның 29 март көнендә архивланган. Министерство культуры Республики Татарстан, 28.03.2022
- ↑ Сәхифәләр саннан-санга үзгәреп торырга мөмкин
- ↑ Журналның рәсми сайтында, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2015-07-14
Сылтамалар
үзгәртү- Журналның рәсми сайты 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
- «Сәхнә» журналы каршында «яшь тәнкыйтьчеләр мәктәбе» оештырыла(үле сылтама)