Алмаз Борһанов
Алмаз Борһанов, Борһанов Алмаз Атлас улы (1989 елның 26 ноябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Лениногорск районы, Бәкер) — драма актеры, Камал театры артисты (2017 елдан).[1]
Алмаз Борһанов | |
Туганда бирелгән исеме: |
Борһанов Алмаз Атлас улы |
---|---|
Туу датасы: | |
Туу җире: | |
Һөнәре: |
драма актеры |
Гражданлыгы: | |
Активлык еллары: |
2017 — х. в. |
Театр: |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1989 елның 26 ноябрендә Татарстанның Лениногорск районы Бәкер авылында туа. Гаиләдә биш бала үсәләр, Алмаз иң кечкенәсе була. Бик яшьләй әтисез кала. Әнисенә берүзенә генә биш баланы тергезергә туры килә.[2]
Алмаз кечкенәдән башлап үзен төрле өлкәләрдә сынап карый. Бәләкәй вакытта аучы булырга хыялланган. Әтисе - Атлас абый - исән чакта хобби буларак аучылык һәм балык тоту белән шөгыльләнгән, бу коралга улын да күнектергән. Атлас абый аучылар, балыкчылар берлекләрендә теркәлеп торган, ел саен көзен даими рәвештә үрдәкләр, кабан дуңгызлары алып кайткан һәм берничә тапкыр Алмазны да үзе белән ала тора булган. Мәктәптә укыганда сәнгать белән дә мавыга, әмма урта мәктәпнең 9нчы сыйныфын тәмамлагач, СПТУга эретеп ябыштыручыга укырга керә. Һөнәри училищены тәмамлагач, үзенең белгечлеге буенча эшли.[2]
"Белемнәрем җитәрлек үзе. Мәктәпне тәмамлагач, мин эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштердем. Башлангыч сыйныфларда музыка да укыта алам. Массажист булып та эшли алам. Театрда эшли башлаганчы, эретеп ябыштыручы идем. Вакыт-вакыт туйлар алып барып, җырлап та йөрдем," - Алмаз Борһанов үзе турында.[3]
Бервакыт танышу сайтында бер кыз белән аралаша башлый һәм Казанга күченеп килә. Казанга килү белән югары белем алу турында сорау баса. Шулай итеп, 2013 елда Алмаз Казан дәүләт мәдәният институты театраль факультетының режиссура һәм актерлык осталыгы кафедрасына кино һәм театр актеры белгечлегенә укырга керә. Аны 2017 елда тәмамлый һәм Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына эшкә алына.[4]
Театр
үзгәртү2013 елда Казан дәүләт мәдәният институтына керергә ниятли, әмма барысы да беренче тапкырдан килеп чыкмый. Иң элек Салават Фәтхетдинов курсына кереп карый, булмый. Инде кайтып китәм дигәндә генә, Салават абый аны Фәрит Бикчәнтәев янына кертеп җибәрә. Ул вакытта Алмаз аның кем икәнен белми дә иде...[3]
2017 елның августында Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының коллективына кушыла. Ул беренче уйнаган спектакльләр "Агыла да болыт агыла" һәм "Тормышмы бу?.." булалар. Тамашачыга күбрәк Айдар Җаббаровның "Хуш авылым"дагы Сөләйман абый һәм Чыңгыз Айтматовның "Мәңгелек буран" спектаклендәге Яшь Буранлы Идегәй образлары буенча таныш.
Беренчесенә тукталганда, иң башта "Хуш авылым" документаль спектаклендәге үз роленә Алмаз кискен карый, бу аның өчен белмәгән, күрмәгән нәрсә була. Әмма соңрак, авылларга чыга башлагач, геройларыбыз белән танышкач, ул эшкә кереп китә һәм бу бик тә уңышлы тәҗрибә булып чыга: күпләр өчен Алмаз нәкъ бу роленнән соң "ачылып" китә.[3]
Репертуар
үзгәртүРепертуарында 20гә якын роле бар.
- РОМАНС КИЧӘСЕ. РӨСТӘМ ЯХИН;
- «Хуш авылым. Хыяллар» Айдар Җаббаров;
- «Бичара кыз» Габдрахман Ильяси — Сәхибә;
- «Сагынырсызмы?..» Артур Шәйдулла — Наил;
- «Санаулы кичләр» Александр Володин — Слава;
- «Исәнмесез!?..» Мансур Гыйләҗев — Күрше авыл кешеләре;
- «Мәңгелек буран» Чыңгыз Айтматов — Яшь Буранлы Идегәй ;
- «Тормышмы бу?..»;
- «Хуш авылым» Айдар Җаббаров;
- «Әтәч менгән читәнгә» Аяз Гыйләҗев — Хәйдәр;
- «Өйләнәм.tat» Илгиз Зәйниев — Гали;
- «Сүнгән йолдызлар» Кәрим Тинчурин — Егет;
- «Дәрсе гыйбрәттер театр...» Рүзәл Мөхәммәтшин — Марсель Салимҗанов;
- «Ак калфагым төшердем кулдан..» Илдар Юзеев — Стилист;
- «Агыла да болыт агыла» Хәсән Туфан, Туфан Миңнуллин;
- «Көтәм сине...» Илгиз Зәйниев — Санитар;
- «Хуҗа Насретдин» Нәкый Исәнбәт, Саадалла Ваннус — Бистә халкы;
- «Дон Жуан» Жан-Батист Мольер — Раготен һ.б. [1]
Фотосурәтләр
үзгәртү-
Алмаз Борһанов сәхнәдә
-
Алмаз Борһанов катнашындагы яңа проект
-
Алмаз Борһанов "Хәерле көн, Татарстан" тапшыруында (сулда)
Шулай ук карагыз
үзгәртүСылтамалар
үзгәртү- Новый проект. Алмаз Бурганов. - YouTube
- 🥕🍖Алмаз Борһановтан гади генә түгел, ә шигъри.. | Татарский театр имени Камала (ТГАТ им.Г.Камала)
- Алмаз Борһанов белән әңгәмә - YouTube
- Алмаз Борһанов: «Салават Фәтхетдинов курсына керә алмадым. Ул мине Фәрит Бикчәнтәев янына кертеп җибәрде» 2022 елның 2 апрель көнендә архивланган.
- Хәерле көн, Татарстан! | Рузия Мотыйгуллина һәм Алмаз Борһанов | 2.11.2018 - YouTube
Чыганаклар
үзгәртү- ТАТ МЕДИА: Заман сулышы // Лениногорскиның тагын бер егете Галиәсгар Камал театрында эшли башлады
- Алмаз Бурганов - актёр - биография - российские актёры театра - Кино-Театр.Ру
- СӘХНӘ журналы, 26 март 2021 // Алмаз Борһанов
- Камал театры сайты
- ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН гәзите, Лилия Гыймазова, 24 март 2021 // Алмаз Борһанов: «Салават Фәтхетдинов курсына керә алмадым. Ул мине Фәрит Бикчәнтәев янына кертеп җибәрде»
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 Бурганов Алмаз Атласович - Татарский государственный Академический театр имени Г.Камала
- ↑ 2,0 2,1 Алмаз Борһанов: «Бәләкәй вакытта аучы булырга хыяллана идем»
- ↑ 3,0 3,1 3,2 Алмаз Борһанов: «Хәзерге драматурглар катлаулы әсәр язарга, бер әсәр язып, бөек булырга тырыша – безнең драматургиянең фаҗигасе шунда»
- ↑ ТАНЫШ БУЛЫГЫЗ Театрыбызның яңа артисты... | •••БикЗәй•••