Фәннүр Мөхәммәтҗанов

Фәннүр Мөхәммәтҗанов, Мөхәммәтҗанов Фәннүр Фәнис улы (1992 елның 22 марты, Россия Федерациясе, Татарстан, Мамадыш районы, Урта Кирмән) — драма актеры, Камал театры артисты (2012 елдан).[1] «Тантана» премиясе (2019), «TATAR сүзе» бәйгесе (2021), Муса Җәлил исемендәге республика премиясе (2023) лауреаты.

Фәннүр Мөхәммәтҗанов
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Мөхәммәтҗанов Фәннүр Фәнис улы

Туу датасы:

22 март 1992(1992-03-22) (32 яшь)

Туу җире:

Россия Федерациясе, Татарстан, Мамадыш районы Урта Кирмән

Һөнәре:

драма актеры

Гражданлыгы:

Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

2012 — х. в.

Театр:

Камал театры

Бүләк һәм премияләр:

«Тантана» премиясе - 2019
Муса Җәлил премиясе (2023)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
"Галиябану" спектаклендә (сулда)
 
"Тантана" премиясендә, бүләкләнүдән соң
 
Фәннүр Мөхәммәтҗанов балык тотуда
 
Фәннүр Мөхәммәтҗанов гаиләсе белән

1992 елның 22 мартында Татарстанның Мамадыш районы Урта Кирмән авылында туа. Кечкенәдән бирле космонавт яки футболист булырга хыялланса да,[2] шигърият белән мавыгып үсә. 6нчы сыйныфта укыганда Тукайның «Шүрәле»сен укытучы кушмаган килеш үзе ятлап чыга.[3]

"Бүлмәгә бикләнеп, үземчә әсәрне рольләргә бүлеп укуым истә", - Фәннүр Мөхәммәтҗанов.

Аның сыйныф җитәкчесе - Ренат Хәйруллин - Фәннүрне иҗатка тарткан кешеләрнең берсе була. Мәктәптә укыганда ук Фәннүр шигырьләр яза башлый, алар район газетасында басылалар. Казанга килеп шигырь бәйгесендә катнашкан чаклары да була аның. Шулай ук ул туган әбисеннән дә азрак тәҗрибә алып үсә. Әтинең әнисе Хәлимә апа электән үк мөнәҗәтләр яза торган була. Ачлык елларын искә төшереп, үз язмышына багышлап язган. Соңрак, Фәннүрнең әтисе - Фәнис абый - 49 яшендә фаҗигале төстә бу дөньядан китеп баргач, аңа багышлап та мөнәҗәт чыгара.

2008 елда, урта мәктәпнең 9нчы сыйныфын тәмамлагач, концертлар алып баручы булу нияте белән, ул Казан театр укуханәсенә укырга керә. Остазлары бик яхшы була. Актёрлык осталыгы буенча Фәрит Бикчәнтәев һәм Илгиз Зәйниев укытса, шигърият, әдәбият буенча Хәлим абый Җәләлов белән Илдус Әхмәтҗанов белем биргәннәр.[2]

Фәннүр укуханәне 2012 елда тәмамлый һәм аларны курсы белән Әтнә театрына җибәрәләр. Әмма бу вакытта Фәннүрне ул чакта баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев Казанга чакырып кала. Фәннүр бу тәкъдимне кабул итә һәм Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына эшкә алына.[3]

"Монда сине беләләр, әйдә эшләп кара", - Фәрит Бикчәнтәев.[3]

2018 елда Татар китап нәшрияте сайты өчен Хәсән Туфанның шигырьләре аудиокитабын яздыра.[4]

2019 елда Гаяз Исхакыйның «Тормышмы бу?..» спектаклендəге Галиəкбəр роле өчен "Эпизодик роль" номинациясендә "Тантана" премиясе лауреаты була.[5]

Хәзерге вакытта өйләнгән, кызы бар.

Театр үзгәртү

2012 елның августында Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының коллективына кушыла.[1] Әмма театрдагы эшчәнлеген инде укуханәдә укыганда ук башлый. Ул беренче уйнаган спектакль "Зәңгәр шәл" була. «Мәхәббәт FM»дагы Илдус роле белән тамашачыга күренә.

Камал театрының 110 сезон алдыннан Фәннүргә Мирхәйдәр Фәйзинең "Галиябану" спектаклендәге Хәлил ролен тапшыралар. Фәннүр моңа башта ышанмый да, Илгиз Зәйниев (режиссер) шаярта дип уйлый. Әмма барысының да чын икәненә төшенгәч, Фәннүр эшкә тотына. Ул уйнаган образ аңа якын була: икесе дә авыл балалары, икесе дә байлар, икесенә дә оялчанлык, хөрмәт хисе, тапкан мәхәббәтеңне югалтудан курку хас. Репетиция вакытында кыенлыклар туса да, Фәннүр бу рольне яхшы уйный һәм бу бик тә уңышлы тәҗрибә булып чыга: күпләр өчен Фәннүр нәкъ бу тамашадан соң "ачылып" китә.[3]

"Репетиция башлангач, партнерым Гүзәл Гюлвердиевага якын килергә дә ояла идем. Ул бик үткен, әйткәнне тиз эләктереп ала белә. Аның белән уйнау рәхәт. 20 яшьтән узгач, мәхәббәтнең дә нәрсә икәнен аңлыйсың", - Фәннүр Мөхәммәтҗанов

Хәзерге вакытта тамашачыга нәкъ шул образы, Гаяз Исхакыйның "Тормышмы бу?.." спектаклендәге мулла роле, "Җилкәнсезләр" һәм "Агыла да болыт агыла" тамашалары буенча таныш.[1]

Репертуар үзгәртү

Репертуарында 30га якын роле бар.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Фотосурәтләр үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү