Артур Шәйдуллин

драма актеры, Камал театры артисты
(Артур Шайдуллин битеннән юнәлтелде)

Артур Шәйдуллин, Шәйдуллин Артур Ралиф улы (1991 елның 21 августы, СССР, РСФСР, Татарстан, Казан) — актер осталыгы һәм пластика буенча педагог, режиссер, сценарист, драма актеры, Әтнә драма театры (2012-2013), Камал театры артисты (2013 елдан).[1]

Артур Шәйдуллин
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Шәйдуллин Артур Ралиф улы

Туу датасы:

21 август 1991(1991-08-21) (32 яшь)

Туу җире:

СССР, РСФСР, Татарстан, Казан

Һөнәре:

драма актеры

Гражданлыгы:

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

2012 — х. в.

Театр:

Камал театры

Бүләк һәм премияләр:

"Мәдәнияттәге казанышлары өчен" Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының күкрәк билгесе

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
"Хәерле көн, Татарстан" тапшыруында (сулдан беренче)
 
Артур Шайдуллин пластика белән шөгыльләнә
 
Артур Шайдуллин сәхнәдә
 
Артур Шайдуллин

1991 елның 21 августында[2] Татарстанның Казан шәһәрендә туа. 1998 елда Казан шәһәренең 16нчы санлы гимназияга укырга керә. Беренче сыйныфта укыганда ук театр түгәрәгенә йөри башлый,[3] җитәкчесе Роза апа Ибәтова була. Ул Артурны иҗат юлына бастыра, аңа тел байлыгын үстерүгә этәргеч була. Үзе Артур Камал театрында булган премьераларны карап үсә, төрле чараларда катнаша, ә театр тиздән аның хоббисына әверелә.[4]

11нче сыйныфка җиткәч, ул аңа алкышлар ошавын, үзенең мин сәхнәдә булырга теләвен, тамашачы өчен уйныйсым килүен аңлап ала. Мәктәпне тәмамлагач, аның каршында уку йорты сайлау мәсәләсе баса. Күп уйланулардан соң, ул барыбер театр юнәлешен сайлый һәм Казан театр укуханәсенең драма һәм кино актеры факультетына укырга керә.[3] Остазлары бик яхшы була. Актёрлык осталыгы буенча Фәрит Бикчәнтәев һәм Илгиз Зәйниев укытса, шигърият, әдәбият буенча Хәлим абый Җәләлов белән Илдус Әхмәтҗанов белем биргәннәр.

Артур укуханәне 2012 елда тәмамлый һәм аларны курсы белән Әтнә театрына җибәрәләр. 2013 елда исә ул Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына эшкә алына.

Артур укыганда ук биюгә омтыла, хәзерге вакытта пластик биюләр белән мавыга. 2016 елда Салават Юзеев төшергән «Киллер» дигән кыска метражлы фильмда төшә.[4]

Театр үзгәртү

2012 елдан алып 2013 елга кадәр Әтнә театрында эшләп ала. 2013 елның августында Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының коллективына кушыла.[1] Әмма театрдагы эшчәнлеген инде укуханәдә укыганда ук башлый. Әлбәттә, үзенең эшчәнлеген күмәк күренешләрендә катнашу белән башлап җибәрә. Төрле жанрларда уйнарга ярата.[5]

Хәзерге тамашачыга күбрәк Нәкый Исәнбәтнең "Миркәй белән Айсылу" дагы тискәре Замир Дәүлие, Илгиз Зәйниевның "Бию пәрие" спектаклендәге Сәйдәш һәм “Кәҗә, сарык һ.б.”дагы Бүре образлары буенча таныш.[1]

"Минемчә, актер бар жанрда да уйный белергә тиеш. Ә хыялдагы рольгә килгәндә, Рудольф Нуриевны уйнарга телим, яки берәр аждаһаны", - Артур Шайдуллин.[5]

Репертуар үзгәртү

Репертуарында 25кә якын роле бар.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү