Төп менюны ачу

Чистай районы башлыгы, сенатор Илдус Әхмәтҗанов белән бутамаска

Илдус Әхмәтҗанов
Илдус Әхмәтҗанов.jpg
Туган телдә исем Илдус Хәниф улы Әхмәтҗанов
Туган 19 июнь 1950(1950-06-19) (69 яшь)
Баулы районы Татар Кандызы авылы
Яшәгән урын Достоевски урамы, Казан[1]
Милләт татар
Һөнәре театр артисты
Бүләк һәм мөкәфәтләре Татарстанның Муса Җәлил исемендәге премиясе (1988);
Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2000)

Илдус ӘхмәтҗановГалиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты.

Тормыш юлыҮзгәртү

Илдус Әхмәтҗанов 1950 елныңның 19 июнендә Баулы районы Татар Кандызы авылында туа. 1973 елда Ленинград театр институтын (ЛГИТМиК) тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Сәхнә эшчәнлеге белән бергә татар теленә пьесалар тәрҗемә итә, нәфис сүз остасы. Көчле төрле драматик һәм көлкеле рольләр иҗат итүче артист.

Илдус Әхмәтҗанов — Татарстанның Муса Җәлил исемендәге премиясе һәм Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2000), Татарстанның халык артисты, Русиянең атказанган (2013)[2] артисты.

РольләреҮзгәртү

  • Педро — «Канлы күләгәләр» (Г.Боровик)
  • Рәүф — «Ике килен килендәш» (Х.Вахит)
  • Дионис — «Ташлама утны, Прометей!» (М.Кәрим)
  • Максим — «һаваларда йолдыз» (М.Горький буенча)
  • Шәйхел — «Татар хатыны ниләр күрми» (Г.Ибраһимов)
  • Закир — «Банкрот» (Г.Камал)
  • Габдулла Тукай — «Без китәбез, сез каласыз» (Т. Миңнуллин)
  • Бостан — «Ахырзаман» (Ч.Айтматов)
  • Ялчыгол — «Ай тотылган төндә» (М.Кәрим)
  • Бәдри — «Галиябану» (М.Фәйзи)
  • Әхмәтҗан — «Зөләйха» (Г.Исхакый)
  • Ислам — «Әни килде» (Ш.Хөсәенов)
  • Гаделша — «Су төбендә сөйгәнем» (З.Хәким)
  • Субра — «Идегәй» (Ю.Сафиуллин)
  • Задорожный — «Урланган мәхәббәт» (И.Франко)
  • Диоген — «Баскетболист» (М.Гыйләҗев) һ.б.

ИскәрмәләрҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү

ЧыганакларҮзгәртү

  • Илялова И.И. Галиәсгар Камал театры артистлары. Биографик белешмәлек. Тулыландырылган икенче басма. Татарстан китап нәшрияте, Казан, 2005 ел.