Илдус Тәлгат улы Әхмәтҗанов
Камал театры артисты Илдус Әхмәтҗанов белән бутамаска
Илдус Әхмәтҗанов | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Илдус Тәлгат улы Әхмәтҗанов |
Туган | 20 июль 1966 (54 яшь) ТАССР Чистай |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты |
Һөнәре | сәясәтче |
Сәяси фирка | Бердәм Русия |
Бүләк һәм премияләре | |
Илдус Әхмәтҗанов, Илдус Тәлгат улы Әхмәтҗанов, рус. Ахметзянов Ильдус Талгатович (1966 елның 20 июле, Чистай, ТАССР, РСФСР, ССРБ) — хуҗалык эшлеклесе, сәясәтче, Чистай районы башлыгы (2010-2014), РФ Федераль Мәҗлесенең Федераль шурасы әгъзасы (ТР Дәүләт шурасыннан Татарстан вәкиле) (2014 елның 1 октябреннан). «Бердәм Русия» сәяси фиркасе әгъзасы.
Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү
1966 елның 20 июлендә Татарстан АССР Чистай шәһәрендә туган. Чистай совхоз-техникумын кызыл дипломга (1988), «икътисадчы-менеджер» белгечлеге буенча ЛИНК халыкара менеджмент институтын (Бөекбритания Ачык университеты) (2002), «инженер-конструктор» белгечлеге буенча А.Н. Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетын (2004) тәмамлаган.
1984-1986 елларда хәрби хезмәттә булган.
Хезмәт юлыҮзгәртү
- 1988-1989 Чистай-совхоз-техникумы ВЛКСМ комитеты сәркатибе.
- 1989-1992 Казан шәһәре Вахитов районы азык-төлек сәүдәсе идарәсенең «Темп» кооперативында: әгъза (1989-1990), рәис урынбасары (1990-1992).
- 1992-1996 Чистай шәһәре «Чистай ЛТД» ЧҖИ каршындагы «Торговый дом» магазины директоры.
- 1996-2010 Чистай шәһәре «Универсалторг» оешмасында: күмәртәләп-ваклап сату оешмасы ҖЧҖ коммерция директоры (1996-1999), генераль директор (1999-2005), холдинг ширкәте директорлар шурасы рәисе (2005-2010).
- 2010-2014 Чистай районы башлыгы.
- 2014 елда V чакырылыш ТР Дәүләт шурасы депутаты итеп сайлана.
- 2014 елның 1 октябреннан РФ Федераль Мәҗлесенең Федераль шурасы (РФ ФМ ФШ) әгъзасы, 2015 елның октябреннан РФ ФМ ФШ каршындагы агросәнәгать һәм табигатьне файдалану мәсьәләләре буенча шура әгъзасы.
ХезмәтләреҮзгәртү
Чистай шәһәрен РФ туристлык «энҗесе»нә әйләндерү максатыннан кабул ителгән «Чистай-2020» («Чистай шәһәр-музей») программасы [1].
Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү
ГаиләсеҮзгәртү
Хатыны Сәндия, эшмәкәр[2]
- өч кызы .