Төп менюны ачу

Фуат Вәлиев (15 май 1921(1921-05-15), Мәскәү, Совет Русиясе[d]11 октябрь 1984(1984-10-11) (63 яшь), Казан, РСФСҖ, ССҖБ) — сәнгать белгече, мигъмар, тарих фәннәре нәмзәте (1966), сәнгать белеме докторы (1984). 1947-1957 елларда «Татгипронефтьпроект» институтының мигъмарият-төзелеш бүлеге башлыгы. ТАССР МШ каршындагы Махсус фәнни-реставрация остаханәсендә баш мигъмар (1957-1959). 1959-1969 елларда ССҖБ ФА КФ Тел, әдәбият һәм тарих институтында. 1971-1981 елларда Мари политехника институты укытучысы. 1981 елдан ТАССР халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү министрлыгының баш рәссамы; 1982-1984 елларда ТАССР җирле сәнәгать министрлыгы киңәшчесе.[2]

Фуат Вәлиев
Туган 15 май 1921(1921-05-15)
Мәскәү, Совет Русиясе[d]
Үлгән 11 октябрь 1984(1984-10-11) (63 яшь)
Казан, РСФСҖ, ССҖБ
Әлма-матер Киев милли төзелеш һәм мигъмарият университеты[d]
Балалар Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова[1]

ИскәрмәләрҮзгәртү