Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова

Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова (2 гыйнвар 1952(1952-01-02) (72 яшь), Казан, РСФСР, СССР — , ) — сәнгать белгече, сәнгать белеме докторы (1998), ТРның атказанган фән эшлеклесе (2007). 1976-2001 елларда ТР ФАнең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында, 2001 елдан ТР ФАнең Тарих институтында, баш фәнни хезмәткәр (2004). Татарстанның гамәли бизәлеш, монументаль-гамәли бизәлеш сәнгатенә, борынгы сәнгать тарихы һәм теориясе, хәзерге рәссамнар иҗатына караган хезмәтләр авторы.[2]

Сурәт
Җенес хатын-кыз
Ватандашлык  СССР
 Россия
Туу датасы 2 гыйнвар 1952(1952-01-02) (72 яшь)
Туу урыны Казан, РСФСР, СССР
Ата Фуат Вәлиев[1]
Эш урыны Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты
Әлма-матер Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты
Гыйльми дәрәҗә профессор
Академик дәрәҗә сәнгать фәннәре докторы[d]
Бүләкләр
 Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

1952 елда Казанда туган[3].

1974 елда Казан инженер-төзелеш институтының архитектура факультетын тәмамлый (хәзер Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты). Г. Ибраһимов исемендәге СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы (СССР КФАН) Тел, әдәбият һәм тарих институты аспирантурасында укуын дәвам итә . 1984-1985 елларда Н. Н. Миклухо-Маклай исемендәге СССР ФА Этнография институтында фәнни стажировка уза (җитәкчесе — С. И. Вайнштейн).

«Совет Татариясенең монументаль-декоратив сәнгате һәм аның халык традицияләре» (1980, сәнгать белеме кандидаты) темасына кандидатлык диссертациясен, шулай ук «Татарстанның декоратив сәнгате, милли гореф-гадәтләрнең чыганаклары, хәзерге заман үсеше тарихы» темасына докторлык диссертациясен яклый[4] (1998, сәнгать белеме докторы).

1985-2001 елларда — СССР КФАНның Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре, 2001-2004 елларда - әйдәп баручы фәнни хезмәткәр.

2001-2004 елларда Г. Ибраһимов исемендәге Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре.

2004-2014 елларда - Ш. Мәрҗани исемендәге ТР ФА Тарих институтының иҗтимагый фикер тарихы һәм ислам белеме бүлегенең баш фәнни хезмәткәре. 2014 елдан бүгенге көнгә кадәр - шул ук институтның диннәр тарихы һәм иҗтимагый фикер бүлеге баш фәнни хезмәткәре.

2010-2014 елларда Казан инженер-төзелеш институтының архитектура теориясе һәм тарихы кафедрасы профессоры булып эшли.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Татарский энциклопедический словарь. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998—703 с.

Тышкы сылтамалар үзгәртү