Алия Карачурина, Алия Равил кызы Карачурина, ( 1996 елның 6 гыйнвары, Башкортстан Республикасы, Чишмә) – эстрада җырчысы, «Татар моңы» һәм Рәшит Ваһапов исемендэге яшь башкаручылар конкурсы лауреаты

Алия Карачурина
Туган телдә исем Алия Равил кызы Карачурина
Туган 6 гыйнвар 1996(1996-01-06) (28 яшь)
Башкортстан Республикасы, Чишмә районы Чишмә
Милләт татар
Ватандашлыгы РФ
Һөнәре жырчы
Җефет Ришат Төхвәтуллин
Балалар улы Алим (2024 елның 10 апрелендә туган)[1][2].
Ата-ана
  • Равил Әгләм улы (әти)
  • Миләүшә Хаҗимөхәммәт кызы (әни)

Биография үзгәртү

1996 елның 6 гыйнвары, Башкортстан Республикасы, Чишмә авылында туа. Әтисе, Равил Әгләм улы, төзү өлкэсендә эшли; әнисе, Миләүшә Хаҗимөхәммәт кызы, балалар бакчасында тәрбияче булып эшли; абыйсы Илшат (1991 туган елы). Чишмә гимназиясенэ 2004 елда укырга керә, беррәттән музыка гимназиясендэ белем ала. Фортепиано сыйныфын тәмамлый. Гимназияне тәмамлаганнан соң 2014 елда Казан дәүләт мәдәният институтына укырга керэ (җитәкчесе - Венера Ганиева). Бугенге көндә 4 курс студенты.

Башкарган җырлары үзгәртү

  • “Әти-әнине зурлап”,
  • “Виноград”,
  • “Синнән башка”,
  • “Син кемнең бәхетле кояшы”,
  • “Мәхәббәт моңы”,
  • “Иртәдә генә торам”,
  • “Тәуге тапкыр”,
  • “Яшьлегем хыялы”,
  • “Алдандым язларга” һ.б.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

"Татар моңы" һәм Рәшит Ваһапов исемендэге яшь башкаручылар конкурсы лауреаты.

Искәрмәләр үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү