Ришат Төхвәтуллин

Ришат Төхвәтуллин, Ришат Айрат улы Төхвәтуллин (1989 елның 3 марты, ССРБ, РСФСР, БАССР, Туймазы районы, Карамалы-Гобәй) — эстрада җырчысы (лирик тенор), «Татар җыры» халыкара фестивале лауреаты, Башкортстанның (2018) һәм Татарстанның (2019) атказанган артисты.

Ришат Төхвәтуллин
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Ришат Айрат улы Төхвәтуллин

Туу көне

3 март 1989(1989-03-03) (35 яшь)

Туу урыны

ССРБ, РСФСР, БАССР Туймазы районы, Карамалы-Гобәй

Эшчәнлек еллары

2009 — х. в.

Дәүләт

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы

Моң

лирик тенор

Кораллар

фортепиано, гитара, баян

Жанрлар

эстрада

Хезмәттәшлек

Р. Ваһапов фонды

Лейбллар

TATAR MUSIC

Бүләкләр

Башкортстанның атказанган артисты
Татарстанның атказанган артисты

official_rishat

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1989 елның 3 мартында БАССР Туймазы районы Карамалы-Гобәй авылында туган. Әтисе Айрат Сөләйман улы, механизатор; әнисе Розалия Нурулла кызы, клуб мөдире; абыйсы Ренат (1986), сеңлесе Айгөл (1997). Октябрьскида музыка укуханәсенең хор бүлеген (җитәкчесе Галия Закир кызы Мусина, БР атказанган мәдәният хезмәткәре), Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясенең ялгыз җырлау факультетын (профессор Фәрзәнә Фәтхулла кызы Сәгыйтова, РФ һәм БР атказанган сәнгать эшлеклесе, классы) тәмамлаган (2013).

Иҗаты үзгәртү

Октябрьски музыка укуханәсенең 4нче курсында укыганда татар һәм башкорт җырын башкаручыларның «Дуслык моңы» төбәкара конкурсында 2нче урынны яулый. 2008 елда «Гәлсәр hандуғас» (Бәллүр сандугач) конкурсында катнашып, «Гармун моңы» җыры белән «Өмет» номинациясендә җиңү яулый. 4нче курстан концертлар белән тамашачы каршына чыга башлый. 2011 елда «Татар моңы» фестивалендә башкорт халык җыры «Элмәлек»не һәм татар халык җыры «Әллүки»не башкарып, 3нче урын ала. Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль лауреаты була. Рәшит Ваһапов фонды директоры Рифат Фәттахов җырчының беренче гастрольләрен оештыра.

Үзенең төркеме белән РФ төрле өлкәләрендә елына 130 концерт куя[1].

Альбомнары үзгәртү

  • 2016 — «Гомеремнең бер елы»[2]
  • 2017 — «Мин бәхетле»

Башкарган җырлары үзгәртү

  • Тыңлачы, сандугач
  • Карамалы Гобәй
  • Синнән башка
  • Сиңа кадәр
  • Зәңгәр күзле кызны сагынам
  • Мәхәббәтем
  • Кошлар кебек
  • Авыл көе
  • Туй теләкләре
  • Ярат чын йөрәгеңнән
  • Бүген ярат мине
  • Тургай
  • Күңелдә торналар тавышы
  • Абыема
  • Керим әле урманнарга
  • Казакъ кызы
  • Аккошлар мәхәббәте
  • Чын-чын әйтәмен
  • Агым суы
  • Әти-әнине зурлап
  • Ямьле җәй
  • Сыерчыгым
  • Мин еламыйм
  • Күзләреңә карыйм
  • Ялгыз агач
  • Син бит минем
  • Иң кадерле кешеләрем
  • Гомер буе көттем шул сөюне һ. б.[3]


Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

 
«Гомеремнен бер елы» альбомы. 2016
  • «Болгар радиосы»ның музыкаль премиясе
  • «Гәлсәр hандуғас» («Бәллүр сандугач») җыр бәйгесе — «Өмет» номинациясендә җиңүче
  • 2008 — татар-башкорт җырын башкаручыларның «Дуслык моңы» җыр бәйгесе — 2нче урын
  • 2011«Татар моңы» җыр бәйгесе — 3нче урын
  • Р. Ваһапов исемендәге халыкара «Татар җыры» фестивале — I дәрәҗә лауреат
  • 2014 — «Башкорт җыры» телевизион конкурсы — җиңүче («Тыңлачы, сандугач» җыры белән)
  • 2015 — «Башкорт җыры» телевизион конкурсы — җиңүче («Күзләреңне» җыры белән)
  • 2015 — «Идел» халыкара телевизион җыр бәйге-фестивале — «Тамашачы сөюе» бүләге
  • 2018Башкортстанның атказанган артисты[4].
  • 2019Татарстанның атказанган артисты[5].

Гаилә хәле үзгәртү

2023 елда өйләнгән.[6] Хатыны Алия Карачурина (Дүртөйле районының Чишмә авылында туган) Казан мәдәният һәм сәнгать университетында укыган. Ришат белән бер коллективта эшли, яшьләр дуэт белән җырлый.[7]. Улы Алим (2024 елның 10 апрелендә туган)[8][9].

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү