Искәндәр Хәйруллин
Искәндәр Хәйруллин, Искәндәр Илдар улы Хәйруллин (1974 елның 31 августы, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — драма актеры, Камал театры артисты. Татарстанның атказанган (2004), халык (2015) артисты. «Тантана» премиясе (2014, 2018, 2019), Тукай премиясе (2019) лауреаты.
Искәндәр Хәйруллин | |
---|---|
Туган телдә исем | Искәндәр Илдар улы Хәйруллин |
Туган | 31 август 1974 (50 яшь) ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан |
Яшәгән урын | Гаспралы урамы, Казан[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ РФ |
Әлма-матер | Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты |
Һөнәре | драма артисты |
Җефет | Айгөл Миңнуллина |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1974 елның 31 августында Казанда туган. Әтисе — Илдар Хәйруллин, РФ атказанган (1999), ТР халык артисты (1991). Әнисе — Алсу Гайнуллина, РФ халык артисты (1996), Тукай премиясе лауреаты (2013). Казан мәдәният һәм сәнгать академиясен (хәзер институт) тәмамлаган (Марсель Сәлимҗанов һәм Фәрит Бикчәнтәев студиясе[2], 1995).
1995 елдан Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли.
Хатыны - Камал театры артисты Айгөл Миңнуллина.
Иҗаты
үзгәртүСтудент чагында ук Г. Камал театры спектакльләрендә уйный, күмәк күренешләрдә катнаша.
Уйнаган рольләре
үзгәртү- Бальтазар — «Ромео һәм Джульетта» В. Шекспир
- Шәрәф — «Асылъяр» М. Фәйзи
- Андроньо — «Биюче» Лопе де Вега
- Кече ул — «Сукыр патша» Н. Хикмәт
- Треплев — «Акчарлак» А. Чехов
- Атиллио — «Гаугалы гаилә» Эд. де Филиппо
- Җирән чичән — «Җирән чичән һәм Карачәч сылу» Н. Исәнбәт
- Сәйяр — «Әни килде» Ш. Хөсәенов
- Интизар — «Саташкан сандугач» Р. Зәйдулла
- Франц — «Юлбасарлар» Ф. Шиллер
- Серый — «Мәхәббәт хатирәсе» Ф. Бүләков
- Альфред — «Казан егетләре» М. Гыйләҗев
- Фатыйх — «Беренче театр» Г. Камал
- Шәкүр — «Яра» А. Гыйләҗев
- Зәйнәгый - «Хуҗа Насретдин» Нәкый Исәнбәт
- Меддах - «Минем исемем Кызыл» Орхан Памук
- Ричард - герцог Глостер, соңыннан Ричард III - «Ричард III» В. Шекспир
- Гарәфи - «Банкрот» Галиәсгар Камал
- Вәлиәхмәт Габделхәтович - «Мулла» Туфан Миңнуллин
- Халәф - «Хан кызы Турандык» Карло Гоцци
- Миңлегали - «Зәңгәр шәл» Кәрим Тинчурин
- Оргон - «Тартюф» Жан Батист Мольер
- Марс - «Ут күршеләр» Салават Юзеев
- Учак Сәлахетдин - «Арбалы хатыннар» Зәки Зәйнуллин
- Бай егетләр - «Яшь йөрәкләр» Фәтхи Бурнаш
- Бармен - «Мылтык» Зөлфәт Хәким
- Шәрап сатучы - «Ханума» Авксентий Цагарели
- Тузенбах Николай Львович, барон, поручик - «Өч сеңел» Антон Чехов
- Гыйлемдар - «Кыю кызлар» Таҗи Гыйззәт
- Шүр-Шүр - «Җанкисәккәем» Туфан Миңнуллин
- Зимин яшь чакта, Зиминның оныгы - «Телсез күке» Зөлфәт Хәким
- Сехисмундо - «Тәкъдир» Педро Кальдерон (Ркаил Зәйдулла тәрҗемәсе)
- I Салих - «Казан сөлгесе» Кәрим Тинчурин
- Түзәр - «Кара чикмән» Геор Хугаев (Юныс Сафиуллин тәрҗемәсе)
- Вил - «Дивана» Туфан Миңнуллин
- Гайнулла Курамшин–Инзарский - «Гөлҗамал» Нәкый Исәнбәт
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- Татарстанның атказанган артисты (2004).
- Татарстанның халык артисты (2015).
- «Тантана» премиясе (2014) — «Камал театрында куелган «Банкрот» спектаклендә уйнаган роле өчен («Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә)».
- «Тантана» премиясе (2018) — ««Ак калфагым төшердем кулдан» (И. Юзеев) спектаклендә Тайфур Кормаш роле өчен».
- «Тантана» премиясе (2019) — ««Тормышмы бу?..» (Г. Исхакый) спектаклендə Хəлим роле өчен».
- 2019 — Тукай премиясе — «татар сәнгате үсешенә керткән өлеше һәм татар театры үсешендә зур роль уйнаган «Гөлҗамал», «Җирән чичән белән Карачәч сылу», «Кара чикмән», «Три сестры», «Дон Жуан» спектакльләрендә сәхнә образларын тудырган өчен»[3].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ https://jytely.info/kazan
- ↑ Камал театры сайтында, archived from the original on 2014-03-01, retrieved 2015-07-26
- ↑ Тукай премиясе лауреатлары 2019 елның 26 апрель көнендә архивланган.. intertat.tatar, 26.04.2019
Чыганаклар
үзгәртү- Буыннар әңгәмәсе. «Казань», март 2009.(рус.)
Сылтамалар
үзгәртү- Искәндәр Хәйруллин Камал театры сайтында 2014 елның 8 апрель көнендә архивланган.