Исмәгыйль Гаспралы урамы (Казан)
Исмәгыйль Гаспралы урамы (рус. улица Исмаила Гаспринского) — Казанның Вахит районында, Пеләтән бистәсендә урнашкан урам. Мәгърифәтче Исмәгыйль Гаспралы (1851-1914) исемен йөртә.
![]() | |
Кем/нәрсә хөрмәтенә аталган |
|
---|---|
Озынлык | 154 метр[1] |
Төбәк | Татарстан |
Шәһәр | Казан |
Халык саны, кеше | 116[2] |
Кисеп үтә |
Фатыйх Кәрим урамы һәм Нур Баян урамы |
Географиясе үзгәртү
Фатыйх Кәрим урамыннан башланып, Әхтәмов урамы йортларына барып җитеп тәмамлана.
Тарих үзгәртү
Хәзерге исемен 2001 елның 26 июненнән йөртә. Элекке исемнәре: Ватандашлар урамы (192?-2001), Кече Мишчән урамы (1920-елларның икенче яртысына кадәр).