Юныс Габдулла улы Сафиуллинтатар драматургы, артист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1996), СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

Юныс Сафиуллин
Туган телдә исем Юныс Габдулла улы Сафиуллин
Туган 18 октябрь 1947(1947-10-18) (76 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Яшел Үзән районы, Бакырчы
Яшәгән урын Татарстан урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Һөнәре драматург, артист
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1996)

Тәрҗемәи хәл үзгәртү

Юныс Габдулла улы Сафиуллин 1947 елның 18 октябрендә Татарстанның Яшел Үзән районы Бакырчы авылында туа. Акъегет сигезъеллык урта мәктәбен тәмамлагач, 1962 елда Казан театр училищесына укырга керә, аны 1966 елда уңышлы тәмамлый. Аны Республика күчмә театрына эшкә билгелиләр. Шул ук елда Совет Армиясенә хезмәткә алына, хезмәтен тутырып кайткач, янәдән Күчмә театрда актер булып эшли. 1976 елда А. В. Луначарский исемендәге Мәскәү дәүләт театр сәнгате институты (ГИТИС) каршында режиссерлар хәзерләүче икееллык Югары курсларны тәмамлый һәм 1981 елга хәтле Казан драма һәм комедия театрында актерлык эшен дәвам иттерә.

1981 елның февраленнән 2008 елга кадәр Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театры театрында башта актер, аннары театрның әдәби бүлек мөдире булып эшли[2].

Әдәби иҗаты үзгәртү

Ю.Сафиулла егермедән артык сәхнә әсәрләре. Аларның күпчелеге 1970 елларның башында язылган, ләкин берничәсе генә сәхнәләштерелгән. Шулардай «Әллә өйләнергә инде?!» (Татар дәүләт драма һәм комедия театры, 1977), «Менә без дә үсеп җиттек...» (Әлмәт драма театры, 1979), «Ни булган бу ирләргә?!» (Әлмәт драма театры, 1981), «Әбидә кунак егетләр» (Минзәлә драма театры, 1981), «Алмазбулат» (Татар дәүләт академия театры, 1981), «Ләйсән ире Хәсән» (Татар дәүләт академия театры, 1986) кебек драма әсәрләре әдәбият-сәнгать җәмәгатьчелеге һәм тамашачылар тарафыннан җылы каршы алынды. Автор үз әсәрләрендә кешеләрдәге әхлак, табигатькә мөнәсәбәт, бүгенге һәм киләчәк буыннар турында уйлану, мещанлыкның яңа формаларына каршы көрәш, мәхәббәт һәм гаилә мөнәсәбәтләренә җитди караш шикелле, замандашларыбызны тирәнтен кызыксындыра һәм борчый торган актуаль мәсьәләләрне күтәрә һәм шуларны үзенчәлекле сәнгать чаралары, әдәби образлар ярдәмендә үтемле итеп әйтеп бирергә омтыла. Аны драматург буларак таныткан әсәре – «Идегәй» дастаны (Н.Исәнбәт пьесасы буенча). 1983 елда Татарстан китап нәшриятында драматургның пьесалар җыентыгы («Менә без дә үсеп җиттек...») басылып чыкты.

Ю. Сафиуллин — 1982 елдан СССР Язучылар союзы члены. Әдәби бүлек мөдире булып эшләгәндә (2007 елга кадәр) ул татар театры шәхесләренә багышланган мемуар басмалар чыгарыша. “Татар театрына 100 ел”, Рәфкать Бикчәнтәев, Дамир Сираҗиев, Марсель Сәлимҗанов, Газиз Айдарский һәм Ринат Таҗетдиновка багышланган китаплар авторы һәм төзүчесе.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү