Республика татар күчмә театры
Республика татар күчмә театры, Татар дәүләт республика күчмә театры, рус. Татарский государственный республиканский передвижной театр — Татарстан АССР (1991 елдан Татарстан) Казан шәһәрендә 1944-1988 елларда эшләп килгән, 1988 елдан эшчәнлеген Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры исеме астында яңартып җибәргән татар театры.
Сәнгать җитәкчеләре:
Республика татар күчмә театры | |
тат. Respublika Tatar Kücmä Teatr | |
Нигезләнү датасы | 1933 |
---|---|
Дәүләт | Татарстан АССР |
Административ-территориаль берәмлек | Казан һәм Спас манарасы (Казан кремле) |
Алмаштырылган | Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры |
Гамәлдән чыгу датасы | 1988 |
Тарих
үзгәртүТатар авылларында электр, радио, телевидение булмаган чорда театр күңел ачу чарасы, башкала белән авыл бәйләнеше, идарәче фирка рупоры, идеологик тәрбияче булган. Татар театрының авылга килүе авыл кешеләре өчен еллар буе сөйли торган гайре табигый хәл булып торган. Артистларга үзләренә сәхнә эшчесе дә, костюмер, бутафор, гример да булырга туры килә. Көн саен яңа урында чыгыш ясарга кирәк була. Иң кыены — язгы-көзге пычракта бер авылдан икенче авылга, маршрутны өзмичә, күрсәтелгән вакытка барып җитү була: бердәнбер транспорт — колхоз рәисе биргән җигүле ат.
Колхоз филиалы
үзгәртү1933 елда, Октябрь инкыйлабының 16 еллык бәйрәменә туры китереп, алдынгы колхозчыларның Беренче Бөтенсоюз съезды карары һәм К. Тинчуринның шәхси инициативасы белән[1] Татар дәүләт академия театры каршында күчмә колхоз-совхоз филиалы оештырыла. Режиссер итеп Гали Ильясов билгеләнә. Труппаның төп нигезен Мәскәү татар театрыннан кайткан артистлар тәшкил итә. Гөлсем Болгарская (Әҗимова-Колмәмәт-Мостафина) (1891-1968), Гөлсем Камская (Ильясова) (1901-1975), Хәмит Колмәмәт (Әҗимов) (1895-1942), Мәҗит Илдар (Әбдүшев) (1898-1952), Ибраһим Шаһдалиев (1893-1973), Зариф Закиров, Бибинур Галиуллина (1907-1984), Газиз Гыйматов (1910-1978), Гомәр Камалов, Гыймади Хисамов һ.б. авыл театры тудыру эшендә башлап йөриләр. Соңыннан Фатих Нариманов, Габдулла Зәйнуллин, Мәрьям Рәхмәтуллина, Зөһрә Агишева, Хан Исмәгыйлов, Әзәл Яһүдин (1908-1997) труппага килеп кушыла. Театрның әзерләгән беренче спектакле — Кәрим Тинчурин белән Кави Нәҗминең күмәк хуҗалык төзелешенә багышланган «Булат бабай семьясы» спектакле. Тамаша 6-7 ноябрьдә Питрәч районы Шәле авылында күрсәтелә. Шул көннән башлап, бу бригада Академия театрының колхоз филиалы дип йөртелә.
Репертуар
үзгәртү- «Алты гашыйк» А. Арбузов (Гали Ильясов сәхнәләштергән)
- «Адашлар» Ильинский (Гали Ильясов сәхнәләштергән)
- «Ярату» Н. Сәлахов (Гали Ильясов сәхнәләштергән)
- «Хаҗи әфәнде өйләнә» Шәриф Камал (Гали Ильясов сәхнәләштергән)
- «Скапен хәйләләре» Жан-Батист Мольер (Ширияздан Сарымсаков сәхнәләштергән)
- «Шәмсекамәр» Мөхәммәт Әблиев (Г. Уральский, С. Булатов сәхнәләштергән)
Балтач
үзгәртү1937 елны Гали Ильясов кулга алына. Филиал труппасы җитәкчесез кала. 1938 елның 22 октябрендә ТАССР ХКШ боерыгы белән колхоз филиалы мөстәкыйль 6нчы санлы колхоз-совхоз театры дип атала һәм Балтачка күчерелә.
Арча
үзгәртү1939 елның 14 декабрендә, Балтачтан башка районнарга бару җайсыз дигән сылтау белән, театр филиалы Балтачтан Арчага күчерелә. Элекке тәмәке фабрикасы бинасын чистартып, шунда декорация эшләп, спектакль әзерлиләр.
1938 елда театр филиалы директоры һәм сәнгать җитәкчесе итеп Әсгать Мәҗитов билгеләнә. Казан театр техникумын тәмамлаган Сәет Шәкүров, Вера Минкина, Зәйтүнә Хәлиуллина филиалда эшли башлый.
Артистларның бер өлеше Бөек Ватан сугышына алына. Г. Зәйнуллин, Г. Хисаметдинов, Фаикъ Камал (Г. Камал улы) 1943 елда фронтта һәлак булла. З. Хәлиуллина сугышта зенитчы була.
Репертуарда
үзгәртү- «Кайту» Риза Ишморат
- «Сөеклеләр» Шакир Мәҗитов
- «Патриотлар семьясы» Гамир Насрый
- «Серле казна» Таҗи Гыйззәт һ.б. кечерәк күләмле пьесалар
Буа
үзгәртү1942 елда, Татарстанның кара җирле районнарына хезмәт күрсәтү өчен, театр филиалы Буага күчерелә[2]. Труппада барлыгы 9 кеше кала: Хан Исмәгыйлов, Газиз Гыйматов, Бибинур Галиуллина, С. Сәгыйтов, Мәрьям Рәхмәтуллина, Зәйнәп Камалова (Г. Камалның сеңлесе), Вера Минкина, Асия Әхмәтҗанова, Әсгать Мәҗитов.
Күчмә театр
үзгәртү1944 елның октябрь аенда Буа театры Казанга күчерелә. «Татар дәүләт республика күчмә театры» дип атала башлый. Даими бинасы булмау сәбәпле, театр Казанда гел күченеп йөри: баштарак элекке «Болгар» номерларының кухнясы бирелә, соңрак Нурулла мәчетенең келәте, Бауман урамында ике бүлмә, Казан кирмәненең Спас манарасындагы кысан келәт бүлмәсе.
Сугыш беткәч, фронтовик артистлар З. Хәлиуллина, З. Туишева, Т. Кичүбаев, М. Хәмзин, Ф. Юнысов, А. Әбдерәшитов, Г. Нигъмәтуллин һ.б. кайта. 1944 елда баянчы Тәүфыйк Йосыпов эшкә урнаша.
1946 елда Әсгать Мәҗитов вафатыннан соң, режиссер итеп Габдулла Йосыпов билгеләнә.
1950 еллар башыннан күчмә театр гастрольләргә чыга башлый: Урал шәһәрләре, Казакъстан далаларындагы чирәм җирләр бистәләре.
Труппага Х. Хәмзин, Сәет Мөхәрләмов, Рокыя Кушловская, Гариф Хөснуллин, Салих Әхмәров, Кәримә Нуруллина, Касыйм Шамил, Мәрьям Сульва (Кугушева), Мөнирә Шаһидуллина, Казан театр укуханәсен тәмамлаган Гата Нуруллин, Люция Фарсина, Фердинанд Фарсин, Сания Исмәгыйлева кушыла.
1960—1970елларда Казан театр укуханәсен тәмамлап, Наил Шәйхетдинов, Венера Хөснетдинова, Марсель Җаббаров, Нуриәхмәт Сафин, Ләлә Гыйләҗева (Миңнуллина), Нуретдин Нәҗмиев килеп кушыла. Исламия Мәхмүтова, Земфира Досаева, Һаҗәр Шәкүрова, Әнәс Галиуллин, Роза Хәбибрахманова (шофер итеп) эшкә алына.
1952-1975 театр директоры Мөхәммәт Хәмзин, 1975 елдан Сәет Шәкүров.
1956-1962 театрның баш режиссеры Кәшифә Тумашева, 1962 елдан Равил Тумашев (Кәшифә Тумашеваның улы).
Төрле елларда режиссер булып П. Исәнбәт, 1966-1970 Л. Садриев, Г. Хөсәенов, 1974-1978 Р. Бикчәнтәев, 1978-1985 Ф. Хәбибуллин, Р. Батулла, Д. Сираҗиев эшли. Егерме елга якын (1984-2002) театр директоры булып Роберт Әбелмәмбәтов эшли.
Репертуарда
үзгәртү- «Яшьләр алдатмыйлар» Мирхәйдәр Фәйзи
- «Тормыш җыры» Мирсәй Әмир
- «Күңел дәфтәре» Гамир Насрый
- «Украина далаларында» А. Корнейчук
- «Мәшәкатьле ай» Н. Задонский
- «Көн дә-көн дә бәйрәм булмый» Н. Задонский
- «Яшенле яңгыр» Александр Островский
- «Бирнәсез кыз» Алексей Островский һ.б.
Тинчурин театры
үзгәртү- Төп мәкалә: Тинчурин театры
1988 елдан стационар театр, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры исемен ала.
Театрның хәзерге бинасы (М. Горький урамы, 13) 1986 елда, Камал театры үзе өчен төзелгән махсус бинага (Татарстан урамы, 1) күчкәч, бирелә[3].
1988-1991 елларда баш режиссер Дамир Сираҗиев, 1993 елдан баш режиссер – Рәшит Заһидуллин (1964).
2002 елдан театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов (1966).
Чыганаклар
үзгәртү- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
Әдәбият
үзгәртү- И. Илялова. Театр имени Тинчурина. Казан: ТКН, 2002.
- Хәлил Мәхмүтов. Театр тарихы турында. «Мәйдан», 2007 ел, № 9.
- Айгөл Әхмәтгалиева. Син - тормышның үзе. «Мәйдан», 2007 ел, № 9.
- Күчмә театр турында сәхифә. «Сәхнә», 2003 ел, № 5.
Сылтамалар
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Тинчурин театры сайтының «Театр турында» бүлегенең «Театр тарихы» сәхифәсендә
- ↑ Буа татар драма театры «Татар иле» мәгълүмати-ресурслы татар социаль челтәрендә, archived from the original on 2016-03-06, retrieved 2016-08-07
- ↑ Тинчурин театры үз йортына кайтты