Рәфкать Бикчәнтәев
Рәфкать Әхмәтҗан улы Бикчәнтәев — татар сәхнәсенең остасы, актер һәм режиссер.
Рәфкать Бикчәнтәев | |
---|---|
Туган телдә исем | Рәфкать Әхмәтҗан улы Бикчәнтәев |
Туган | 10 февраль 1924 Казан |
Үлгән | 27 гыйнвар 1975 (50 яшь) Казан |
Милләт | татар |
Җефет | Наилә Гәрәева |
Балалар | Фәрит Бикчәнтәев |
Бүләк һәм премияләре | |
1924 елда октябрендә Казанда җиде балалы гаиләдә дөньяга килә[1]. 1949 елда Мәскәүдә театр институтын тәмамлый һәм Татар яшьләр театрында эшли башлый. 1950 елда Татар академия театрына күчә. 1960 еллардан спектакльләр куя башлый.
1971 елда Республика күчмә театрына (бүгенге К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры) режиссер булып китә. Шул ук вакытта Казан театр училищесында укыта.
Театрдагы рольләре
үзгәртү• Гофмаршал — «Мәкер вә мәхәббәт» (Ф.Шиллер)
- Әпсәләм — «Беренче мәхәббәт»
- Марс — «Рәхим итегез!»
- Гайфи — «Күк капусы ачылса» (Х.Вахит)
- Сираҗетдин — «Банкрот» (Г.Камал)
- Нигъмәтҗан — «Гөлҗамал»
- Абдулич — «Һиҗрәт» (Н.Исәнбәт),
- Мочтак — «Чаткылар» (Т.Гыйззәт)
- Исак — «Яшь йөрәкләр» (Ф.Бурнаш)
- Кәрим — «Җиргә тапшырылган серләр» (А.Гыйләҗев)
- Николино — «Бәйрәм кичендә» (Эд. де Филиппо)
- Җантай — «Гүзәлем Әсәл» (Ч.Айтматов) һ.б.
• Жанрны оста тоеп, күптөрле үткен характердагы трагик һәм комик образлар иҗат иткән күренекле артист.
Спектакльләр
үзгәртүР.Бикчәнтәевнең Г.Камал театрында куелган спектакльләре:
- «Беренче мәхәббәт»
- «Рәхим итегез!»
- «Кайда соң син?»
- «Күк капусы ачылса» (Хәй Вахит)
- «Җиргә тапшырылган серләр» (Аяз Гыйләҗев).
Тинчурин театрында:
- Айгөл иле (Мостай Кәрим әсәре буенча)
Дәүләт бүләкләре һәм мактаулы исемнәр
үзгәртүГ.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Хәй Вахитнең "Беренче мәхәббәт" драмасын сәхнәгә куйганы өчен Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була (1960)
Кинематограф
үзгәртүКинодагы иң билгеле эше – герой-шагыйрь Муса Җәлил турында төшерелгән Моабит дәфтәре нәфис фильмында (Ленфильм, 1968 ел) Шәфи Алмас роле.
Хәтер
үзгәртү- 2024 елның 27 февралендә Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылы мәдәният йортына исеме бирелгән[2].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Гөлүзә Ибраһимова. Рәфкать Бикчәнтәевнең бертуганы искә ала: Ул килеп керсә, йорт эче үзгәреп китә иде. Татар-информ, 28.02.2024
- ↑ Гөлүзә Ибраһимова. Фәрит Бикчәнтәев Түбән Бәрәскә мәдәният йортына әтисе исеме бирелү турында: Гаилә бәйрәме. Татар-информ, 27.02.2024
Сылтамалар
үзгәртү