Ширияздан Сарымсаков
Ширияздан Мөхәммәтҗан улы Сарымсаков (1912 елның 12 мае — 2001 елның 1 гыйнваре) — татар театрының режиссеры, Татарстанның һәм Россиянен атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор. Камал театрында Кәрим Тинчуринның «Җилкәнсезләр» пьесасын куйган өчен 1958 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе белән бүләкләнгән.
Ширияздан Сарымсаков | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Ширияздан Мөхәммәтҗан улы Сарымсаков |
Туган | 12 декабрь 1912 Атбасар, Акмола өлкәсе, Дала генерал-губернаторлыгы[d], Россия империясе |
Үлгән | 1 гыйнвар 2001 (88 яшь) Казан, Татарстан |
Яшәгән урын | Николаев урамы, 5[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() ![]() ![]() |
Әлма-матер | Казан театр укуханәсе |
Һөнәре | режиссер |
Җефет | Галия Булатова |
Бүләк һәм премияләре | ![]() |
Тәрҗемәи хәле үзгәртү
Ширияздан Мөхәммәтҗан улы Сарымсаков 1912 елның 12 декабренда Казакъстандагы Акмола өязенең Атбасар шәһәрендә туа. Башлангыч белем алгач, ул Казанга килә һәм 1928 елда Татар театр техникумына укырга керә, 1930 елда аны тәмамлагач, Мәскәүдәге Үзәк театр техникумында укый. Мәскәү татар театрында рольләр башкара. Бер елдан яңа ачылган Дәүләт театр сәнгате институтына (ГИТИС) күчә һәм, 1936 елда институтның режиссерлык факультетын тәмамлап, Казанга эшкә кайта. 1944 елдан Казан театр училещесындә актёр осталыгына өйрәтә. 1966 елга кадәр ул Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында режиссер булып эшли; 1941— 1944 ел сезонында һәм 1952 — 1958 елларда театрның баш режиссеры вазыйфасын үти.
Ш.М.Сарымсаков 2001 елның 1 гыйнварында Казанда вафат була, Яңа бистә зиратында җирләнә.
Иҗади эше үзгәртү
Татар дәүләт академия театрында утыз ел эшләү дәверендә Ш.Сарымсаков татар, рус һәм чит ил драматургларының җитмештән артык пьесасын сәхнәгә куя. Аның тарафыннан сәхнәләштерелгән Н.Гогольнең «Ревизор», А.Островскийның «Төшемле урын», М. Горькийның «Вәхшиләр», Н. Погодинның «Мылтыклы кеше», М. Әблиевнең «Шәмсекамәр», К. Тинчуринның «Зәңгәр шәл», Ә. Фәйзинең «Тукай», Т. Гыйззәтнең «Шомлы көннәр», «Чаткылар» спектакльләре татар театры тарихында күренекле урын алалар.
Ш. М. Сарымсаков төрле елларда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Нәҗип Җиһановның «Ирек», Мансур Мозаффаровның «Галиябану», Җәүдәт Фәйзинең «Башмагым» һәм «Тапшырылмаган хатлар» музыкаль спектакльләрен сәхнәгә куя, Казан киностудиясендә «Салих Сәйдәшев», «Туган як моңнары» фильмнарын иҗат итә.
Ш. Сарымсаков зур педагогик эшчәнлек алып бара – 20 ел дәвамында Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының режиссура кафедрасын җитәкли.
Дәүләт бүләкләре һәм мактаулы исемнәр үзгәртү
Режиссерлык эшләре өчен ТАССРның, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәр бирелә. 1958 елда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Кәрим Тинчурин пьесасы буенча куелган «Җилкәнсезләр» спектакле өчен Ш.Сарымсаков, уйнаучы актерлар һәм бизәүчеләр Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.
Гаиләсе үзгәртү
Хатыны Галия Булатова (01.01.1900 — 08.08.1988), драма актрисасы, РСФСР халык артисты[2].
Искәрмәләр үзгәртү
- ↑ бирелмәләр нигезе
- ↑ Рабит Батулла. Урыннары җәннәттә булсын. К.: «Рухият» нәшрияты, 2014. 725нче биттә. ISBN 975-5-897-05-105-5