Төп менюны ачу

Вера Егор кызы Минкина (1918 елның 9 сентябре2011 елның 20 сентябре) — татар артисткасы, Татарстанның һәм Русиянең халык артисты.

Вера Минкина
Вера Минкина.jpg
Туган телдә исем Вера Егор кызы Минкина
Туган 9 сентябрь 1918(1918-09-09)
Бахта, Чистай районы, Татарстан
Үлгән 20 сентябрь 2011(2011-09-20) (93 яшь)
Казан, Татарстан
Яшәгән урын Жуковски урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия байрагы Русия
Әлма-матер Казан театр укуханәсе
Һөнәре актёр
Эш бирүче Галиәсгар Камал исемендәге Татар театры
Балалар улы Марсель
кызы Диләрә[2]

Ул 1918 елның 9 сентябрендә Чистай районының Бахта авылында дөньяга килә. Казанга килеп Театр техникумына укырга керә, аны 1938 елда тәмамлый. Иҗат юлын Республика татар күчмә театрында башлый. 1952 елдан исә ул — Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артисткасы. Биредә ул 60 тан артык ел хезмәт итә.

Артистка 2011 елның 20 сентябрендә Казанда вафат булды[3].

РольләрҮзгәртү

Спектакль Драматург Башкарган роле
«Кыз урлау» Мостай Кәрим Уңганбикә
«Дошманнар» Максим Горький Полина
«Зәңгәр шәл» Кәрим Тинчурин Ма-лай
«Зифа» Нәкый Исәнбәт Кәләмзә
«Чаткылар» Таҗи Гыйззәт Гыйльмениса
«Беренче театр» Галиәсгар Камал Факиһә
«Кол» Гильерме Фигейредо Мелита
«Баһадирлар» Николай Погодин Мария Ильинична
«Күк капусы ачылса» Хәй Вахит Бибиәсма
«Әбиләргә ни җитми» Флорид Бүләков Хөлә
«Моңлы бер җыр» Туфан Миңнуллин Ана
«Җимерелгән бәхет» Александр Островский Степанида
«Яшь йөрәкләр» Фәтхи Бурнаш Екатерина
«Әлдермештән Әлмәндәр» Туфан Миңнуллин Хәмдебану
«Гөргөри кияүләре» Туфан Миңнуллин Палый

Вера Минкина шулай ук «Зифа оныгы – Ришат», «Хәзинә» нәфис фильмнарында төшкән.

ИскәрмәләрҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү