Гөлсем Болгарская
татар сәхнәсенең күренекле остасы, ТАССР халык, РСФСР атказанган артисты
Гөлсем Болгарская, тулы исеме Өммегөлсем Муса кызы Әжимова-Колмәмәт-Мостафина (1891-1968) — татар сәхнәсенең күренекле остасы, ТАССР халык, РСФСР атказанган артисты (1926).
Гөлсем Болгарская | |
---|---|
Туган телдә исем | Өммегөлсем Муса кызы Әжимова-Колмәмәт-Мостафина |
Туган | 15 октябрь 1891 Казан |
Үлгән | 10 гыйнвар 1968 (76 яшь) Казан |
Күмү урыны | Яңа бистә зираты |
Ватандашлыгы | Россия империясе СССР |
Һөнәре | актер |
Эш бирүче | Галиәсгар Камал исемендәге Татар театры |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Балалар | Фирдәвес Болгарская |
Бүләк һәм премияләре | ТАССР халык актрисасы, РСФСР атказанган артисты |
Тормыш юлы
үзгәртүГөлсем Болгарская 1896 елның 15 октябрендә Казан каласында туа.
Театрда эшләвен 1910 елда «Сәйяр» труппасында башлый. Труппада эшли башлагач, артист тормышының барлык авырлыкларын кичерә. Аңа берүк спектакльдә берничә рольләр дә башкарырга туры килә.
Яз җитү белән, без, ачлыкка интеккән артистлар, пароходның 4нче классында мичкәләргә утырышып, Идел буендагы шәһәрләргә гастрольләргә чыгып китә идек. Берәр шәһәргә барып җиткәч, без гадәттә иң җүн номерлар эзләп, бөтен труппага бер бүлмә ала идек. Ул вакытларда спектакль куярга рөхсәт алу бик авыр иде. Төрле хәйләкәр юллар уйлап чыгарырга туры килә иде. Җыелган акчаларның аз булуы төрле кыенлыклар тудыра иде. Кая гына барсак безне өметсезлек һәм акчасызлык көтеп тора иде. Гөлсем Болгарская хатирәләре
|
Гөлсем Болгарскаяның иҗади үсешенә Габдулла Тукай, Галиәсгар Камал, Фатих Әмирхан, Гафур Коләхмәтов һәм Шәриф Камалның алдынгы фикерләре зур йогынты ясаганнар.
1968 елның 10 гыйнварында Казанда вафат, шәһәрнең Яңа бистә зиратында җирләнә.
Гаиләсе
үзгәртү- Ире - Хәмит Колмәмәт
- Кызы - Фирдәвес Болгарская
- Кияве - Әнвәр Бакиров
Иҗат
үзгәртү- Галиәсгар Камал:
- Хамида «БҮЛӘК ӨЧЕН (Ради подарка)»
- служанка, Гайша, Гайна, позже Җәмилә (Джамиля) «Бәхетсез егет (Несчастный юноша)»
- Сарбиҗамал «Уйнаш» («Өч бәдбәхет»)
- Гафифа «БЕРЕНЧЕ ТЕАТР (Первый театр)»
- Гөлҗиһан «БАНКРОТ»
- СӨЕМБИКӘ (Сююмбикя) «СӨЕМБИКӘ (Сююмбикя)» Гали Ильясов
- Кәрим Тинчурин:
- Одна из жен Ишана «Зәңгәр шәл»
- Мәхмүдә (Махмуда) «АЛАР ӨЧӘҮ ИДЕ (Их было трое)»
- Зөһрәбикә (Зухра бика) «БЕРЕНЧЕ ЧӘЧӘКЛӘР (Первые цветы)»
- Бикә «ИЛ (Страна)»
- Гюльжамал «НАДИРШАҺ (Надир-шахе)» Наримана Нариманова
- Галидә карчык (Старуха Галида) «ШӘМСЕКАМӘР (Шамсекамар)» Мөхәммәт Әблиев
- ЗөҺрә (Зухра) «ТАҺИР-ЗӨҺРӘ (Тагир и Зухра)» Фәтхи Бурнаш
- Шафика «ЖАЛКОЕ ДИТЯ» Нәмик Кемал
- Магисылу «ГОЛОД ЗАСТАВИЛ» Ярулла Вәлиев
- Ярулла Вали, Салима «Тигезсезләр (Неравные)» Фатих Әмирхан
- Луиза «МӘКЕР ҺӘМ МӘХӘББӘТ (Коварство и любовь)» Фридриха Шиллера (перевод Фатих Әмирхан)
- Зулейха «МОЛОДАЯ ЖИЗНЬ» Гафур Коләхмәтов
- Чикерткә Гыйльменисасы «ЧАТКЫЛАР (Искры)» Таҗи Гыйззәт
- Ханзафа «ТАШКЫННАР (Половодье)» Таҗи Гыйззәт
- Сәхилә карчык (Старуха Сахиля) «ХУҖА НАСТРЕТДИН (Хаджа Настретдин)» Нәкый Исәнбәт
- Вазыйфикә «Мулланур Вахитов» Нәкый Исәнбәт
- Җиһан (Зиган) «АК КАЛФАК (Белый калфак)» Мирхәйдәр Фәйзи
- Галимә абыстай (жена священнослужителя Галима) «ХАҖИ ӘФӘНДЕ ӨЙЛӘНӘ (Господин Хаджа женится)» Шәриф Камал
- Раневская «ВИШНЕВЫЙ САД» Антона Павловича Чехова
- Татьяна «МЕЩАНЕ» Алексея Максимовича Горького
- Харитоновна «РУС КЕШЕЛӘРЕ (Русские люди)» Константина (Кирилла) Михайловича Симонова
- Александра Николаевича Островского:
- Катерина, позже Марфа Игнатовна Кабанова (Кабаниха) «ЯШЕНЛЕ ЯҢГЫР (Грозе)»
- Полина «ДОХОДНОМ МЕСТЕ»
- Кручинина «БЕЗ ВИНЫ ВИНОВАТЫЙ»
- Няня Арина «ЯРЛЫЛЫК ГАЕП ТҮГЕЛ (Бедность не порок)»
- Пернель ханым «ТАРТЮФ» Жана Батиста Мольера
- Гертруда «ГАМЛЕТЕ» Вильяма Шекспира
- Люба «ШӘФКАТЬ ТУТАШЫ (Барышня Шафката)» Марии Кирьяковой (Севастопуло Мария Александровна)
Искәрмәләр
үзгәртүЧыганаклар
үзгәртү- «Татар энциклопедия сүзлеге» Казан, Татар энциклопедия институты АН РТ, 2002
- «Татарская энциклопедия» Казан, Татар энциклопедия институты АН РТ, 2002-15
- Театральная энциклопедия. Том 1/Глав. ред. С. С. Мокульский — М.: Советская энциклопедия, 1961.
- Народные артисты, Искусство Советской Татарии, Казань, Татарское книжное издательство, 1980.
- Д.Гыймранова «Гөлсем Болгарская», Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981
- «Милләттәшләр» сайтында Гөлсем Болгарская (рус.)
- «Татарский энциклопедический словарь» Казан, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999
- «Татарская энциклопедия» Казан, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-14