Габделхәмит Мөхәммәт улы Әҗимов-Колмәмәт (Азимов) — татар театры артисты.

Хәмит Колмәмәт
Туган телдә исем Хәмит Мөхәммәд улы Колмәмәт
Туган 1895(1895)
Казан
Үлгән 1942(1942)
Коми АССР
Ватандашлыгы Россия империясе
 СССР
Һөнәре артист
Эш бирүче Галиәсгар Камал исемендәге Татар театры
Җефет Гөлсем Болгарская
Балалар Фирдәвес Болгарская
Ата-ана
  • Мөхәммәт Әҗимев (әти)
  • Рабига Мостафа кызы Утәмишева (әни)

 Хәмит Колмәмәт Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Ул 1895 елда Казанда туа. Иҗат эшчәнлеген беренче татар профессионал драма труппасы «Сәйяр»дә ук башлап җибәргәннәрнең берсе. “Татар театрының остасы” Габдулла Кариевтан беренче иҗат күнекмәләре алган актер гражданнар сугышы чорында төрле фронт бригадалары труппаларында, егерменче елларда Кызыл Октябрь исемендәге һәм башка театр коллективларында, ә утызынчы елларда күбрәк Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә уйный. 1939 елдан алып гомеренең соңгы көннәренә кадәр ул Республика күчмә театры артисты.

1918 елда Гөлсем Болгарскаяга өйләнә.

Актер 1942 елда вафат була.

Иҗаты үзгәртү

Иҗат гомере бик иртә өзелүгә карамастан, Х. Колмәмәт шактый бай мирас калдыра. Ул башкарган рольләр арасында татар, рус, дөнья классикасы әсәрләрендә уйналганнары аеруча уңышлылардан санала. Арадан бигрәк тә Хәбибрахман (Галиәсгар Камал, «Беренче театр»), Исмәгыйль (Мирхәйдәр Фәйзи, «Галиябану»), Кара фикер (Гафур Коләхмәтов, «Кызыл һәм Кара»), Земляника (Николай Гоголь, «Ревизор»), Яго, Клавдий (Уильям Шекспир, «Отелло», «Гамлет») кебекләре кабатланмас төсмер үзенчәлекләре, катлаулы характерлары белән аерылып торалар.

 
Колмәмәт һәм Гөлсем Болгарская
өйләнешү көнендә (1918)

Чыганаклар үзгәртү