Ярулла Вәлиев

язучы

Ярулла Вәлиев (псевдонимы Яр.Вәлиев, тулы исеме Ярулла Носратулла улы Вәлиев, баш. Ярулла Носратулла улы Вәлиев) – язучы, БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1981).

Ярулла Вәлиев

Ярулла Вәлиев
Тугач бирелгән исеме: Ярулла Носратулла улы Вәлиев
Псевдонимнар: Яр.Вәлиев
Туу датасы: 10 март 1921(1921-03-10)
Туу урыны: Нуриман районы, Бикморза авылы
Үлем датасы: 11 гыйнвар 1985(1985-01-11) (63 яшь)
Үлем урыны: Уфа
Ватандашлык: РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 1938-1985
Юнәлеш: проза
Жанр: роман, повесть, хикәя
Иҗат итү теле: татар теле, башкорт теле
Дебют: «Үз кеше» (1958)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1921 елның 10 мартында Уфа губернасы Уфа өязе (хәзерге БР Нуриман районы) Бикморза авылында туган. Туган авылында башлангыч мәктәпне, Үктәй авылында ТБУМне, Нуриманов исемендәге Уфа педагогика рабфагын, Уфа педагогия институтын (1946), фирка югары мәктәбен (1957) тәмамлый. Чишмә районы Урта Хөҗҗәт авылы мәктәбендә (1939), Бөрҗән районы Иске Собхангул мәктәбендә (1941) укыта, район мәгариф бүлегендә инспектор була. Бөек Ватан сугышы елларында «Җиңү юлында» район газетасының җаваплы сәркатибе, баш мөхәррире (1942-1944) булып эшли, Бөрҗән фирка райкомының бүлек мөдире итеп билгеләнә. 1946 елда Салават районының «Большевик» газетасы мөхәррире, 1947 - 1967 елларда «Кызыл таң», «Совет Башкортстаны» газеталарында, «Сәнәк» журналында әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире булып эшли.[1]

Иҗаты үзгәртү

1938-1941 елларда шигырьләре «Яшь төзүче», «Яшь коммунар», «Ленинчы», «Коммуна», «Кызыл Башкортстан» газеталарында басыла. Юмористик һәм сатирик хикәяләре «Үз кеше» китабында (1963) басылды. Балаларга атап «Хәерле иртә, Исмәгыйль!», «Көчле кошчык син, сыерчык» повестьларын язды. Авыл тормышына багышланган «Бөркетләр оя ташламый» романы (1972) әдәбиятта әһәмиятле күренеш булды. «Гомер дәвам итә» (1968), «Син генәсең, бер генәсең» (1976) китаплары бар.[2]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1981).

ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1966)

Әдәбият үзгәртү

С. Сафуанов. «Бөркетләр оя ташламый» китабына кереш сүз. Уфа, 1980.(башк.)

Чыганаклар үзгәртү

Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(башк.)

Сылтамалар үзгәртү

Башкортостан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенең электрон бүлегендә
башка чыганаклар

Башкорт энциклопедиясе 2018 елның 4 август көнендә архивланган. (башк.)

Башкортстан (белешмәлек)(рус.)

Искәрмәләр үзгәртү

  1. башинформ
  2. Башкорт белешмәлеге, archived from the original on 2018-08-04, retrieved 2021-09-02