Ләлә Миңнуллина
Ләлә Миңнуллина, Ләлә Рафаил кызы Миңнуллина (кыз фамилиясе Гыйләҗева, 1952 елның 21 августы, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, ТАССР, Казан) — драма актрисасы, Тинчурин театры артисты (1974 елдан, өзеклекләр белән). Татарстанның халык артисты (1999).
Ләлә Миңнуллина | |
Туганда бирелгән исеме: |
Ләлә Рафаил кызы Гыйләҗева |
---|---|
Туу датасы: | |
Туу җире: | |
Һөнәре: |
драма актрисасы |
Гражданлыгы: |
Калып:Байраклаштыру/Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе→ |
Активлык еллары: |
1974 — х. в. |
Бүләк һәм премияләр: | |
Яшәгән урын |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1952 елның 21 августында Казанда татар бистәсендә туган. Казан театр укуханәсен тәмамлаган (Марсель Сәлимҗанов курсы, 1974). Курсташлары — Рузия Мотыйгуллина, Алсу Гайнуллина, Фирая Әкбәрова, Зөлфирә Зарипова.
1974 елдан Республика күчмә театрында (1988 елдан Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) хезмәт итә. Режиссерлар Равил Тумашев, Рәфкать Бикчәнтәев, Рәшит Заһидуллин белән эшли. Спектакльләрдә тапшырылган рольләрне ихлас, табигый уйнавы белән тамашачы ихтирамын яулый. Әнисе каты авыру сәбәпле, 1975—1976 елларда театрдан китеп торырга туры килә. 1985 елда театрдан икенче мәртәбә китеп тора. Театрдан аерылган вакытта хат ташучы була, балалар бакчасында, «Теплоконтроль» заводында эшли.
Репертуар
үзгәртүРепертуарында 30дан артык роле бар. Яратып башкарган рольләре: Туфан Миңнуллинның «Кырларым, тугайларым» әсәре буенча куелган спектакльдә Мөслимә роле, Мәҗит Гафуриның «Кара йөзләр» повесте буенча куелган спектакльдә Галимә роле[2].
- Американ (Кәрим Тинчурин) — Мәйсәрә
- Хуҗа Насретдин (Нәкый Исәнбәт) — Зөбәрҗәт
- Кыр казлары артыннан (Илдар Юзеев) — Дарина
- Сары чәчәк ата көнбагыш (Аяз Гыйләҗев) — Лиза
- Өти балак Гөлүзә (Юныс Әминов) — Мәүлидә
- Аршин мал алан (Гозәер Хаҗибәков) — Талли
- Гайфи бабай, өйлән давай (Гөлшат Зәйнашева) — Зәкия
- Яшлек хатам – йөрәк ярам (Данил Салихов) — Гөләндәм
- Ничек кияүгә чыгарга (Наил Гаетбай) — Вазифа
- Өметсез хыяллар (Фредерико Гарсия Лорка) — Понсия һ. б.
Гаилә хәле
үзгәртүКызы Айгөл, табибә, медицина көллияте укытучысы. Оныгы Камилә.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 1982 — Татарстан АССР атказанган артисты
- 1999 — Татарстанның халык артисты
- 2013 — ТР Президенты Рәхмәте[3]
- 2013 — ТР хөкүмәте Гранты
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ https://juteli.info/kazan
- ↑ Люция Хәбибуллина. Сәхнә яшәтә дә, яшәртә дә. 2016 елның 19 август көнендә архивланган. «Шәһри Казан», 30.08.2012
- ↑ Признание заслуг. 2022 елның 17 май көнендә архивланган. «Республика Татарстан», 14.11.2013
Әдәбият
үзгәртү- Август аенда кабынган йолдызлар. Ләлә Миңнуллина. «Сөембикә», 2017 ел, август, 63нче бит. ISSN 0869-1398
Сылтамалар
үзгәртү- Ләлә Миңнуллина. Тинчурин театры сайты
- Миннуллина Ляля Рафаиловна. 2016 елның 25 март көнендә архивланган. Казанский театральный музей
- Ляля Минуллина. kino-teatr.ru