Зөлфирә Зарипова
Зөлфирә Зарипова, сәхнә исеме Зөлфирә Зариф, тулы исеме Зөлфирә Сафа кызы Зарипова, рус. Зарипова Зульфира Сафиевна (1953 елның 15 июне, ТАССР Әтнә районы Яңа Бәрәскә) — драма актрисасы, Камал театры артисты, Татарстанның халык артисты (2007), Татарстан АССРның М. Җәлил исемендәге республика комсомолы бүләге лауреаты (1989).
Зөлфирә Зарипова | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Зөлфирә Сафа кызы Зарипова |
Туган | 15 июнь 1953 (70 яшь) ТАССР Әтнә районы Яңа Бәрәскә |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | Казан театр укуханәсе |
Һөнәре | актриса |
Балалар | уллары Диас, Энгель |
Бүләк һәм премияләре | ![]() ![]() Муса Җәлил премиясе (1989) |
Тәрҗемәи хәле Үзгәртү
1953 елның 15 июнендә Татарстан АССР Әтнә районы Яңа Бәрәскә авылында алты балалы гаиләдә туган. Казан театр училищесын тәмамлаган (1974). Ләлә Миңнуллина, Фирая Әкбәрова, Алсу Гайнуллина, Дилүс Касыймов, Нариман Гарифуллин, М. Сәрвәров, Рузия Мотыйгуллина белән бер курста укыган (педагоглары Ильтани Илялова, Шәхсәнәм Әсфәндиярова).
1974 елда Камал театрына 3 елга сынау шарты белән алына, шуннан бирле әлеге театрда уйнавын дәвам итә.
Иҗаты Үзгәртү
Образларның эчке дөньясын, кичерешләрен бөтен тирәнлеге белән күрсәтә алучы көчле драматик актриса[1]. Театрдагы беренче роле — «Әгәр ташлап китсәң» спектаклендә эпизодик роль була. Җырлы рольләрне оста башкара.
Уйнаган рольләре Үзгәртү
|
|
Фильмография Үзгәртү
- 2002 — «Ялгыз тәкәрлек» ― Маһруза
- 2004 ― «Тиз ярдәм» (рус. Неотложка) — 13нче сериядә эпизод
Гаиләсе Үзгәртү
I ире (язылышмаган) Сәет Рәинбәков (15.05.1948), опера җырчысы
- уллары Диас, 30 яшьтә вафат
II ире (язылышмаган) Сергей
- уллары Энгель (1992)
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Үзгәртү
- 1986 ― ТАССР атказанган артисты
- 1989 ― Татарстан АССРның М. Җәлил исемендәге республика комсомолы бүләге — Ч. Айтматовның «Плаха» әсәре буенча куелган «Ахырзаман» спектаклендә Ак бүре ролен башкарган өчен (Ташчәйнәр ролен башкарган Нариман Гарифуллин белән бергә)
- 2007 ― Татарстанның халык артисты
- 2023 ― «Фидакарь хезмәт өчен» медале ― театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен[3]
Искәрмәләр Үзгәртү
- ↑ Зарипова Зөлфирә Сафа кызы (Зөлфирә Зариф)
- ↑ ТР башкаласы сайтында
- ↑ Зөлфирә Зарипова "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде. Камал театры сайты, 06.09.2023
Әдәбият Үзгәртү
- Ильтани Илялова. Г. Камал театры артистлары: Библиографик белешмәлек. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2005. ISBN 5-298-00708-2
- З. Зарипова белән әңгәмә. «Ирек мәйданы», 2016 ел, 14 июль