Сәет Рәинбәков, Сәет Садыйк улы Рәинбәков, рус. Раинбаков Саид Садыкович (Сергеевич) (1948 елның 15 мае, Төмән өлкәсе, Ямал-Ненец милли округы, Яр-Сале авылы) — опера җырчысы (бас), Татарстанның халык артисты (1996). 1976-2006 елларда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының милли (татар) репертуарын башкаручы әйдәүче җырчысы.

Сәет Рәинбәков

С.С. Рәинбәков
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Сәет Садыйк улы Рәинбәков

Туу көне

15 май 1948(1948-05-15) (75 яшь)

Туу урыны

Яр-Сале, Төмән өлкәсе, РСФСР, ССРБ

Эшчәнлек еллары

1975-2006

Дәүләт

ССРБ ССРБ
Русия Русия

Һөнәрләр

опера җырчысы, продюсер

Моң

бас

Кораллар

тавыш[d]

Жанрлар

опера, халык җырлары

Коллективлар

Татар дәүләт опера һәм балет театры

Хезмәттәшлек

ТР театр әһелләре берлеге

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1948 елның 15 маенда Төмән өлкәсе Ямал-Ненец милли (1977 елдан мохтариятлы) округы Ямал районы үзәге Яр-Сале авылында туган. Төмән өлкәсе Тубыл районы Түбән Әримҗан мәктәбен, Голышманово районы Голышманово эшчеләр бистәсендә педагогик укуханәне[1], Казан музыка укуханәсен (1975), Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетын тәмамлаган (1983).

Иҗаты үзгәртү

1975 елда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәнгать җитәкчесе итеп Нияз Даутов билгеләнгәч, ул композитор Рәшит Гобәйдуллинның «Җиһангир» операсында баш партияне (бас) башкару өчен С. Рәинбәковны чакыра. 1976 елның 23, 25 февралендә яңа татар операсының премьерасы җырчыга танылу китерә. Егерме ел буена милли репертуарда партияләр башкарып килә.

  С. Рәинбәков — уникаль матур, тулышкан тавышка ия җырчы. Аның тавышы домнадан ташырга ашкынган эрегән тимергә охшаган[2].
Эдуард Трескин,
җырчы (баритон), ТАССР халык артисты
 

Башкарган партияләре үзгәртү

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 1978 Бөтенроссия совет җыры бәйгесе (Сочи) — лауреат дипломы.
  • 1980 Каракалпакстанда Татарстан АССР әдәбияты һәм сәнгате көннәре — мактау кәгазе.
  • 1981 Мәскәүдә Татарстан АССР мәдәнияте көннәре — мактау кәгазе.
  • 1996 Татарстанның халык артисты

Гаиләсе үзгәртү

I хатыны, баласы
II хатыны (язылышмаган) Зөлфирә Зарипова, драма актрисасы

  • уллары Диас, 30 яшьтә вафат[3]

III хатыны
Хәзерге хатыны Гүзәлия Галиева, ТДОБТ хор җырчысы

  • кызлары Диана[1]


Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
  2. Народные артисты СССР, РФ, РТ (төзүче Ильтани Илялова). Казань: «Магариф-Вакыт», 2011.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү